16+

«Яңа Гасыр» каналындагы «Һөнәр» тапшыруы алып баручы Зөһрә Хәсәнова да әни булды

«Яңа Гасыр» каналындагы «Һөнәр» тапшыруы алып баручысы һәм режиссеры Зөһрә Габдрахманова (Хәсәнова) 30 октябрь көнне әни булды.

- Бәби көтүебезне белгәч, бик сөендек. Ике яктан әти-әниләребез дә, бу шатлыклы хәбәрне ишетеп, бик шатландылар. Ирем Алмаз белән туачак балабызга исемнәрне озак сайладык. Соңрак бер фикергә килеп, кыз туса - Чулпан, малай туса, Айваз дип кушарбыз дип килештек. Икенче УЗИга баргач, сабыебызның малай икәне билгеле булды. Йөзен күрсәткән иде, шундый матур итеп елмайды. УЗИ видеоязмасын әле дә хәтерлим һәм чагыштырам. Улым белән тәүге тапкыр күрешкәч тә, иремнең йөз чалымын, күз карашын таныдым. Сабыебыз нәкъ әтисе инде. Әти-әни булу искиткеч зур сабырлык сорый икән һәм шул ук вакытта үзеңне дөньядагы иң бәхетле кеше итеп хис итәсең. Әлегә без авылда.
Улыбызны әби-бабалары янында, саф һавада үстерергә телибез, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading