16+

«Шәһри Казан»ның Хәмидуллиннар династиясен белмәгәннәр бармы икән?

Газетабызның юбилее уңаеннан истәлекле, җылы хатлар килә тора. Укучыларыбыз белән бергә без дә хатирәләрне яңартабыз, үткәннәрне искә төшерәбез, яңалыклар ачабыз, үзебездә эшләп киткән коллегаларыбызны барлыйбыз.

 «Шәһри Казан»ның Хәмидуллиннар династиясен белмәгәннәр бармы икән?

Газетабызның юбилее уңаеннан истәлекле, җылы хатлар килә тора. Укучыларыбыз белән бергә без дә хатирәләрне яңартабыз, үткәннәрне искә төшерәбез, яңалыклар ачабыз, үзебездә эшләп киткән коллегаларыбызны барлыйбыз.

«Шәһри Казан» газетасы чыга башлаган беренче көннәрдән үк гаиләсе белән редакциядә «кайнаган» Хәмидуллиннар гаиләсен искәртми мөмкин түгел. Аларны тырышып хезмәт иткән Хәмидуллиннар династиясе дисәң дә, ялгыш булмас. Рәшит абый белән Тәскирә апа «ШК»дан китсәләр дә, уллары - редакциядә алыштыргысыз хезмәткәрләр. Динар - баш мөхәррир урынбасары, Фәрит - версткалаучы.

- 1990 елның августында яңа газета чыгачак икән дигән сүзләр ишетелә башлады. Мин ул вакытта «Социалистик Татарстан» газетасында версткалаучы булып эшли идем. Озак та үтмәде, «Шәһри Казан» газетасының беренче саны дөнья күрде. Яңа басма булгач, редакциядә коллектив та тупланып бетмәгән иде әле, эшче куллар да кирәк. Миңа да «Шәһри Казан»га килергә тәкъдим иттеләр. Ике дә уйламый ризалаштым, - дип искә ала ул елларны Рәшит абый.

Ул 18 ел версткалаучы, җаваплы сәркатип урынбасары вазифасын башкарды.
Рәшит абый булачак хатыны белән нәшрият ашханәсендә танышкан. Тәскирә апа өч ел авыл мәктәбендә балалар укытканнан соң, әле яңа гына газетага эшкә урнашкан була. Уртак кызыксынулар, бер өлкәдә кайнау яшьләрне берләштерә, бер күрүдән үк ярату булгандыр бу, мөгаен. Ике-өч ай очрашып йөргәннән соң гаилә корып, тату гомер кичерә башлыйлар. Тәскирә апа исә «Шәһри Казан» редакциясендә озак еллар корректор булып хезмәт итте. Газетаның һәр саны диярлек алар кулы аша узган, торган йортлары редакция бинасы белән бер корпуста булганга да, газета тормышы аеруча да якын булган аларга. Уллары Динар белән Фәрит тә кечкенәдән редакция­дә уйнап, әти-әниләренең эшен күреп, шул мохитне тоеп үскәннәр. Үзләштергән белгечлекләре белән матбугаттан ерак торсалар да, күңел кушуы буенча икесе дә бүген редакция­дә хезмәт итә.

- «Шәһри Казан» безнең өчен яшьлекнең әле һаман да күңелне җилкендерә торган сагынып искә алырлык матур бер хатирәсе. Күңелеңә ошаган, яратып, җиренә җиткереп башкара торган эшең булса, вакыт узганы сизелми дә икән. Кемнәр белән генә кулга-кул тотынып эшләргә туры килмәде безгә... Остазым Ришат Гыйниятуллинга бик рәхмәтлемен, танылган шагыйрь­ләр Госман Садә, Әхмәт Гадел киңәшләре гел истә. Гомер бер урында гына таптанмый, алга бара, яңа вакыйгалар, яңа ачышлар. Газета - гомер көзгесе кебек, барысын да үзендә чагылдыра. Киләчәктә дә яраткан газетабыз яңа үрләр яуласын иде, - ди Рәшит абый.

Сүз уңаеннан, Динар һәм аның хатыны Гөлүсәнең уллары Данис белән Салих та редакциядә еш кунак. Алар да кечкенәдән «Шәһри» казанында «кайный». Хәмидуллиннар династиясенең дәвамчылары үсеп килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading