16+

«Туган тел» шигыре белән танылган 3 яшьлек Арслан Сибгатуллин Тукайдан Шекспирга күчкән (ВИДЕО)

3 яшьлек Арслан Сибгатуллин Шекспирны сөйли башлаган. "Туган тел" шигыре белән күпләрнең мәхәббәтен яулаган бу малай җәмәгать транспортында йөргәндә дә "Эх, сез матур кызлар" җырын җырлап җибәрә икән.

«Туган тел» шигыре белән танылган 3 яшьлек Арслан Сибгатуллин Тукайдан Шекспирга күчкән (ВИДЕО)

3 яшьлек Арслан Сибгатуллин Шекспирны сөйли башлаган. "Туган тел" шигыре белән күпләрнең мәхәббәтен яулаган бу малай җәмәгать транспортында йөргәндә дә "Эх, сез матур кызлар" җырын җырлап җибәрә икән.

Арслан Сибгатуллинның сәнгатьле итеп шигырь сөйләвен тыңлагач, үзеннән-үзе: "Кечкенә генә дә, төш кенә", - дип әйтәсе килә. "Туган тел" шигырен сөйләп, татарларны үзенә гашыйк иткән егетебез инде Шекспирдан өзекләр сөйли башлаган. Бүгенге көндә ул барлыгы 10лап шигырь яттан белә икән. Сөбханалла!

Кичә генә социаль челтәрләрдә Арсланның шагыйрь Зөлфәтнең "Туган тел хакында" шигырен сөйләгән видеосы пәйда булды. Аны Арсланның әнисе, Г.Камал театры артисты Гүзәл Сибгатуллина урнаштырды.



- Кечкенәдән Арсланның яраткан уенчыклары китаплар булды, - ди әнисе. - Хәзер дә берәр шәһәргә китсәм, аннан берничә китап алып кайтырга тырышам. Арслан аңа бик сөенә. Энесе Әскәр дә китапларга тартыла башлады.

- Арслан сүзләрен шулкадәр чиста, ачык итеп әйтә, теле дә иртә ачылдымы?

- Улыбыз 1 яшьтә 6 айлык чагында ук әйткән һәр сүзне ачык итеп кабатлый иде. Йоклар алдыннан һәрвакыт Тукай белән Пушкин әкиятләрен сөйләдек. 2 яшендә "У Лукоморья дом зеленый" шигыренең бер өзеген яттан белә иде. 3 яшь тулар алдыннан Тукайның "Туган тел" шигырен өйрәнде.

- Үзегез сәнгать өлкәсендә кайнагач, улыгызны да төрле чараларга йөртәсездер?

- Әйе. Мин хәзерге вакытта Мәскәүдә ГИТИСның 5 курсында укыйм. Арслан белән еш кына театрга, яхшы музыка яңгыраган концертларга йөрергә тырышам. 2 яшь вакытта улыбыз Майкл Джексон иҗатын бик ярата иде. Аның концертларын берничә тапкыр карап чыгып, Майклга пародия ясый башлады. Алай гына да түгел аныкы кебек үк эшләпә, пиджәк һәм перчатка алуыбызны сорады. Арслан бик киң күңелле, кулындагы соңгы тәмнүшкәсен дә бирергә әзер. Кайвакыт җәмәгать транспортларында йөрергә туры килә. Андый вакытларда кычкырып, "Эх, сез матур кызлар"ны җырлап җибәрә (елмая).

- Үскәч кем буласын әйтмиме әле?

- Әлегә юк. Ләкин без аның табиб булуын теләр идек.

Хәзерге вакытта Арслан "Созвездие-Йолдызлык" конкурсына һәм Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеена багышланган фестивальгә әзерләнә. Ул анда махсус кунак буларак чыгыш ясый. Тиздән аңа 4 яшь тула.

"Сабантуй"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading