16+

Яман шешне җиңгән әлмәтленең дәвасы могҗизага тиң

Кан рагы диагнозы куйгач, табиблар Раисага гомеренең санаулы көннәре генә калуын ачыктан-ачык әйтә. Әмма бу көннән соң 40 ел узган инде.

Яман шешне җиңгән әлмәтленең дәвасы могҗизага тиң

Кан рагы диагнозы куйгач, табиблар Раисага гомеренең санаулы көннәре генә калуын ачыктан-ачык әйтә. Әмма бу көннән соң 40 ел узган инде.

Ул чорда табиблар операция тәкъдим итми, хастаханәгә салудан баш тарта. Нәтиҗәсе булмаячагына ишарәли алар. Туганнары да Раисаның үлемен көтеп яши башлый, ике баласын кая урнаштыру турында уйлана.

- Мин авырудан котылу өчен икенче юл эзли башладым. Аллаһы Тәгаләне гел белми дә идем. Без чукындырылмаган да идек, - дип искә ала Раиса Батырова.

Раиса әкренләп дингә кереп китә, үзен дә, балаларын да чукындыра. Көн саен догалар укый башлый, чиркәүгә еш йөри. Шулай итеп 40 ел узып та китә.

- 40 ел хастаханәгә барганым да юк. Миңа гел урын юк диделәр. 40 ел буена өч ставкада эшлим. Минем тормышым яңарды - икенче гомеремне яшим. Яшьлек елларымда хастаханәдән чыкканым да булмады, - ди Раиса.

Ул инде күптән пенсиядә, эшләвен дәвам итә. Эшләгән бөтен акчасын тиененә кадәр туган авылы Ерсубайкинодагы храмга биреп бара.

Пенсиягә кадәр почтада берничә ставкада эшли. Хәзер ул урам җыештыручы булып хезмәт куя. Бер эштән дә йөз чөйми - акча кирәк. Аның ярдәме белән Ерсубайкинода төзелеп килүче храмга бик күп җиһаз сатып алынган.

Иң мөһиме, Раиса чиркәүгә күпме күләмдә акча бирсә дә, үзенә артыгы белән әйләнеп кайтуын белдерә.

"Әлмәт таңнары"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading