16+

«Ул өйдәге бөтен нәрсәне кырып бетерде, пычак белән үз тәнен яралады, миңа нәрсә эшләргә?!»

Әгәр төшенке­леккә ­бирелеп, аннан чыгу юлын ­күрмисең икән, ­«ышаныч телефоны» яр­дәмгә килергә мөмкин. Телефонның теге башында кем өмет чаткысы уята соң? Язмабыз әнә шул хакта. Республика наркология диспансерының кабул итү бүлеге башлыгы Анатолий Сидимировка да еш кына «ышаныч телефоны» аша юлланган сорауларга җавап бирергә туры килә. - Бездә кабул итү...

«Ул өйдәге бөтен нәрсәне кырып бетерде, пычак белән үз тәнен яралады, миңа нәрсә эшләргә?!»

Әгәр төшенке­леккә ­бирелеп, аннан чыгу юлын ­күрмисең икән, ­«ышаныч телефоны» яр­дәмгә килергә мөмкин. Телефонның теге башында кем өмет чаткысы уята соң? Язмабыз әнә шул хакта. Республика наркология диспансерының кабул итү бүлеге башлыгы Анатолий Сидимировка да еш кына «ышаныч телефоны» аша юлланган сорауларга җавап бирергә туры килә. - Бездә кабул итү...

Әгәр төшенке­леккә ­бирелеп, аннан чыгу юлын ­күрмисең икән, ­«ышаныч телефоны» яр­дәмгә килергә мөмкин. Телефонның теге башында кем өмет чаткысы уята соң? Язмабыз әнә шул хакта.


Республика наркология диспансерының кабул итү бүлеге башлыгы Анатолий Сидимировка да еш кына «ышаныч телефоны» аша юлланган сорауларга җавап бирергә туры килә.

- Бездә кабул итү бүлеге «ышаныч телефоны» вазифасын башкара. - ди ул. - Анда тәүлек дәвамында, график буенча берсен-берсе алыштырып, шәфкать туташлары һәм табиблар кизү тора.

ӘГӘР УЛЫҢ ЭЧӘ БАШЛАСА…

Бүген телефон аппараты янында - 11 еллык эш стажы булган шәфкать туташы Елена Десятинова.
- Сорауларның төрлесе була, - ди ул. - Хәтта тартуны ничек ташларга дип тә сорыйлар. Әмма безгә күбесенчә: «Улым (әтием, абыем һ.б.) эчә, ярдәм итегез!» - дигәнрәк сорау белән мөрәҗәгать итәләр.
«Ышаныч телефоны»на шалтыратучыларны, беренче чиратта, наркотик белән мавыга башлаган туган­нарын хастаханәгә урнаш­тыру мөмкинлеге кызыксындыра.
- Һәркемгә кулай вариант табарга тырышабыз, - ди Елена. - Бездә, дәүләт гарантиясе кысаларында, бушлай медицина ярдәме алырга мөмкин, әмма пациент наркологта учетта торырга тиеш. Икенче вариант та бар - аноним дәвалану.
Елена сүзләренчә, кешеләр күбесенчә оператив җавап көтә, чөнки «ышаныч телефоны» номерын соңгы чиккә җиткәч җыя.
Шушы көннәрдә генә бер ханым шалтыратты: «Ул өйдәге бөтен нәрсәне кырып бетерде, пычак белән үз тәнен яралады. Миңа куркыныч! Нәрсә эшләргә?!».
Мондый очракларда Елена шунда ук «ашыгыч ярдәм» машинасы һәм полицейскийларны чакырырга киңәш итә.

БАРЫСЫ ДА ЯХШЫ БУЛАЧАК...

Елена үзенә шалтыратучыларның күбесен тавышыннан ук таный. Моңа шатланмый мөмкин дә түгел: димәк, аның киңәшләренең ярдәме тигән.
- Безнең бусаганы атлап кергәч, хәтта иң холыксыз кешеләр дә йомшара, - ди ул. - Әйтерсең лә барысы да яхшы булачагына ышана башлыйлар...
Әгәр шундый хәлгә юлык­кансыз икән, һич икеләнмичә, (843) 272-33-13 номерын җыегыз һәм сезгә дә ярдәм итми калмаячак­лар. Сүз белән генә түгел, эш белән дә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading