16+

Вазифаи затлар хокук бозганда эштән куалармы, штраф салалармы?

Административ хокук бозу очрагында урындагы, вазифаи затлар эштән алына дип ишеттем, бу дөресме? Элек моның өчен штраф кына салалар иде кебек. Айсинә Шәрифуллина, Теләче. Монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина аңлатуынча, хокук бозу беренче тапкыр гына була икән, урындагы затка 15 мең сумлык штраф салына. Инде...

Административ хокук бозу очрагында урындагы, вазифаи затлар эштән алына дип ишеттем, бу дөресме? Элек моның өчен штраф кына салалар иде кебек.

Айсинә Шәрифуллина, Теләче.

Монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина аңлатуынча, хокук бозу беренче тапкыр гына була икән, урындагы затка 15 мең сумлык штраф салына. Инде хокук бозу икенче тапкыр кабатлана икән, аны эштән алалар. Элек сайлау мөмкинлеге бар иде: йә 30 меңлек штраф түли, йә эштән китә. Хәзер урындагы зат 6 айдан бер елга кадәр район, республика, федераль күләмдә бу вазифада эшләү хокукыннан мәхрүм ителә. Бу монополиягә каршы закон проектына кертелгән үзгәрешләр белән бәйле.

Монополиягә каршы хезмәтнең яртыеллык эш нәтиҗәсенә күз салсак, урындагы, вазифаи затларның иң күп хокук бозу очрагы сату-алу һәм реклама өлкәсендә күзәтелә. Бу - хокук бозуларның яртысы дигән сүз. Соңгы ярты ел эчендә урындагы затларның административ хокук бозуы буенча 874 эш кузгатылган. Түләнергә тиешле штрафның күләме - 46 миллион 669 мең 100 сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading