16+

Җәйге ялга яздан хәзерлән: зур чыгымнарсыз ял итү СЕРЛӘРЕ (БЕЛГЕЧЛӘР ФИКЕРЕ, ИНФОГРАФИКА)

Җәй таулар артында түгел, күз ачып йомганчы килә дә җитә. Ә җәй - яллар чоры. Берәр кая ял итәргә барып кайту турында уйлаучылар аның хәстәрен бүген үк күрә башласа да була.

Җәйге ялга яздан хәзерлән: зур чыгымнарсыз ял итү СЕРЛӘРЕ (БЕЛГЕЧЛӘР ФИКЕРЕ, ИНФОГРАФИКА)

Җәй таулар артында түгел, күз ачып йомганчы килә дә җитә. Ә җәй - яллар чоры. Берәр кая ял итәргә барып кайту турында уйлаучылар аның хәстәрен бүген үк күрә башласа да була.

Иң арзаны - Төркия

«Спутник» виза үзәгенең коммерция директоры Артем Латыйпов әйтүенчә, ялны алдан ук планлаштырып кую мәслихәт. Март ахырына кадәр җәйге турлар кышкы бәяләрдән сатыла. Алар якынча 20, хәтта 30 процентка арзанрак була.

- Туристлык агентлыклары кышкы сезонда ташламалы турларга махсус акцияләр дә үткәрә. Иренмичә, турфирмаларга шалтыратып, акция булу-булмавы турында кызыксыныгыз, - ди ул.
Кайберәүләр ялга бернинди юлламасыз гына чыгып китә. Ул үзен һәрчакта да аклыймы? Әлеге сорауны мин әңгәмәдәшемә бирми кала алмадым.

- Греция, Италия, Испания кебек иләргә юллама белән бару арзангарак та чыга. Ә инде үзебезнең Сочи, Кырымнарга машина, поезд белән бару отышлырак. Шунысын да истә тотыгыз, чит илгә барганда, туры рейслар кыйммәткәрәк чыга. Берәр илдә күчеп утыра торган маршрутларны сайлагыз. Кесә ягы такыррак булса, визасыз илләргә барырга киңәш итәм.

- Кайсы илләргә бару чагыштырмача арзанрак?
- Төркия һәм Болгария. Соңгы вакытта Греция дә арзанайды. Турларга берничә ай алдан заказ биреп кую да акчагызны янга калдырырга булыша. Җәйге сезонга алар җиде-сигез ай кала ук чыга. Испания, Греция, Болгария, Хорватия пляжлары быел да тулачак. Әлеге илләргә барырга теләүчеләр җәйне көтеп утырмаса да була. Җәйгә таба алар кыйм­мәтләнергә мөмкин. Кыскасы, алдан аягын киюче барыбер ота.
Артем Латыйпов сүзләренчә, яллар чорына юлламаларның бәясе 15-30 процентка артачак.

Официантлы кафеларга кермәгез


Элеккеге хезмәттәшебез Эльмира Кәримова сәяхәткә ялгызы гына йөрергә ярата. Әллә ничә илдә булып, аның бер тапкыр да туристлык фирмасыннан юллама алганы юк. Барасы илен алдан ук интернеттан өйрәнеп, маршрутын төзеп, билетларын алып куя да бисмилласын әйтеп тәвәккәлләп чыгып китә. Сәяхәтче буларак тәҗрибәсе күп. Аңардан да ялны ничек арзанрак итеп оештыру серләрен сораштым.

- Юллама алып бишәр йолдызлы отельләрнең комфортлы бүлмәләрендә яшәү, диңгез ярында яту, бәлки, отышлырактыр да. Ә экскурсияләрне яратучыларга, миңа калса, мөстәкыйль чыгып китү яхшырак. Google картадан хәзер бөтен кеше дә куллана белә, үзеңә кирәк урынны, аның турындагы мәгълүматны аннан тиз табасың. Гомумән, интернет - сәяхәтче өчен менә дигән иптәш инде ул, - ди илләр гизүче Эльмира.

Аның сүзләренчә, акчаны янга калдыру иң беренче итеп визаны үзең алудан башлана. Агентлыклар бу очракта курьер вазифасын гына башкара. Ә әлеге хезмәт өчен синнән акча да ала. Самолетка билет алуга килгәндә, бәйрәмнәрдә, каникул көннәрендә билетлар кыйммәтрәк була икән. Шулай ук билетларны ял көннәренә алмау да хәерле.

- Билет бәяләре самолетның ни дәрәҗәдә тулы булуына да бәйле. Анда буш урыннар күп булганда, бәясе арзанрак. Тулып бетә язганда, кыйммәтләнә. Самолетны ничәдер процентка тутырып бетергәч, аларга берничә урынның буш калуы куркыныч түгел, шуңа да бәяне күтәреп куялар. Теге яки бу җиргә барганда, туры рейс­ка караганда, берәр илдә күчеп утыру арзанракка чыга. Шуның өстенә ул сезгә берьюлы ике илне күрү мөмкинлеген дә бирә. Берничә көнгә ул илдә калып, аннары сәяхәтегезне дәвам итә аласыз. Әмма моны алдан - билет алганда ук планлаштырыгыз. Минем үземә Балкан илләре: Босния, Герцеговина, Албания, Черногория, Македония ошый. Анда әлегә Россия халкы бик күп йөрми. Анда виза да кирәкми, табигатьләре дә матур, карарлык урыннары да күп, диңгезгә дә чыгып була. Анда бару өчен мин башта Төркия аша Сербиягә очам, Мәскәү аша да очарга була. Сербиядән инде юлыңны автобуста дәвам итәсең. Самолет төшеп утырасы шәһәр зур булган саен, анда билет бәясе дә арзанрак. Кечкенә шәһәрләргә исә кыйммәтрәк чыга. Тагын бер киңәшем: кайбер лоукост-авиакомпанияләрдә самолет билеты чагыштырмача арзан санала, әмма аның тискәре яклары да бар. Билеты арзан, әгәр дә ашау аласың икән, үзең белән багажың булса, алар өчен акчаны өстәмә түлисең. Болар белән билет бәясе артып та куярга мөмкин. Билетларның кире кайтарып булмый торганнары шулай ук арзанракка чыга. Барасыңа тулы ышаныч булганда, нишләп әле шул билетны алмаска?! Шунысын да әйтергә кирәк: Испания визаны алты айга бирә, Италия - өч айга. Ә кайбер илләр син барасы көннәргә генә. Испаниядән кайткач, ярты ел эчендә Евросоюзга кергән тагын берәр илгә чыгып керә аласың, чөнки визаң ачык була, - дип киңәшләрен бирә әңгәмәдәшем. - Кунакханәләргә тукталганчы, хостел яки гестхауслар арендалау күпкә очсызга төшә. Әгәр дә сез анда йокларга гына кайтасыз икән, фитнес, бассейн, ресепшннар өчен акча түләү нәрсәгә? Гестхаус дигән яңа сүз - берәр йорт хуҗасының бер бүлмәсен арендага бирүе. Ул бүлмәләр туристлар өчен махсус җайлап эшләнелгән, бәдрәфе дә, ванна бүлмәсе дә бар.

Сәяхәткә чыгып китәр алдыннан booking.com сайтына кереп карагыз. Анда үзеңә кирәкле датага, үз кесәңә туры килгән бәядән кунакханәләр, йортлар, бүлмәләрне шактый табарга була. Алар турында шактый мәгълүмат та бирелә, үзәктән ничә чакрым ераклыкта урнашкан, янәшәдә нинди кафелар бар - барысы да күрсәтелгән. Бик җайлы сайт ул. Гестхаус бер кеше булганда яхшы, ә дүрт-биш кеше барган очракта инде фатир арендалау отышлырак. Туклану мәсьәләсенә килгәндә, официантлы кафеларга керергә кирәкми, чөнки сез аларның хезмәте өчен дә түлисез булып чыга. Пекарнялар, фаст-фуд булган җирдә туклану арзан, әлбәттә. Кайбер илләрдә, әйтик, Италиядә кафега кереп каһвә алганда, синнән, монда утырып эчәсезме, дип сорыйлар. Әйе дисәң, каһвәнең бәясен ике тапкырга күтәреп куялар. Үзең белән алып чыгып, берәр эскәмиягә утырып та эчеп була бит. Гестхауста ашарга пешерергә плитә дә була, продуктларны базардан алып кереп әзерли аласың, - дип сөйли Эльмира.

Шәһәр белән танышу барышында да акчаны янга калдыру җае бар икән, әйтик, музейларга кергәндә. Барлык эре музейларда аена бер тапкыр керү бушлай куелган. «Ял итәргә барыр алдыннан шул мәгълүмат белән танышыгыз», - дип киңәшләрен бирде илләр гизүче Эльмира.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading