16+

Сөйләсәң – сүз, төртсәң – күз...

Исең китәр, кара инде син милли моңнарга ничек сусаган икән бит милләттәшләребез. Күр, нишләтә моң кешене! Бу көй-моңнар күңел түрендәге иң нечкә хисләргә кагылмаса, җылый-җылый тыңлар идеме икән алар ул җырларны?

Сөйләсәң – сүз, төртсәң – күз...

Исең китәр, кара инде син милли моңнарга ничек сусаган икән бит милләттәшләребез. Күр, нишләтә моң кешене! Бу көй-моңнар күңел түрендәге иң нечкә хисләргә кагылмаса, җылый-җылый тыңлар идеме икән алар ул җырларны?

Тагын һәркайсы беренче булып килергә сүз биргәндәй, иртән иртүк мәйданга агылуын гына әйт халыкның. Андагы татарларның күплеге, аларның активлыгы, терелеге! Чатыр тауның үзе кадәр итеп пешереп алып барган 220 килограммлы чәк-чәк тә милләттәшләребез өчен әллә ни булды! Мәйданга агылган халыкның берсе генә дә авыз итми калмагандыр татлы күчтәнәчне.

Татарстаннан читтә татарлар яшәгән төбәкләрдә Сабан туйлары уздыру, берсүзсез, Бөтендөнья татар конгрессының да, Мәдәният министрлыгының да табышы дияргә кирәк, әмма бу чыгымнарны шул төбәкләрдә яшәгән байлар күтәрсә, дөрес булмас идеме икән?.. Юкса иләген, чиләген дигәндәй, бар нәрсәне оештырган як күтәреп килә бит... Свердловск өлкәсе Кадниково авылында 120 кешелек делегация составында азнакайлылар белән Сабан туенда булып кайтканнан соң менә шундый уйлар белән йөрүе әле соңгы вакытларда Зөлхия Миңнеханованың.

Хәер, аны аңларга була. Гомер буе мәдәният өлкәсендә эшләгән кеше буларак, мондый олы чаралар үткәрүнең җаваплылыгын да, мәшәкатен дә бик яхшы белә ул. Кешедән сорыйсы түгел. 1976 елда кияүгә чыгып, Азнакайга килгәннән бирле мәдәнияткә хезмәт итүе. Шуның 15 елы - мәдәният йорты директоры вазифасында. Бүген дә бу ханым «Җанашым» ансамбле составында чыгышлар ясый, «Тылсым» балалар театр студиясен җитәкли. Аңа йөргән балаларның кайберләре, рус милләтеннән булуларына карамастан, татарча шигырьләр укып, «Йолдызлык»та Президент кулыннан гран-при ала (Данил Берсенёв), республика күләмендәге бәйгеләрдә призлы урыннар яулый (Лена Кошелева, Азалия Сафина, Эмиль Кәлимуллин, Зилә Зарипова һ.б.).

- Әнкәй 40 ел балалар укытты, туганнарым да - дан-дәрәҗәгә ирешкән педагоглар. Миндә ярыйсы гына педагог әрәм булган икән, - ди ул, уенын-чынын бергә кушып.
Балалар белән эшләү, бергә-бергә спектакльләр чыгару ошый чөнки аңа.

Шуның өстенә, эш язганга -эш язган дигәндәй, 2011 елны Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлекчәсе рәисе итеп тә сайлап куялар Зөлхия ханымны. Бу эшкә алынырга башта бик шикләнсә дә, 90нчы еллар башыннан бирле шактый гомер татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе булып торган ире Рәис әфәнде дә: «Әнисе, без бит бер фикердә. Татар өчен, милләт өчен без көрәшмәсәк, кем көрәшер? Әйдә, алын син бу эшкә», - дип, хатынына фатихасын биргәч, ризалашмый чарасы калмый. Милли күтәрелеш елларында иренең уң кулы булган ханымны бу эшнең асылына төшендереп торасы да булмагандыр кебек, чөнки миллилек - җанында.

Бер генә мисал. 1995 елда Казанда тәүге тапкыр «Киленбикә» бәйгесе оештырылды. Дан өчен дип түгел, ә бәлки менә шушы халкыбызның гореф-гадәтләре, гаилә кыйммәтләре белән өретеләчәк чараның эченә кереп, мондый милли бәйгене ничек уздыралар икән дип өйрәнергә, шуны өлге итеп, үзенең Азнакаена алып кайтырга дип катнаша ул. Сынатмый.



110 кеше арасыннан финалга чыккан җиде җитезнең берсе Зөлхия Миңнеханова иде. Үзе генә түгел, аның бөтен гаиләсе менде ул чагында Камал театры сәхнәсенә. Аңа кадәр дә әтиләре - тальян гармунда, ике олы уллары - курайда, кечкенәләре кубызда уйнап, әниләре халык җырлары белән чыгыш ясап, республика смотрларында лауреат булып танылган, телевидениедә чыгышлар ясаган Миңнехановларның гаилә ансамбле монда да бәйгенең бер бизәге булды. Бер ел дигәндә, «Киленбикә» инде Азнакай сәхнәсендә иде. Гомумән, тимерне кызуында сугарга күнеккән бу ханым.
- Мәдәният ­хезмәткәре, нәрсәгә генә тотынмасын, милләт дип яшәргә, татар мәнфәгатен кайгыртып эшләргә, иҗат итәргә тиеш, чөнки һөнәре үк аны халыкка хезмәт итәргә сайлап алган, - ди ул.

Сүз дә юк, монда Сабантуйларга милли рух, яңа төсмерләр өстәүдән башлап, бихисап мисаллар китерергә булыр иде. 2009 елда, ул чактагы хакимият башлыгы Рәфис Галиев: «экологларның Азнакайда узачак бөтенроссия семинары уңаеннан, берәр тарихи әйбер әзерли алсак, яхшы булыр иде», - дигәч, хәзер республикада гына түгел, инде чит төбәкләрдә дә танылып килгән «Чатыр тауда җыен»ны тотып торучы прологны эшләргә тотына. Төбәк тарихына кагылышлы истәлекләрне галим, сәяхәтче Симон Палласның язмаларыннан өйрәнә. Пугачев фетнәсе, бакыр базларыннан руда чыгарулар, Туфан Миңнуллинның «Канкай угылы Бәхтияр»е - барысы да тарихи үткәннәрне күз алдына китереп бастырырга ярдәм итә. Бер атнадан инде әлеге тамашаны авыл хуҗалыгы җитәкчеләренең республика семинарына килүчеләр дә «аһ» итеп карап китә. Бара торгач, әлеге куелыш «Чатыр тауда җыен» фольклор фестивале үсеп чыгуга сәбәпче була.

- Бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессы - милләткә күтәрелү мөмкинлеге бирүче һәм бөтен булган проблемаларны хәл итә алырдай юлларын тәкъдим итә һәм шуларны хәл итәргә куәте булган оешма. Шулай да Сабан туе уздыруга киткән чыгымнарны татар мәктәпләре ачуга бирсәләр, татар телен, мәдәниятен үстерүгә тотсалар, дөрес булмас идеме икән? Җанны кыйнаган төп нәрсә - телгә ихтыяҗ юк. Азнакайда балаларның 26 проценты гына татар мәктәпләрендә укый, чөнки бердәм дәүләт имтиханыннан уттан курыккандай куырылган бала рус телендә укырга мәҗбүр. Әти-­әни үзе үк шуңа бара. Бүгенге көндә икетеллелек турындагы закон үтәлми икән, хет әллә ниләр эшлә - татар теленә мәхәббәт уята алмыйбыз. Дөрес, Актанышны мактыйлар, балаларның туксан фәлән проценты татар телендә белем ала дип. Аладыр, әмма БДИ бирүнең авырлыгын да үзләре генә беләләрдер. Ә менә нигә балалар бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә бирә алмый? Миңа калса, бу да конгресс эше булырга тиеш. Ихтыяҗ булмагач, татар телен, татар мәдәниятен ничек үстерик соң без? - дип өзгәләнә Зөлхия ханым.

Мисалларны да читтән эзләми - төпчек улы кайчандыр укыган татар гимназиясендә бүгенге көндә бөтен фәннәр диярлек русча укытыла икән. Исеме генә татар гимназиясе ди. Казандагы оныклары да татар балалар бакчасына йөри, әмма анысы да исемдә генә татар булып чыккан. Конституциянең икетеллелек турындагы законы үтәлмәвенә дә җаны кыйнала.

- Сүз безнең Азнакай төбәге турында бармый. Без моны үтәргә, күп нәрсәне татарча эшләргә тырышабыз. Проблема республика күләмендә дип әйтүем. Закон эшләми бит. Җитәкче икән, ул татарча да, русча да белергә тиеш дидек. Күпме безнең андый җитәкчеләр? Бауман урамын ничә ел сөйлибез? Берәр үзгәреш бармы? «Чәй йорты», «Әкият»тән гайре татарча эшләнгән элмә такталар күпме? Төп урам урыслашып, инглизчәләшеп беткән. Татарча сүз ишетергә дип килә Казанга съезд делегатлары. Конгресска килеп: «Я по-русски буду говорить», - дип сүз алган кешедән милләт файдасына ни көтәргә? Татар милләте өчен җан атарга тиешле татарлар чыга бит трибуна алдына. Ярар, рәхмәт, тамырларында татар каны ага бит әле аларның дип сөеник әлегә. Бер караганда, аларның да һәркайсы алтын бәясенә тиң. Билгеле, алар да нидер алырга, нидер ишетеп китәргә дип килә, әмма бит тәрбия ана телендә бирелмәгән һәм бирелми... - ди.

Ә үзләре ни майтара соң дияр бәлкем кемдер. Әллә нинди мөгезләр чыгармасалар да, ниндидер яңа фикер, тәкъдим белән чык­канда, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да, район-шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев тә биш куллап күтәреп ала үзләрен.
- Безне тик тотмыйлар. Дөрес, элмә такталар әлегәчә авырткан җир булып кала бирә. Әйтик, «Миляш» дигән әйбер юк бит татарда, урысча язасың килә икән, «рябина» яки «рябинушка» диген инде син аны. «Тәм-том» да «Тәм-төм» түгел инде... Аннан килеп, тәм-том дигәнебез никадәр татлы булмасын, мәгълүм мәзәктәге кебек хәлвә дигәннән генә авызга тәм кермәячәк. Монысы да - һәркайсыбызга кагыла торган хакыйкать.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading