16+

«Стажы булмаганнар күбрәк пенсия ала – нинди гаделсезлек инде бу?»

Пенсия өлкәсендәге үзгәрешләргә багышланган язмада (№13, 9 февраль), стажы булмаган кешеләргә дә 7898 сум пенсия биреләчәк, дип язгансыз. Мин 1951 елгы. Гомер буе эшләп тә, 6348 сум гына пенсия алам. Нинди гаделсезлек инде бу? Өстәвенә III группа инвалидлыгым бар. Бер дару 1 мең сумнан артык тора. Ул пенсия акчасына ничек...

«Стажы булмаганнар күбрәк пенсия ала – нинди гаделсезлек инде бу?»

Пенсия өлкәсендәге үзгәрешләргә багышланган язмада (№13, 9 февраль), стажы булмаган кешеләргә дә 7898 сум пенсия биреләчәк, дип язгансыз. Мин 1951 елгы. Гомер буе эшләп тә, 6348 сум гына пенсия алам. Нинди гаделсезлек инде бу? Өстәвенә III группа инвалидлыгым бар. Бер дару 1 мең сумнан артык тора. Ул пенсия акчасына ничек...

Пенсия өлкәсендәге үзгәрешләргә багышланган язмада (№13, 9 февраль), стажы булмаган кешеләргә дә 7898 сум пенсия биреләчәк, дип язгансыз. Мин 1951 елгы. Гомер буе эшләп тә, 6348 сум гына пенсия алам. Нинди гаделсезлек инде бу? Өстәвенә III группа инвалидлыгым бар. Бер дару 1 мең сумнан артык тора. Ул пенсия акчасына ничек яшәргә? Яшәү минимумыннан да азрак булып чыга бит.

Зөлфия Хөснетдинова, Питрәч районы, Шәле авылы.


Кайбер сәбәпләр аркасында, кешенең картлык буенча пенсиягә чыгар өчен стажы, баллы җитеп бетми икән, аңа 7898 сум социаль пенсия билгеләнә. Бу хакта, сез искәрткәнчә, газетабызның узган саннарының берсендә язган идек. Ул акчаларны, картлык буенча пенсия яше җитсә дә, бары биш елдан соң гына алырга була. Ягъни ир-атларга ул - 65, хатын-кызларга бары 60 яшьтән соң гына бирелә. Үзегезне III группа инвалид дип язгансыз, картлык буенча пенсиягә чыккан булып та саналасыз. Закон нигезендә, бу ике пенсиянең берсен генә алырга хокукыгыз бар. Пенсия фондының Питрәч районы идарәсенең җитәкчесе Искәндәр Әхмәтҗанов сезнең очракта картлык буенча пенсия алу отышлырак дип саный. «Зөлфия Хөснетдинованың картлык буенча пенсиясе - 6691 сум, моңа өстәп, федераль ташламага ия гражданнарга тиешле айлык түләүләр (ЕДВ) 2022 сумны тәшкил итә. Айлык акча 8714 сум килеп чыга», - дип аңлатты ул «ШК»га. Вахитов районы пенсия бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасының 68нче кануны буенча (2016 елның 29 сентябреннән) пенсиягә кушып бирелә торган федераль социаль өстәмә түләүләрнең күләмен исәпләгәндә, пенсионерлар өчен яшәү минимумы билгеләнә. 2017 елга республикада ул 8232 сумны тәшкил итә.

Кызыксындырган сорау­ларыгызны редакциягә (843) 562-50-03, 8(917) 851-69-62 телефоннары аша җиткерә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading