16+

Урал Рәшитов: «Хәниянең сумкасында кәбестә, тушенка йөрткән чакларны да хәтерлим»

- Авылда, район үзәгендә яшәгән еллар иде. Җырларым аудио һәм видеотасмаларда тарала, әмма мине танымыйлар, белмиләр. Шәхсән таныш булмасак та, ул вакытта Хәния берничә җырымны башкара иде. Бервакыт, аны эзләп, Казанга кузгалдым. Баксаң, ул да мине эзләгән икән. Видеодан күреп, "Миңа шул егетне табыгыз әле", - дип күпләргә мөрәҗәгать иткән.

Урал Рәшитов: «Хәниянең сумкасында кәбестә, тушенка йөрткән чакларны да хәтерлим»

- Авылда, район үзәгендә яшәгән еллар иде. Җырларым аудио һәм видеотасмаларда тарала, әмма мине танымыйлар, белмиләр. Шәхсән таныш булмасак та, ул вакытта Хәния берничә җырымны башкара иде. Бервакыт, аны эзләп, Казанга кузгалдым. Баксаң, ул да мине эзләгән икән. Видеодан күреп, "Миңа шул егетне табыгыз әле", - дип күпләргә мөрәҗәгать иткән.

Казандагы концертына бардым. Минем җырны башкарганнан соң, сәхнәгә чәчәкләр чыгарырга булдым. "Концерттан соң минем янга керерсең әле", - диде. Аның чакыруы мине гаҗәпкә калдырды. Эстрадабыз примадоннасы авылдан килгән егеткә шулай дип әйтсен әле?!
Шундук бергә эшләү хакында килештек. "Бәйрәм" төркемендә композитор да, гитарачы да, афишалар ясаучы да, киемнәр тегүче дә булырга туры килде. Нәрсә белән генә шөгыльләнсәм дә, Хәния Фәрхи белән берлектә эшләүе бик ошый иде. Беренче елны афишалар ясатып өлгермәделәр дә, бу җаваплылыкны үз өстемә алдым. Фанера, буяу сорадым да, гаражда бикләнеп афишалар ясадым. Рәссам булгач, минем өчен бу авыр булмады. Хәтерлим, ул елны Казан урамнарында иң матур афишалар "Бәйрәм" ансамбленеке иде.



Яңа концерт сезонына костюмнар кирәк, әмма финанслар чикле. Хәния белән Гәбделхәй нәрсә эшләргә икән дип баш вата. "Соңгы 2-3 елда киелгән костюмнарыгызны алып килегез, мин сезгә аларны яңартам", - дидем. Пиджакларның җиңнәрен кистем, гитаристлар шундый яңартылган жилетта чыгыш ясады. Хәниянең күлмәгенә алтын җепләр белән ике аккош чиктек. Ике аккош - "Бәйрәм" ансамбленең символикасы, Гәбделхәй белән Хәниянең мәңгелек мәхәббәтен аңлата иде. Кыскасы, күлмәкләрнең кайсысын кыскартып, кайсысын озынайтып, аларга аппликацияләр ябыштырып, яңа сезонга гардероб тупладык.

Сүз дә юк, эшли башлаган еллар бик авыр иде. Хәниянең сумкасында кәбестә, тушенка йөрткән чакларны да хәтерлим. Гастрольләрдә бергәләп ашарга пешерә идек. Ул соңыннан гына, йолдызларча, кафеларда ашый башладык.

Хәниянең 30га якын җырымны башкаруы - минем өчен иң зур горурлык. Бервакыт, кичен минем янга килде дә: "Иртәнгә әзер җыр кирәк", - дип, "Əлдермеш"нең сүзләрен бирде. Төн йокламадым, яздым. Ул җыр ничектер җиңел иҗат ителде. Хәния аны беренче тыңлаудан, тәүге нотасын ишетүдән яратты. Миннән башка, тагы 2-3 композиторга мөрәҗәгать иткән булган, әмма минем вариантта тукталды. Хәниягә нәрсә һәм ничек кирәк икәнен мин алдан ук сизә идем. Шуңа да, без иҗатташ кына түгел, ә җан дуслар да булдык. Кайчак шалтыратышып, 2-3әр сәгать аралаша идек. Сәхнәдә - ул патшабикә, ә гади тормышта - туган апам. Берничә дистә еллар элек әйткән киңәше мәңгегә хәтедә: "Беркайчан да мал артыннан кума. Бүлмәңдә биклән дә, иҗат ит. Ә байлык, көтелмәгәндә, ишек кагар". Нәкъ ул әйткәнчә булды да.

Ул - йолдыз! Йолдызлар шулай кинәт сүнә, алар беркайчан да пыскып янмый. Авыр туфрагы җиңел булсын".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading