16+

Шәрык биюләрен башкаручы Рәзит Минһаҗев: «Кызлар соклана, ирләр сагая»

Шәрык биюләрен хатын‑кыз матурлыгын күрсәтүче нәзакәтле бию буларак кабул итәләр. Баксаң, ул элек-­электән көчле затлар биюе булган икән. Һәрхәлдә, Рәзит Минһаҗев моның шулай булуын дәлилли.

Шәрык биюләрен башкаручы Рәзит Минһаҗев: «Кызлар соклана, ирләр сагая»

Шәрык биюләрен хатын‑кыз матурлыгын күрсәтүче нәзакәтле бию буларак кабул итәләр. Баксаң, ул элек-­электән көчле затлар биюе булган икән. Һәрхәлдә, Рәзит Минһаҗев моның шулай булуын дәлилли.

- Рәзит, авылда туып-үскән малайның ничек биюче булып китүен беләсе килә.
- Балалар бакчасында ук концерт куйганда, биюне аеруча үз итә идем. Бераздан әни белән Чистай районының Нарат-Елга авылына күчендек. Анда туган апа мәдәният йортында эшли иде. Ул бәйрәм саен сәхнәгә чыгара башлады. 9 нчы сыйныфтан соң Казанның театр училищесында актерлык осталыгына укыдым. Ләкин барыбер үземнең бию юлыннан китәсемне белдем. Миндә табигатьтән килгән сәләт бар. Шунысы кызык, зур сәхнәгә мин иң беренче тапкыр бию белән түгел, пародия белән чыктым. Альбина Апанаева концертында булды ул.

- Шәрык биюләре күбрәк хатын-кызларга хас түгелме?
- Элек хатын-кызларга, гомумән, биергә ярамаган. Тора‑­бара алар ирләрне сәхнәдән кысрыклап чыгарган. Шәрык илләрендә әле дә ирләр бии. Дөресен генә әйткәндә, мин аны башта кызык өчен генә биеп караган идем. Аннан әлеге шәрык биюләре буенча Европа чемпионы София ханымны очраттым. Ул бу биюнең серләренә төшендерде.

- Тамашачы сине ничек кабул итә, сәер карамыймы?
- Төрле фикерләр ишетергә туры килә. Хатын-кызлар күбрәк сокланып карый. Кайберләре: «Кыз булсам да, синең кебек бии алмыйм», - ди. Ирләр исә сагая. Мәҗлесләрдә кайвакыт салмыш ир‑атлар минем белән чыгып биегән була. Янәсе, ул да минем кебек булдыра ала. Читтән карап торганда гына җиңел ул, чынлыкта бик катлаулы.

- Ирләр биюе хатын-кызлардан аерыламы?
- Шәрык биюләре ике төрдән тора: берсе - саиди, икенчесе - дабка. Берсен бары хатыннар гына, икенчесен ирләр генә башкарган. Хәзер катнаш төрләр китте инде. Аерыла, мәсәлән, хатын-кызлар күкрәк читлеген аз гына хәрәкәтләндерсә дә, матур хәрәкәт чыга, егетләр исә кискенрәк һәм көчлерәк хәрәкәтләр ясарга тиеш.

- Үзең генә түгел, елан белән дә биисең бугай?
- Еланны кулыма мәңге алмам кебек иде. Төнге клубта чыгыш ясаганда, София елан белән килде. Мин аны тотып, фотога төштем. Ул фотоны социаль челтәрләрдә күреп алдылар да елан белән биюемне сорый башладылар. Өйрәнергә туры килде. Башта еланны арендага ала идем. Хәзер үзем сатып алдым. Раджа исемле зур елан белән бер фатирда яшим.

- Гадәти булмаган йорт хайванын карарга да кирәктер бит?
- Айга бер тапкыр гына ашый ул. Элек тычканнар ашата идем, хәзер куяннар белән сыйлана. Концертлардан соң ванна керергә ярата. Мин хуш исле күбекләр салып, аңа су тутырып бирәм. Судан туйгач, үзе чыга да караватка менеп ята йә шкаф өстенә менә. Кунак килгәндә, террариумга куям. Ул агулы түгел, ләкин холкы бар. Чит кешегә биреп торганны яратмый. Соңыннан үч итеп, биегәндә йә катырак кысып куя, йә тешләп ала.

- Репертуарыңда тагын нинди биюләр бар?
- Бертөрлелекне яратмыйм, классика да, халык биюләре дә бар. Классик биюләргә Италия­дәге дусларым өйрәтә, алар белән Нуриев фестивалендә таныштык. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры артисты Яна Островская дәресләр бирә. Балерина булып биегән номерым да бар. Каршы килсәм дә, гел шул биюне башкаруымны сорыйлар. Хатын‑кыз булып буяну, сакал кырып, керфек ябыштыру - мәшәкатьле эш.

- Син сәхнәдә генә түгел, тормышта да бизәнәсең бугай. Күзләрең сөрмә тарткан кебек.
- Юк, бизәнмим (көлә). Бу - ки­чәге концерттан калган буяу. Ничек юсаң да бетми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading