16+

Яңгыр яуса ява бирсен, Сабан туе бездә бүген!

Башта Рамазан ае дип кичектерелгән Сабан туйларын аннан соң да матур итеп гөрләтергә җай булмады быел. Зәй фаҗигасе, көне-төне яуган яңгырлар әлеге милли бәйрәмебезне кичектерә торды.

Яңгыр яуса ява бирсен, Сабан туе бездә бүген!

Башта Рамазан ае дип кичектерелгән Сабан туйларын аннан соң да матур итеп гөрләтергә җай булмады быел. Зәй фаҗигасе, көне-төне яуган яңгырлар әлеге милли бәйрәмебезне кичектерә торды.

Безнең бай тарихлы Яңа Тинчәле авылында алдан ук Сабан туеның көне 8 июльгә билгеләнгән иде. Өч тәүлек тоташ яуган яңгырлар ел саен авылыбыз Сабан туе үткәрелә торган каенлык аланын сазлыкка әйләндерсә дә, авылдашларым, оештыручылар аптырап калмаган - Сабан туен авыл уртасында - мәдәният йорты каршында уздырырга булганнар. Әйтергә генә ансат, мәйданны гадәти урыныннан куптару шактый мәшәкатьле эш икәнен башына төшкәннәр үзләре генә белгәндер.



Авылдашлар һәм кайткан кунаклар мәдәният йорты каршына җыелганда, инде барысы да әзер иде. Күңелләрне дәртләндереп, туган авылым урамнарын тутырып, моңлы көй агыла, күктә кояш елмая. Тоташка киткән яңгырлы көннәрдә монысы барысыннан да мөһимрәк. Күрәсең, «Барыбер үткәрәләр, болар - үткен мишәрләр», - дигәндер.

Мәдәният йорты баскы­чында авылыбыз мулласы азан укып башлады Сабан туен. Ел саен авылдашларына шушы матур бәйрәмне бүләк итүче асыл егетләребез - Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин, «Позис» берләшмәсе дирек­торы Радик Хәсәнов һәм районыбызның яңа башлыгы Марат Җаб­баров - халыкны бәйрәм белән котлап, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде­ләр. Алдынгы игенче, терлекчеләр гимн астында Татарстан, Россия һәм Сабан туе әләмен күтәрде.



Бил алышмый, көч сынашмый гына нинди Сабан туе булсын ди инде?! Капчык бе­лән сугышыр, кул көрәштерер, милли көрәш өчен дә урын хәстәрләнгән, су ташыр­га чиләк-көянтә дә әзер. Бала-чага кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгергәндә, аркан тартышканда, өлкәнрәкләр, дөньяларын онытып, концерт карады. Казаннан артистларның кәттәләре кайткан: Зәйнәб Фәрхетдинова үзе, татар белән башкортны бәйләп торучы Илһам Вәлиев, «Зө-Ләй-Лә» төркеме, Рифат Фәттахов җитәкчелегендә Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең яшь башкаручылары... Ярты көнгә сузылган матур концертны үзебезнең авыл егете, тележурналист, җырчы сыйныфташым Фәннур Хәсәнов алып барды.

Әллә моңлы ­җырлардан баш өстендәге ­болытларның күңеле тулды, яңгыр коя баш­лады. Тик бәйрәм рухына чумган халык таралырга ашыкмады, Мәдәният йорты ишегеннән эчкә үтте. Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән, алдан ук хәстәре күрелгән иде. Таныш-белешләр хәл-әхвәл сорашып, яңалыклар белән уртаклашкан арада, егетләр аппаратураларны алып кереп көйләп тә куйдылар һәм концерт дәвам итте. Җиңелүен сизеп, яңгыр да туктарга булды. Ялт итеп кояш чыкты, ләкин аннан соң да әллә ничә тапкыр коеп китте әле ул, бәйрәм рухын гына киметә алмады.

Бик кызык һәм үзенчәлек­ле Сабан туе булды ул, хәтердә озак сакланырлык. Илгиз Шәйхаттаров Сабан туеның баш батыры булды. Тирә-күрше авылларда Сабан туе үткәрелмәгәч, кунак­лар күп килгән иде. Авылыбыз шатланып-рухланып, хәтта яшәреп киткәндәй тоелды. Күңелдә горурлык хисе уянды: менә бит, ныклап теләсәң, Сабан туен авыл уртасында да күңелле итеп уздырырга була икән!



Шундый ук горурлык хисен булачак кодагыйлары - Оренбург өлкәсеннән кунакка килгән Садыйковлар гаиләсе дә тойгандыр. Үз өстенлекләре дә булды әле: асфальтланган авылыбыз урамнары буйлап туфлиләрдән йөрдек.

Соңгы араларда халык телендә төп темаларның берсе һава торышы булса, икенчесе - Сабан туйлары. «Ничек, сездә үттеме әле?» - диләр. «Бездә үтте һәм бик матур узды», - дип мактана ала яңа тинчәлеләр.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading