16+

Яшьлекне ничек саклап калырга?

Күңел генә түгел, ә үзебез дә яшь калу өчен, бөтен кеше дә эшли ала торган берничә кагыйдә бар. Аларны үтәү исә үзебездән генә тора.

Яшьлекне ничек саклап калырга?

Күңел генә түгел, ә үзебез дә яшь калу өчен, бөтен кеше дә эшли ала торган берничә кагыйдә бар. Аларны үтәү исә үзебездән генә тора.

- Уртача гына тукланыгыз: аз да, шул ук вакытта күп тә ашарга ярамый.
- Туклануны ничә яшьтә булуга карап үзгәртергә кирәк. Бөтен кеше дә бертөрле ашарга тиеш түгел. Мәсәлән, 30 яшьлек хатын-кыз көн саен бавыр һәм чикләвек ашаса, аның битендә җыерчыклар соңрак барлыкка киләчәк. 50 яшьтән узган кешеләргә сөякләрнең ныклыгы өчен кальций бик тә әһәмиятле, ә йөрәк өчен магний кирәк. Шул рәвешле, туклану рационына балык кертсәгез, йөрәк һәм кан тамырларын сакларсыз.
- Үзегезгә туры килә торган эш табыгыз. Эшләмәгән кеше, гадәттә, үз яшеннән 5 яшькә өлкәнрәк күренә.
- Тиң ярыгызны очратыгыз, чөнки мәхәббәт - картаюга каршы иң яхшы чара.
- Күбрәк хәрәкәтләнегез. Хәрәкәтләнгәндә үсү гормоннары барлыкка килә, ә 30 яшьтән соң аларның бүленеп чыгышы бермә-бер кими.
- Салкынча бүлмәдә йоклагыз. Температура 17-18 градус булган бүлмәдә йоклаган кеше әкренрәк картая.
- Ачуны эчтә сакламагыз. Негатив хис-кичерешләрегез булса, аларны ышанычлы кешегә сөйләгез. Берәр нәрсә белән килешмәсәгез, бәхәсләшеп алу да файдалы. Ачуларын тышка чыгара торган кешеләр, өстәвенә, азрак авырый да әле.
- Баш миенә дә күнегүләр үткәрү файдалы. Кроссворд-башваткычлар чишегез, күмәк уеннарда катнашыгыз. Баш миен эшләтеп, сез аңа картаерга ирек бирмисез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading