16+

Сыйфатсыз җиһазны алыштырып яки акчасын кире кайтарып буламы?

Өйгә яңа җиһаз алдык. Шкаф китерделәр. Бернинди дә канәгатьсезлек белдермим дип, кабул итү актына кул куйдым. Соңыннан гына шкафның ишегендә тырналган эзләр барлыгын абайладым. Кибеттә шкафны алыштырудан баш тарталар. Мин бу очракта нишли алам?

Сыйфатсыз җиһазны алыштырып яки акчасын кире кайтарып буламы?

Өйгә яңа җиһаз алдык. Шкаф китерделәр. Бернинди дә канәгатьсезлек белдермим дип, кабул итү актына кул куйдым. Соңыннан гына шкафның ишегендә тырналган эзләр барлыгын абайладым. Кибеттә шкафны алыштырудан баш тарталар. Мин бу очракта нишли алам?

Фәһимә Садыйкова, Яшел Үзән.

Җиһазны кабул итеп алганда, һәр детальне игътибар белән карарга кирәк. Төсе туры килмәү, тырналу, яньчелү, сез теләгән размер булмау - бу кимчелекләрне нәкъ менә кабул итү вакытында күреп алсагыз яхшырак. Шушы җитешсезлекләрне кабул итү актына теркәргә кирәк. Әгәр инде күрми калгансыз икән, товарның кимчелекләрен күрсәтеп, ике экземплярда гариза языгыз. Гаризада товарны йә алыштыруны, йә акчасын кире кайтаруны сорагыз. Бу документларга дата куярга онытмагыз, кибетченең имзасы булу да кирәк. Гаризаның берсе - кибетчедә, берсе үзегездә кала. Җиһазга бирелгән гарантия вакыты бар. Шуңа да сатучы товарны кире алырга, шкафның сыйфатын тикшерергә, кирәк булса, экспертиза үткәрергә бурычлы. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кабул итү актына кул куйганнан соң канәгатьсезлек белдерүчеләр белән бәйле бәхәсләр иң катлаулысы булып санала. Закон нигезендә, җитештерүче бары кулланучы товарны кабул итеп алганда ачыкланган брак өчен генә җавап бирә. Экспертиза да ишектәге тырналу товарны сез кабул иткәнче булганын расламаска мөмкин. Бу очракта күп нәрсә сатучының кешелеклегеннән тора. Ә монысы инде язылмаган кануннар. «Шуңа да товарның сыйфатлы икәненә инанмыйча, кабул итү актын имзаларга ашыкмагыз», - диделәр Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының кулланучылар базарын координацияләү һәм үстерү бүлегендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading