16+

Өйдә сөннәткә утыртучылар бармы?

Өйдә сөннәткә утыртучылар бармы?

Казанда өй шартларында сөннәткә утыртып буламы? Сөннәткә утырту ничә сум икән?

Ләйсән, Казан.


2010 елда Юдинода өй шартларында сөннәткә утыртканда, биш яшьлек бер малай җан биргән иде. Өйдә операция ясаганда, наркоз даруын артык күп дозада кадау аркасында, анафилактик шоктан үлү очраклары да булды. Шуннан соң,берничә ел элек, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы, республика мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, «Сөннәт» медицина технологиясе стандартларын төзеде. Әлеге документ нигезендә, бу операция бары тик медицина учреждениесендә һәм барлык анализлардан соң гына ясалырга тиеш. Дөрес, таныш-белешләр аша өйгә килеп сөннәткә утыртучы хирурглар бар. Бу район җирендә ешрак очрый. Өйдә сөннәткә утырту Балтач, Апас якларында киң таралган, диләр. «Ә менә медицина белеме булмаган сөннәтче бабайлар инде күптән юк», - ди «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Өйдә сөннәткә утыртуның уңай яклары: операция барышында баланы күреп торасың, аның белән сөйләшергә була, өйдәге мохиттә ул да үзен тынычрак тота, наркоз җиңелчә булгач, бала йокламый, ләкин авыртуны да тоймый диярлек, яра урынын гадәттә бәйләп тормыйлар, кан белән ябышыр дип куркасы юк, өйдә булгач, баланы киендереп тормыйча, ыштансыз гына йөртергә дә була. Ләкин, ничек кенә булмасын, өй шартларында ясалган теләсә нинди операция - куркыныч. Яра ачылып кан китү, башка катлаулыклар килеп чыгуы бар. Шуңа да хастаханәгә барсаң, ышанычлырак.

Сөннәт ясау буенча Республика клиник балалар хастаханәсе бик популяр. Уролог белән киңәшләшкәннән соң, табиб күрсәтмәләре нигезендә, берәр авыру-мазар табылса, балага бушлай планлы рәвештә дә операция ясыйлар. Ә инде үзең теләп сөннәткә утырту - түләүле. Монда бала өчен зыянсыз тулы наркоз кулланыла, наркозның төренә карап, бәя дә төрле. Әйтик, севоран ярдәмендә йоклатып ясатсаң, сөннәткә утырту 8-9 мең тирәсенә төшә, ә иң куркынычсыз ксенон наркозы ярдәмендә операция ясау 17500 сум тора. Боларга өстәп, 2500 сумга анализлар тапшырасы булачак. Бары ике яшьтән генә кабул итәләр. Операция 25 минут тирәсе дәвам итә. Гадәттә, баланы шул ук көнне өйгә чыгаралар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading