16+

Яңа сезонда яңа тапшырулар да була, ТНВга Ләйлә Дәүләтова белән Җәвит Шакиров та кайта!

"Татарстан - Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе яңа сезонга әзерләнә. Тамашачылар өчен әзерләнгән яңа тапшырулар, үзгәрешләр, яңалыклар турында "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов белән урынбасары Данил Гыйниятов "Шәһри Казан" га биргән эксклюзив әңгәмәдә сөйләде.

Яңа сезонда яңа тапшырулар да була, ТНВга Ләйлә Дәүләтова белән Җәвит Шакиров та кайта!

"Татарстан - Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе яңа сезонга әзерләнә. Тамашачылар өчен әзерләнгән яңа тапшырулар, үзгәрешләр, яңалыклар турында "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов белән урынбасары Данил Гыйниятов "Шәһри Казан" га биргән эксклюзив әңгәмәдә сөйләде.


ТНВ акрынлап НD форматка күчә. Гади тел белән әйткәндә, бу югары сыйфат дигәнне аңлата. Барлык федераль каналлар да әлеге форматта эшли. Техник яктан канал моңа әзер. Кайбер тапшыруларны югары сыйфатта күрсәтә дә башлаганнар. Тамашачылар арасында сыйфат яхшырак булганга, футбол матчларын "Яңа Гасыр" аша караучылар арткан икән.

Яңа сезон сюрпризларга, көтелмәгән яңалыкларга бай булачак. "Переведи" тапшыруын бәйге формасында эшләргә җыеналар. Декабрь урталарында абсолют җиңүчене акчалата бүләк көтә.

Татарстанның Мәгариф министрлыгы белән берлектә "Бергәләп өйрәник" грант-тапшыруы әзерләнә. Тамашачыга яңа форматтагы тапшыру аша татар телен өйрәнү мөмкинлеге туа.
"Яңа дәвер" тапшыруы татарча альтернатив музыканы танытачак. Сәнгатьнең бу юнәлешен халыкка җиткерергә кирәк, дип саный җитәкчелек.

- Тапталган темалардан китеп, яңа җырлар иҗат итүне хупларга гына кирәк. Без альтернатив музыканы танытучылар өчен бер трамплин була алсак, начар түгел, - ди Илшат Әминов.
Яңа сезонның төп яңалыкларының берсе - Ләйлә Дәүләтова ТНВга кире кайта. Тиздән «Адәм һәм һава» тапшыруы кабат эфирга чыгачак.

«Кәмит-Җәвит» юмористик шоу тапшыруы да тамашачыны сөендерер, мөгаен. «Башваткыч» тапшыруы аша күпләр яратып өлгергән Җәвит Шакировны да яңа сезонда күреп булыр. Ул бу тапшыруны, капка төбендә барысын да үз янына җыеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утыручы образында алып бара. Җәвит Шакиров белән бергә язучылар, музыкантлар, юмористлар, җырчылар мәзәкләр сөйләшеп, инстаграм яңалыкларын барлап, ләчтит сатып утырачаклар.
Иртә белән эфирга чыга торган «Будильник» тапшыруын «Здравствуйте» дип аталганы алыштыра. «Манзара»ның исеме, алып баручылары үзгәрмәсә дә, тапшыру мәгълүмати яктан байрак булачак.

- Беренче төп яңалыгыбыз - шәрык стилендә эшләнгән декорация. Шулай ук контент та үзгәрә. Газета-журналларны популярлаштыру максатында «Баш мөхәррир сүзе» дигән рубрика кертелә. 3 минут дәвамында редактолар үз басмалары турында тамашачыны җәлеп итәрдәй мәгълүмат җиткерә алачак. Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан, район, авыл тарихларын чагылдырган сюжетлар күрсәтергә уйлыйбыз.

Җиңелчә сюжетлардан тыш, проблема күтәрелгән материаллар әзерләү дә күздә тотыла. «Догалы җиһан» сәхифәсендә чит төбәктәге дини яңалыклар яктыртылачак. Гомумән, чит илләр, Россия төбәкләре белән элемтәләрне тагын да ныгытырга телибез. Тапшыруда алар белән элемтәгә керү, скайп аша аралашу кебек алымнар да файдаланылачак, - диде «Манзара» тапшыруының редакторы һәм алып баручысы Миләүшә Сибгатуллина. Бу үзгәрешләрне тамашачы 4 сентябрьдән үк күрә алачак.

«Кайнар хит» тапшыруының эфир вакытын озайтырга уйлыйлар. Монда стандарт булмаган клипларга сюжеты, картиналары, эчтәлеге ягыннан белгечләр бәя бирер дип көтелә.Үзенә күрә музыкаль рингны хәтерләткән бу тапшыру "Болгар радиосы"нда эшләп килүче сәнгать советының дәвамы буларак тәкъдим ителә.

26 август - "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең туган көне. Республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиев идеясе белән Татарстанның иярченле үз телевидениесе барлыкка килүенә инде 15 ел узып киткән. Шул уңайдан "Шәһри Казан" журналистлары телевидение коридорларын урап, "Яңа гасыр"ның сулышын тоеп кайтты. Бу хакта тулы репортажны алдагы көннәрдә укый аласыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading