16+

Әй машина, машина...

Гадәттә, машина алганда аның бәясе, кайда җитештерелүе, уңайлылыгы, нинди төстә булуы белән кызыксынабыз. Астрологлар һәм парапсихологлар аның төсен йолдызлыкка карап та сайларга куша. Алар фикеренчә, йолдызлыгыңа туры китереп сайланган машинаны алсаң, ул сиңа тугры хезмәт итәчәк. Имештер, ул сине ватылып та бимазаламаячак, һәлакәтләрдән дә саклаячак. Әле тагын аны синнән урлап...

Әй машина, машина...

Гадәттә, машина алганда аның бәясе, кайда җитештерелүе, уңайлылыгы, нинди төстә булуы белән кызыксынабыз. Астрологлар һәм парапсихологлар аның төсен йолдызлыкка карап та сайларга куша. Алар фикеренчә, йолдызлыгыңа туры китереп сайланган машинаны алсаң, ул сиңа тугры хезмәт итәчәк. Имештер, ул сине ватылып та бимазаламаячак, һәлакәтләрдән дә саклаячак. Әле тагын аны синнән урлап...

Гадәттә, машина алганда аның бәясе, кайда җитештерелүе, уңайлылыгы, нинди төстә булуы белән кызыксынабыз. Астрологлар һәм парапсихологлар аның төсен йолдызлыкка карап та сайларга куша. Алар фикеренчә, йолдызлыгыңа туры китереп сайланган машинаны алсаң, ул сиңа тугры хезмәт итәчәк. Имештер, ул сине ватылып та бимазаламаячак, һәлакәтләрдән дә саклаячак. Әле тагын аны синнән урлап та китмәячәкләр.
Әйтик, кучкарларга тиз йөри торган машиналар туры килә, дип ышандыра алар. Аларның төсе - кызыл, әфлисун, металлик белән яраштырылган кармин.
Үгезбозаулар, автосалонга баргач, сары, зәңгәрсу яки лимон һәм яшел катыш төскә буялган машиналарга игътибар итсен.
Игезәкләр, иң беренче чиратта, машина двигателенең ышанычлылыгын тикшерсен. Сезнең төсләр - ак, соры-зәңгәрсу, шәмәхә.
Кыслаларга исә иркен салонлы «гаилә класслы» машина туры килә. Төсләре - зәңгәр, көмеш, ачык яшел.
Арысланнарга машинаның ачык төстәге кыйммәтле модельләрен алырга киңәш ителә, алар югары дәрәҗәдә уңайлы да булырга тиеш. Төсләренә килгәндә, кара, алтын, куе кызыл төстәгеләр.
Кызлар ак, зәңгәрсу, яшел яки шәмәхә төстәге кыйммәт булмаган автомобильләргә утырып йөри ала.
Үлчәүләр карасу зәңгәр, диңгез һәм яшел төсле кечкенә компактлы машина сайласын.
Чаяннарга спорт классындагы яки агрессив, куәтле двигательле машина туры килә.
Укчылар зәңгәр, шәмәхә, куе кызыл төстәге машинада йөрсә яхшы.
Кәҗәмөгезләр өчен идеаль вариант - кара төстәге джип. Джип булмаса, зәңгәр, карасу яшел, соры яки аксыл төстәге машина да ярап куя.
Сукоярларга куркынычсыз модельләр сайларга киңәш ителә. Төсләре - көмеш-соры, зәңгәр, яшел һәм кызыл.
Балыкларга да шундый ук төсләр киңәш ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading