16+

Тимур Сөләйманов: «Безне респуб­ликабызда, илебездә генә түгел, ә бөтен дөньяда ишетеп беләләр!»

«Сәләт» яшьләре төшергән «Believe in yourself!» («Үзеңә ышан!») фильмы III халыкара Босфор фестиваленең кыскаметражлы фильмнар номинациясендә катнашты һәм җиңү дә яулады.

Тимур Сөләйманов: «Безне респуб­ликабызда, илебездә генә түгел, ә бөтен дөньяда ишетеп беләләр!»

«Сәләт» яшьләре төшергән «Believe in yourself!» («Үзеңә ышан!») фильмы III халыкара Босфор фестиваленең кыскаметражлы фильмнар номинациясендә катнашты һәм җиңү дә яулады.

Җиңүчеләр 27 ноябрь көнне Истанбулда игълан ителде. Тантанада «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов та катнашты һәм анда алган тәэсирләрен, хис-кичерешләрен безнең белән дә бик рәхәтләнеп уртаклашты.

- Халыкара Босфор кинофестивале быел инде өченче тапкыр уздырыла. Чара бик зурлап үткәрелде: залда меңнән артык кеше утырды. Алар арасында фильм авторлары, финалистлар белән беррәттән мөхтәрәм кунаклар да бар иде.

- Эшләр саны да шактый күп булган, димәк?

- Бәйгегә барлыгы 800дән артык эш килгәнлеге билгеле. Безнең фильм жюри әгъзаларының күңеленә бик хуш килгән. «Кыскаметражлы уен киносы» номинациясендә дүрт эш сайлап алынды, алар арасында без дә бар идек. II урынны яулау, миңа калса, безнең өчен зур дәрәҗә. Беренчелекне хуҗалар - Төркия яулады, III урында - Испания, аннан - Иран. Сәхнәгә менүе, фестивальне оештыручыларга рәхмәт хисләрен җиткерүе бик рәхәт булды. Ә инде меңләгән кеше утырган залда безнең оешманың исемен, Татарстан Республикасын, Россия Федерациясен игълан итү икеләтә шатлык хисләре уятты. «Сәләт» өчен бу җиңү бик мөһим дип саныйм. Бүген безне респуб­ликабызда, илебездә генә түгел, ә бөтен дөньяда ишетеп беләләр!

- Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләр форумының идарә советы утырышы уздырылган икән.

- Әйе, биредә без киләчәккә планнар хакында сөйләштек, киләсе елда уздырылачак ИХО илләренең яшь эшмәкәрләре форумының форматын билгеләдек. Әлеге форумда «Сәләт» тә катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading