16+

Йөгереп тә баеп була, яки йөгерү белән чабуның аермасы нәрсәдә?

Гади йөгерү һәм зур бизнес белән идарә итү арасында нинди уртаклык бар икәнен беләсезме?

Йөгереп тә баеп була, яки йөгерү белән чабуның аермасы нәрсәдә?

Гади йөгерү һәм зур бизнес белән идарә итү арасында нинди уртаклык бар икәнен беләсезме?

Яңа танышларым - ирле-хатынлы Михаил Носов белән Евгения Макарова белеп кенә калмый, шул уртаклык принцибы белән яши дә.

Чыктым да йөгердем түгел

Михаил - Казанда аудиторлык оешмасы директоры, өч тапкыр триатлон марафонын узган кеше. Евгения дә кайчандыр бер оешмада дәрәҗәле җитәкче булган. Бүген алар Россия, Польша, Казахстанның зур шәһәрләре кергән «I Love running» дөрес йөгерү мәктәбенең Казан филиалын җитәклиләр.

Гаҗәпләнеп, «Йөгерер өчен махсус белем алырга кирәкмени?» - дигәнемне сизми дә калдым.
- Әзерлексез чабу сәламәтлеккә куркыныч. Яңа гына йөгерә башлаган кешеләрнең 70 проценты инде беренче елны ук авырый башлый. Безнең организм чабарга түгел, ә йөрергә күнеккән. Йөгергәндә, кешенең тәне ике тапкыр авыррак тоела, шул бөтен авырлык табан астына төшә. Бу исә әзерлексез кешедә буыннар авыртуын барлыкка китерергә, ә иң куркыныч очракларда арка миенә, башка бәрергә мөмкин, - ди Евгения.

Йөгерүчеләр үзара ярышлар оештыра

Спорт белән шөгыльләнә башлаган беренче елларда Евгения үзе дә йөгерү өчен тренер кирәк дигән сүзгә көлеп карый торган булган.
- Бер дустым белән бәхәскә кердем. Ул миңа әзерлексез ярыммарафонны чабып чыга алсаң, теләсә нинди теләгеңне тормышка ашырам диде. Мин исә тәкәбберләнеп, үземә ышанып, теләкләремне тулы бер исемлеккә тезеп, «старт»ка бастым. Бары шунда гына үземнең ничек ялгышканымны аңладым. 13 чакрымнан соң хәлдән тайдым, ә марафонның озынлыгы 21,1 чакрым... Бу миңа зур сабак булды. Әзерлексез чапканга, аяклар өч көн буе сызлады, йөри алмадым, - ди ул.

Михаил спортка алданрак килә. Төз гәүдәле, озын буйлы ирнең авырлыгы биш ел элек йөз кило булган дип күз алдына китерүе дә кыен.

- Эштәге кәнәфи - өйдәге диван арасында йөреп, үзем шул диван хәтле булуымны сизми дә калганмын. Бер көнне үземне кулга алып, болай дәвам итсә, 40 яшемдә симереп беткән карт бабайга әйләнәчәкмен бит мин дидем дә спорт белән шөгыльләнә башладым. Йөгерү минем тормышымны, хәтта фикерләвемне үзгәртте. Беренче марафонымны узгач, шулкадәр сөендем! Бөтен нәрсәне булдырам, океан белән диңгез тубыктан булып тоелды. Соңыннан бу халәтнең «йөгерешче эйфориясе» дип аталганын белдем, - ди Михаил.

Спорт чире кагылган гаилә башкаларны да үзләре артыннан ияртү нияте белән йөгерү мәктәбен булдырырга уйлаган. Казанда да йөгерү мәктәбе ачыгыз дип, «I Love running» җитәкчеләренең үзәкләренә үткәннәр. Инде туйдырып бетергәч, үзләренә бу эшне тәкъдим итәләр.

- Элек иртән чапканда, Казан паркларында этләрен алып чык­кан кешеләрне генә күрә идем. Урамдагы бөтен этләрнең дә кушаматын белеп бетердем, - дип көлә Михаил. - Казан урамнары Европадагы кебек чабышчылар белән тулсын иде дип телим. Европада бу спорт төре белән шөгыльләнүчеләрнең үз культурасы бар, хәтта үзләренчә исәнләшә дә алар.

Бәхетле буласың киләме?

Михаил белән Евгения укучыларын махсус система буенча өйрәтә. Башта йөгергәндәге хаталарын видео аша өйрәнәләр, аннан шуларны төзәтү өстендә эшлиләр.
- Йөгергәндә иң беренче һәм мөһим таләп - аякны дөрес кую. Табан асты өч өлештән тора: үкчә белән аяк очында чабарга ярамый, ә уртасына басарга кирәк. Нәкъ менә уртадагы бераз эчкә баткан өлеше амортизатор кебек эшли. Бу җир белән табан асты бәрелүен бермә-бер киметә. Икенче таләп - чапканда кеше ял итәргә, ләззәт алырга тиеш. Көн дәвамында офиста утыручыларга, стрессларны еш кичерүчеләргә иң шәп «антидепрессант», - ди Михаил.

Йөгерүнең сәламәтлеккә әллә ничә төрле сихәте бар икән. Ул бөер, бавыр, кан әйләнешен яхшырта, иммунитетны ныгыта. Җиңел атлетика белән даими шөгыльләнүчеләрнең «икенче йөрәге» барлыкка килә.
- Чаба башлагач, мускулларга бик күп кан килә. Кан күбрәк кирәк булган саен, организм өстәмә капиллярлар булдыра. Вак кан тамырлары тән буенча гына түгел, органнар буенча да тарала. Бигрәк тә йөрәк тирәсендә күп була алар. Бу фәнни телдә «икенчел йөрәк» дип атала. Гади кешенең йөрәге бик еш кысыла, бу исә йөрәкнең тиз таушалуына китерә. Гел эшләп торган әйбер дә тиз ватыла бит. Спортчыларның йөрәге зур, сәламәт була, ул сирәк кысыла, - ди Михаил.

Йөгерү яшәртә дә икән әле: кислород, туклыклы матдәләр белән тәэмин ителгәнгә, тән сәламәт төсмер ала. Кеше бернинди диетасыз ябыга башлый.
- Организм - яшәү рәвешебезнең көзгесе. Без нинди тормыш алып барсак, ул шундый. Көн дәвамында компьютер, телевизор каршында утырабыз икән, организм артык килограммнар белән җавап кайтара. Чаба башлагач, организм аңа артык авырлык кирәк булмаганын аңлый һәм кеше ябыга, - ди боларны үзе кичергән Михаил.

спорт белән даими шөгыль­ләнгән кешенең организмы нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен дә үзе сайлый башлый. Минем герой белән дә шундый хәл булган. Кай­чандыр фаст-фуд яраткан ир бу ризыктан бөтенләй баш тарткан. Спиртлы эчемлекләр белән дә шул ук хәл.

Чабучыларның башкалардан яшерен сере дә бар икән: ярты сәгать йөгерү организмда «бәхет гормоны» - эндорфин барлыкка китерә. Кеше, үзе дә сизмәстән, елмая башлый.

Спорт кына димәссең...

Даими рәвештә йөгергән кешенең кан әйләнеше дә яхшыра. Күп кеше чапканнан соң эч авыртуыннан зарлана. Моны спортчылар дөрес тукланмау белән бәйли. Йөгерер алдыннан бер-ике сәгать ашарга ярамый. Спорт җитди авыруларны вакытында ачыкларга да ярдәм итә икән.

Евгения Мәскәүдәге ярыммарафонда

- Кемдер чаба башлагач, бу җирем авырта дип, моны физик активлыкта күрә. Чабу авыру барлыкка китерми - ул кешедә булган авыруны тизрәк ачыкларга ярдәм итә. Йөгерү бер танышымның аягындагы кистасын (су тулган шеш) вакытыннан алда ачык­ларга ярдәм итте, егет авыруын бернинди операциясез җиңеп чыкты. Спорт белән шөгыльләнә башлагач, үзеңнең организмыңны тоя башлыйсың, - ди таныш­ларым.

Алар йөгерүне хәйрия чарасына да әйләндергән. Казанда беренче хәйрия ярыммарафонын оештыралар. «Здоровое сердце детям» хәйрия фонды ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч туа бу идея. Иң беренче ярдәм иткән кешеләре 9 яшьлек Ярослав Сухарев була. Спортчылар 14 февраль көнне Гаилә үзәге янында марафон үткәрәләр. Кирәкле сумманы җыеп бетерә алмасалар да, аның турында чаң сугалар, шул рәвешле башкаларны да бу проб­лемага җәлеп итәләр. Соңыннан Айсылу Шәриповага да шул рәвеш­ле ярдәм күрсәтәләр.
Хәзер бу гаилә чаңгы шуарга өйрәнеп, чаңгычылар мәктәбе ачу уе белән янып йөри.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading