16+

Теләче районында яшәүче Разыя Бикчәнтәевага 105 яшь тулган

Разыя әби бүгенге көндә Олы Кибәхуҗа авылында улы Равил тәрбиясендә яшәп ята. Күрше авылда аның Рабига исемле кызы да яши. Әбинең алты оныгы бар.

Теләче районында яшәүче Разыя Бикчәнтәевага 105 яшь тулган

Разыя әби бүгенге көндә Олы Кибәхуҗа авылында улы Равил тәрбиясендә яшәп ята. Күрше авылда аның Рабига исемле кызы да яши. Әбинең алты оныгы бар.

Улы Равил Бикчәнтәев сөйләвенчә, әбигә чынлыкта 106 яшь.
- Паспорт буенча әни бер яшькә кечерәк йөри. Ул үзе дә: «Мин 1909 елгы», - дип әйтә. Әни 1929-34 елга кадәр колхозда эшләгән. Аннары авылда «Волга» исемле тегү фабрикасы ачылгач, пенсиягә чыкканчы, шунда эшләде. 100 яшенә кадәр гәҗитләр укыды, телевизор карарга ярата иде. Хоккей уенын бигрәк тә бирелеп карый иде. Күршеләрнең һәркайсын таный, сөйләшә, колагы гына начар ишетә. Соңгы елларда гына биреште. Әле ике-өч ел элек кенә бакчада булышып йөри иде, - дип сөйләде ул безгә.
Әнисенең озын гомерле булу серен дә сораштык.

- Мин аның озын гомерле булуын дөрес туклануда дип беләм. Ризыкка тозны ул аз гына сала иде. Тозлы әйбер, гомумән, ашамады. Баллы әйбергә дә исе китми иде, - ди ул.
Әтиләре 1973 елда ук вафат булган. Равил абый 1951 елгы. Апасы Рабига 1949 елгы.

- Әти сугыштан кайткач, 1948 елны өйләнешкәннәр. Әтинең сугышка кадәр гаиләсе булган. Хатыны, өч кызын калдырып, үлеп киткән. Әни әтигә кияүгә чыкканда, кызлары үсеп җиткән, иң олысына 22 яшь булган. Тиздән аңа 90 яшь тула. Ул апам Рабига тәрбиясендә яши, - диде Равил абый.

Разыя әбине 105 яшьлек юбилее белән район җитәкчелеге һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйкова котлаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading