16+

Татар – горур, татар – өндәү, татар – олы, татар ул – дәү!

Татар – горур, татар – өндәү, татар – олы, татар ул – дәү!

Ленар Шәех

Татарыма

Үзеңне үзең бүләсең,
Гел болай булмас, күрәсең,
Татар, татар - ул бер генә,
Түгел нокта, өтер генә!

Татар - горур, татар - өндәү,
Татар - олы, татар ул - дәү!
Татар - бөек, шаулый җиһан,
Татар - хуҗа, татар ул - хан!

Татар - Болгар, татар - Биләр!
Һәр тарафта: «Татар!» - диләр.
Татар - җитди, курку белмәс,
Башын имәс һәм баш бирмәс!


Газинур МОРАТ

Тарих безгә сер калдырган
Кем әйткәндер, кайчан әйтелгәндер,
Кайсы чордан, кайсы еллардан
Киләдер ул сәер сүз-гыйбарә:
«Татар тугач, яһүд елаган».

Ник елаган? Ни сер посып яткан
Бу китаплы кавем кальбендә?
Кайчагында аңлау кирәктер ул
Дөнья тоткан халык хәлен дә.

Булган ансы, әйе, татарның да
Дөнья тоткан гаярь чаклары.
Дөнья түмгәгенә абынып ла
Билен сындырган шул чаптары.

Татарны да, әйе, сөргеннәргә
Сөргән баскын туган җиреннән.
Без дә, бәлки, үз-үзебезләрне
Кабат җиңәр өчен җиңелгән?

Татарның да, әйе, язмышлары
Кузлы сагыш белән чигелгән.
Без дә, бәлки, асыл кальбемезгә
Кабат кайтыр өчен сибелгән?

Үткәннәрен эзләп табар халык
Киләчәккә кайтыр юллардан.
Тарих безгә сәер сер калдырган:
«Татар тугач, яһүд елаган».


Рүзәл МӨХӘММӘТША

Олуг Мөхәммәт

Казан - диңгез: дулкынлана,
Ысылдый җилләр.
Як-ягына карый-карый,
Хан бире килә.

Җәя - кулда, ук - җәядә,
Кылы тартылган:
Төбәп кала - әмма атмый! -
Гасыр артыннан.

«Бу ни бу?» - дип шикләнәдер
Һәм җавап тапмый:
Соңгы кабат кайтуыннан
Үзгәреш шактый.

Казан - тиңсез: ду кылана,
Мыж килә халык.
Ник берсе игътибар итсен,
Дәшсен тукталып!

Күрмәмешкә сабышалар,
Сизмиләр юри:
Кирмәндә, ил-көнен эзләп,
Дәрвиш хан йөри...


Рифат СӘЛАХ

* * *
Әй татарым, күпме яшәп була
Бер-береңне хурлап.
Кайчан татар яши башлар
Берсен-берсе зурлап?!
* * *
Язгы җилләр җанны тибрәтәләр,
Мәйданнарда ярсый шагыйрьләр.
Бар да өзгәләнә: «Милләт!» - диеп...
Тик нигәдер дәшми чал ирләр.

Нигә дәшми? Әйтер сүзе юкмы...
Күзләрендә күпме сагыш бар.
Буразналы куллар. Бу куллардан
Үткән икән күпме арышлар?!

Нигә дәшми? Алар хәтерендә
Башка җырлар шул ук авыздан.
Сүзләр башка, ләкин көе китми
Шушы хәтер дигән явыздан.

Нигә дәшми? Чөнки сөйләүчеләр
Сулга каердылар кичәсен.
Бүген каералар уңга. Шуңа
Ышана алмый. Инде нишләсен?!

Мин дә дәшмим әле. Бер уй борчый -
Сөйләүчеләр бүген җитәрлек,
Көзге җилләр иссә, булыр микән
Көрәшчеләр, Себер китәрлек?!
* * *
Себердә дә, Кырымда да,
Уралда да, Үзбәктә...
«Я - татарин» - дия-дия
Үтте инде үзәккә.

Воркутада, Донбасста да
Татарлар күмер чаба,
Баш күтәрми эшли Татар
Читада, Күмертауда.

Далаларда hәм чүлләрдә,
Төнъяк диңгез астында...
Чирәм җирләр күтәргәннәр...
Тагын кая ашкына?
Ник Галәмдә Татар юк, дип
Угаланма, син, дустым,
Чөнки Татар җитәкләгән
Шул Галәм институтын.


Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА

Татар дигән

Ата-бабам рухы белән
Күңелемә иман иңгән,
Илсез, денсез манкорт түгелмен;
Әткәм-әнкәм гомер биргән,
Күңелемә иман иңгән, -
Исемем бар татар дигән!

Кайда йөрсәм, ни кылсам да,
Горурланам халкым белән!
Яхшы беләм, яхшы беләм:
Үз телем бар татар дигән.

Бу дөньяга килгән көннән
Горурланам халкым белән!
Әткәм-әнкәм гомер биргән
Үз телем бар татар дигән.

Телем, халкым, ватанымнан
Беркайчан да йөз чөермәм!
Кадерләрмен туган телне
Бу дөньяга килгән көннән.
Милләтемнән, татарымнан
Беркайчан да йөз чөермәм!


Разил ВӘЛИЕВ

Моңлы ядкарь

Күптән инде, күптән очрашкан юк...
Җыя иде безне Батулла...
Ул көннәрдән бары ядкарь калды, -
Үткәннәргә юл юк кайтырга?

Күптән инде бергә дулаган юк,
Кабынган юк, дөрләп янган юк.
Үз илеңдә үзең хуҗа булып,
Мәйданнарда батыр калган юк.

Күптән инде, күптән елаган юк.
Зиратларда яшьләр сыккан юк.
Йодрык төйнәп, нәфрәт
сүзе сөйләп
Урамнарга ярсып чыккан юк.

Күптән инде, күптән адашкан юк,
Гөнаһ кылган, азган-тузган юк.
Черек күлнең шомлы бакчасыннан
«Карурман»ны җырлап узган юк.

Күптән инде, күптән дуслар белән
Җыелган юк, корбан чалган юк.
Әйтерсең лә иманыбыз камил,
Әйтерсең лә җирдә ялган юк.

Күптән инде, күптән Обком да юк,
Дәүләт тә юк, көткән ил дә юк.
Ядкарь булып калды татлы хыял,
Узды еллар сорап, теләнеп.

Күптән инде, күптән, ирек даулап,
Чатырларга байрак элгән юк.
Тукай әйткән: татар йоклагандыр...
Уянырмы берчак? Белгән юк...

Күптән инде, күптән
очрашкан юк...
Үткәннәргә кире кайту юк.
Хыяллардан корган дәүләтемдә
Батулла бар, әмма Бату юк!


Роберт МИҢНУЛЛИН

Бараба, Барда, Барыш...
Татарларыма тартылам,
Татарларыма барыш.

Чакмагыш, Чишмә, Илеш...
Татарларым көтә мине -
Илемә кайтып килеш.

Касыйм, Ижау, Каргалы...
Кайларга чыгып китсәң дә,
Үз илеңә бармалы.

Әстерхан, Курган, Кырым...
Кайчандыр әби-бабалар
Нигезләр корган урын.

Ырынбур, Нижгар, Бүздәк...
Китеп барам туганнарны -
Татарларымны эзләп.

Чиләбе, Тубыл, Төмән...
Кайда да татарлар көтә
Ипи-тозлары белән.

Бу татарлар, һай, сибелгән...
Рәсәйнең бөтен картасы
Татар белән чигелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading