16+

Соңгы тукталыш: «Үлемгә күнегеп булмый, бигрәк тә сабыйларны югалтуга»

Узган атнада бер танышым сыйныфташын җирләде. Дистә еллар яман чирдән җәфаланган ханым, гомеренең соңгы көннәрен Казан балалар хосписында үткәреп, дөньядан газапланмый-сыкранмый гына киткән. «Казанда шундый җир бардыр дип белмәгән идек. Шартлар искиткеч», - дип, табибларга рәхмәт әйтеп бетерә алмаганнар туганнары. «Фәрештәләр йорты» Казанның Королев урамы, 67нче йортында урнашкан Казан балалар...

Соңгы тукталыш: «Үлемгә күнегеп булмый, бигрәк тә сабыйларны югалтуга»

Узган атнада бер танышым сыйныфташын җирләде. Дистә еллар яман чирдән җәфаланган ханым, гомеренең соңгы көннәрен Казан балалар хосписында үткәреп, дөньядан газапланмый-сыкранмый гына киткән. «Казанда шундый җир бардыр дип белмәгән идек. Шартлар искиткеч», - дип, табибларга рәхмәт әйтеп бетерә алмаганнар туганнары. «Фәрештәләр йорты» Казанның Королев урамы, 67нче йортында урнашкан Казан балалар...

Узган атнада бер танышым сыйныфташын җирләде. Дистә еллар яман чирдән җәфаланган ханым, гомеренең соңгы көннәрен Казан балалар хосписында үткәреп, дөньядан газапланмый-сыкранмый гына киткән. «Казанда шундый җир бардыр дип белмәгән идек. Шартлар искиткеч», - дип, табибларга рәхмәт әйтеп бетерә алмаганнар туганнары.

«Фәрештәләр йорты»

Казанның Королев урамы, 67нче йортында урнашкан Казан балалар хосписы, чирләре нык катлауланганга күрә, медицина булыша алмый торган сабыйларга 2011 елдан башлап булдыра алганча ярдәм кулы суза. Эшләү дәверендә ул балаларның саны 1890га җиткән. Яман чиргә дучар булган күп кенә сабыйлар гомерләренең ахыргы өлешен шунда үткәрәләр һәм шуннан бакыйлыкка китеп баралар. Шуңа күрә дә аны «Фәрештәләр йорты» дип тә атыйлар. Соңгы вакытларда өлкәннәр арасында да мондый ярдәмгә мохтаҗлар артканлыктан, хосписның бер өлешен аларга биргәннәр. Бүген хосписның балалар бүлегендә - 17, өлкәннәрнекендә 18 кеше авыру белән көрәшә. Шәфкать йортының башында торучы Анжела Вавилова исемендәге фонд җитәкчесе Владимир Вавилов һәм хоспис хезмәткәрләре яңа планнар белән яши: балалар хосписын сабыйларга гына калдырып, анда 40лап балага булышырга, ә өлкәннәргә 98 урынлы аерым корпус төзергә. Моның өчен 250 миллион сум акча кирәк. Бина инде табылган, урыны да матур: урман эчендә. Тик кирәкле сумманың әлегә ике миллионга якыны гына җыелган, шуның чиреге СМС аша килгән. Бик кирәкле бу проектка ярдәм итү йөзеннән, Татарстанда 12 июньнән 30 августка кадәр «Хосписны бергәләп төзибез» дигән хәйрия марафоны бара. Аның кысаларында хәйрия ярминкәләре, концертлар узачак. Әле шушы көннәрдә генә «фәрештәләр йорты»нда бер төркем журналистлар да булып кайтты.

«Йөзләре дә, сүзләре дә дәва»

Бу йортның күпләр өчен соңгы тукталыш икәнен белгәнгә күрә, бик борчылып, куркып кына атлап кердем аның бусагасын. Ләкин Владимир Вавилов белән баш табиб Галия Хисамова елмаеп каршы алгач, караңгы уйларым шундук таралды. Үлем явыз һөҗүм итсә дә, монда өмет тә яши икән бит әле. Табиблардан авыруларга күчеп, сүнмичә яшәп ятарга тырыша икән ул.

Менә баш табиб белән бергә өлкәннәр бүлегенең бер бүлмәсенең ишеген ачабыз. Анда өч авыру ята. Рәшидә ханым Аппакованың кәефе аеруча яхшы, әйтер сүзләре дә күп җыелган булып чыкты. Телевидение камерасын күргәч, ул башта, матур буласы килеп, шкафтан яңа яулыгын алып бәйләде. Монысы да яхшы фал.

- Монда килгәнче, хәлем бер дә әйбәт түгел иде. Йөри дә алмадым хәтта. Сызланып, йокыдан да, ашаудан да калдым. Дәвалаучы табибым бирегә юллама биргәч, икенче тормышта яши башлагандай тоям үземне. Дарулары белән генә түгел, ачык йөзләре, тәмле сүзләре белән дә дәвалыйлар. Бер дарулары бигрәк тә килеште. Хәзер тамагыма да ашыйм, йоклыйм да. Яман шеш дигән диагнозны ишеткән кешеләр куркып калмасыннар, табиблар белән бергә көрәшкәндә, ул җиңелә. Биг­рәк тә вакытында тотынганда, - ди Рәшидә ханым.
- Әйе шул, йөзләрегез алсуланып киткән, - ди баш табиб Галия ханым, пациенты өчен ихластан сөенеп.

Галия Хисамова башта балалар шифаханәсен җи­тәкләгән. Хоспис проектын тормышка ашыру өчен министрлыктан шушы бик җаваплы эшне тәкъдим иткәч, бераз икеләнеп калгандай булган. Ләкин нәкъ менә шундый соңгы чиккә җиткән авыру балаларның газапларын киметәсе килгәнгә, ризалашкан. Табиблык аларның нәселендә икән. Әнисе дә, абыйсы да - табиблар.

- Әниемнең ак халатына сеңгән дару исе миңа теләсә нинди хушбуйдан да тәмлерәк тоела иде, - дип искә алды ул үзенең балачагын.
Әйе, гомерлек һөнәрең итеп сайлаган хезмәтеңне чын күңелдән яратмаганда, монда бер көн дә эшләп булмыйдыр ул. Шуңа да хоспис­та очраклы персонал юк, 80 кешенең (шуларның 70е - медицина хезмәткәрләре) барысы да вакыт тарафыннан сайланган.

Өлкәннәр бүлегендәге авыруларның 99 проценты - онкология белән җәфаланучылар. Ә балалар бүлегендә мондыйлар - 5 процент. Калганнары ДЦП (балалар церебраль параличы), башка нерв авырулары белән. Хәлләре әйбәтләнгән пациентлары турында елмаеп сөйләсә дә, вакытсыз өзелгән яшь гомерләрне кызганудан, күз яшьләрен дә яшереп кала алмады баш табиб.

«Югалтуларга күнегеп булмый»

- Балаларның гомере өзелгәндә, һәммәбезгә дә бик авыр... Алар дөньяның матурлыгын күрмичә, яшәмичә дә китеп баралар. Нинди гаделсезлек, ләкин берни дә эшләр хәл юк. Язмыш. Андый көннәрдә йортыбызга кайгы кереп оялый. Беркем дә елмаймый, гел шулар хакында гына сөйләшә. Шактый еш очрашырга туры килсә дә, үлемгә күнегеп булмый. Бигрәк тә сабыйларны югалтуга, - диде Галия ханым, безне балалар бүлегенә озатып. - Менә Алсуыбыз, - ди ул, ал җәймә өстендә ал күлмәк киеп тыныч кына йок­лап яткан дүрт яшьлек сабыйга күрсәтеп. - Килгәндә, хәле бик авыр иде, озак тормас, диделәр. Ә ул инде менә сигез ай гомерен озайтып, әҗәлне җиңеп ята. Әтисе бик карый үзен. Кайбер әниләрең бер якта торсын. Баласының һәр көне, сәгате өчен шулай көрәшеп, керфек тә какмый сакта тора.
Алсуның да бирегә килгәч хәле күзгә күренеп яхшырган, хәтта авырлыгы да арткан. Арбага утыртып, әтисе һава суларга да алып чыга башлаган үзен.

Хосписта 21 көн дәваланалар. Барысы да бушлай: тору да, дарулар да. Ләкин хәлләре авыр булганнар соң сулышларына кадәр шунда кала. Баш миендә яман шеш булган бер егет ике ел ярым яшәгән. Тәрбия, дәвалау әйбәт булгач, әҗәл шактый вакыт чигенеп торган. Шул арада егет догалар өйрәнгән.

Кем белән генә сөйләшсәм дә, табибларга рәхмәт әйтеп, тору шартларын мактап туя алмадылар. Ул чынлап та шулай. Үз китап­ханәләре, уен бүлмәләре бар. Ә иң зур горурлыклары - кышкы бакча. Без килгәндә, анда авырулар караватларда яткан килеш һава сулый иде. Бер караганда, хастаханәгә охшамаган да ул. Ыңгырашып елап ятучы да юк, дару исе дә аңкымый. Нәкъ өйдәге төсле, диварларда балалар рәсемнәре, хәтта бер соры мәче дә йөгереп йөри.

- Адәм баласы дөньяга килгән икән, аның китәсе дә була, - ди Галия ханым, үз эшенең фәлсәфәсен шәрехләп. - Үлемсез дөнья юк. Иртәме-соңмы, һәркемгә шул бер юл. Туасы җаннарга гына түгел, китәсе җаннарга да ярдәм кирәк. Соңгысына күбрәк тә кирәк әле ул. Без менә шул ярдәмне күрсәтәбез инде. Хосписта 35 авыру карасак, өйләренә барып тагын 150дән артык кешегә булышабыз. Кайвакытта көненә икешәр тапкыр да барырга туры килә. Әгәр дә өлкәннәр өчен әлеге яңа корпусны ача алсак, мондый ярдәм алучылар саны бермә-бер артыр иде. Ә бит чиратта торучылар күп, онкология елдан-ел ныграк һөҗүм итә кешелеккә. Сәбәпләре: сулаган һавабыз, ашаган ризыгыбыз һәм күңел халәтебез. Барысын да җайга саласы бар шул әле, - ди баш табиб, көрсенеп. - Кеше бит ул үз башына төшмәсә, уйлап та карамый, үзен язмыш аяр дип, гафил булып кала бирә. Ләкин барыбыз да бер кояш астында яшибез. Бергәләп тотынсак, булдырырбыз. Ил төкерсә, күл була, ди бит халык.

Күңел кушуы буенча

Хосписка күңеле игелектә булган, ярдәм итәргә теләгән һәркем булыша ала. Кем акчалата, кем азык-төлек китереп. Ләйсән ханым Хәсәншина кебекләр волонтер булып. «Күңел кушуы буенча килдем, - ди ул. - Ничек тә булса ярдәм итәсем килде». Менә чираттагы ялын да бирегә йөреп уздырырга карар кылган шәфкатьле ханым. Монда эшче куллар артык була алмый: караватларны, тәгәрмәчле арбаларны этәргә, авыруларны ашатырга, уйнатырга булышырга да кирәк. Ләкин башта медицина анализлары биреп, флюорография үтү сорала. Аларны уңышлы узганнар хосписта үз кешегә әйләнә.

«Фәрештәләр йорты» буйлап шактый озак йөреп, төрле язмышлар белән танышып, саубуллашып чыгып барганда, юл буена тезелгән исемле-тасмалы агачларга игътибар иттем. Ел саен майның 13ендә хосписта Хәтер көне уздыралар һәм вакытсыз вафат булган балалар истәлегенә әти-әниләр белән бергәләп җимеш агачлары утырталар икән...


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading