16+

«Тәмле көрәш»не алып баручы Булат Бәйрәмов: «Пешерә белмәүче эстрада йолдызлары – кызлары бар»

- Ә "Тәмле көрәш"кә килгән бар кунаклар да телеңне йотарлык итеп ашарга пешерәме? - Төрле очраклар була. Мәсәлән, кайчак пешереп бететергә вакыт җитми кала. Кайбер ризыклар 45 минут - 1 сәгать эчендә пешеп җитә алмыйлар бит. Әле бит экспертлар, белгечләр дә кунакка килә. Күптән түгел булган хәл. Вакыт калмады: бөтен...

- Ә "Тәмле көрәш"кә килгән бар кунаклар да телеңне йотарлык итеп ашарга пешерәме?
- Төрле очраклар була. Мәсәлән, кайчак пешереп бететергә вакыт җитми кала. Кайбер ризыклар 45 минут - 1 сәгать эчендә пешеп җитә алмыйлар бит. Әле бит экспертлар, белгечләр дә кунакка килә. Күптән түгел булган хәл. Вакыт калмады: бөтен кешегә китәргә кирәк, белгеч тә бик ашыга... Ризыкның пешеп бетмәгәнен белгечкә аңлаттык. "Тәмләп, чыраеңны сытмыйча, "Тәмле!" - дип әйт", - дидек. Шундый очраклар берничә тапкыр булды. Әмма барыбер студиядә кем дә булса кала. Ул ризыкны пешереп бетереп, тәмләп, бергәләп ашыйлар, чыгарып атмыйлар.

Пешерә белмәүче эстрада йолдызлары - кызлары да бар. Исемнәре белән әйтмим, килешмәс. Дөресерәге, пешерергә бик яратмаучылар. Үзләре дә бу турда яшермичә әйтәләр, оялып тормыйлар.

- Ә үзегез өйдә ашарга пешерәсезме?
- Кунаклар килгәндә, казанда пылау, хашлама пешерергә яратам. Шашлык та минем өстә. Өйдә - әллә нигә бер генә. Пешерсәм дә: үлчәп, граммлап, турыйсын - турап... Озак эшләргә мөмкинмен, әмма бик тәмле була. Балалар да мактап ашыйлар, Ләйсәнгә дә ошый. Аш бүлмәсенә күпчелек пешерергә түгел, ә ашарга керәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading