16+

Йөгәннәр – ныклы кулларда

«Татнефть» компаниясе ат спортын үстерә

Йөгәннәр – ныклы кулларда

«Татнефть» компаниясе ат спортын үстерә

Атлар татар халкы өчен аеруча якын, алар аны куандырган да, туендырган да. Сабан туен гына алыйк. Ат чабышлары башлана дигән игълан яңгырауга, бөтен тамаша онытыла, халык атлар янына ашкына. Аңлатып бетереп булмаслык үзгә тартылу бу. Шулай да республикада атларның саны шактый кимегән иде. Шөкер, әлеге юнәлештә соңгы елларда шактый нәтиҗәле эшләр башкарыла. Бик куанычлы хәбәрләрнең берсе - «Татнефть» акционерлык җәмгыяте 2016-2020 елларда республиканың көньяк-көнчыгышында ат спорты һәм ат үрчетүгә, үстерүгә бәйле программа кабул итте.

«Татнефть» өчен атлар моңарчы да чит түгел иде үзе. Нефтьчеләр инде егерме елдан артык ат спортына ярдәм итеп килә. 2016 елдан исә бу эшкә ныклап тотындылар. Бүгенге көндә Әлмәт, Кичүчат, Актүбә һәм Алабугадагы «Кентавр» ат спорты мәктәпләре - нефтьчеләр карамагында.

Әлмәткә барып ат спорты мәктәбен күреп кайту күптәнге хыял иде. Һәр нәрсәнең үз вакыты, миңа да атларны иярләгән егет-кызларны, баскан урыннарында биеп тора торган гайрәтле атларны күреп кайтырга насыйп булды. Ат спорты дигәндә, бик күпләребез иң элек ат чабышын күз алдына китерә. Әлмәттәге мәктәптә исә ат спортының Олимпия төрләре буенча шөгыльләнәләр: атта купшы итеп йөрү (выездка), киртәләр аша сикерү (конкур).


Атлар су да коена, кызына да
Әйе, нәкъ шулай. Кояш нурлары аз булганда, атларны махсус яктылык астында тоталар икән. Әлмәт ат мәктәбенең элмә тактасын укымасаң, монда атлар тора икән дип уйламассың да. Ул гөлләргә, алма бакчасына күмелеп утырган мәдәният йорты кебек. Атлар яши торган биналар бик мәһабәт, чиста. Җәйге чор булуга карамастан, мәктәптә шөгыльләнүчеләр бик күп. Аларның күпчелеге - кызлар.

- Спортның һәр төре сабырлык, максатчанлык сорый, ә инде ат спорты аеруча тырышларны ярата. Бу бик зур хезмәт. Әлеге сыйфат кызларда күбрәк шул. Егетләр йөри башлыйлар да бик тиз туялар, - ди Әлмәт муниципаль районының ат спорты буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рэшат Хисамиев. - Тагын шунысы да бар: атлар күркәм, гүзәл, нәзакәтле. Әлеге сыйфатлар хатын-кызларга хас. Бәлки шуңа күрә дә атлар белән уртак тел таба ала торганнардыр. Мәктәпкә 11 яшьтән алалар. Бүгенге көндә 180 бала йөри. Теләк белдерүчеләр күп булгач, кечкенәләр өчен понилар төркеме булдырдык. Бу беренче баскыч кебек тора.

- Ат спортында җиңүгә ирешү өчен иң мөһиме нәрсә?

- Ат һәм җайдак - бер-берсен бер ымнан, хәрәкәттән, күз карашыннан аңларга, бер-берсен тоярга тиеш. Аз гына ялгыш хәрәкәт ясасаң, ат бөтенләй туктап калырга мөмкин. Әлеге парларны туры китерү бик мөһим. Моңа тренерларның зур тырышлыгы, тәҗрибәсе нәтиҗәсендә ирешелә. Ат спортындагы тренерларга эшләү бик катлаулы, атларны да, җайдакларны да ярышларга әзерләргә кирәк. Бәлки шуңа да тренерларны табу авыррактыр. Инде акрынлап үзебезнең мәктәпне үткән укучыларыбыз үсеп килә.

«Татнефть»сез булмый
Әйткәнебезчә, Әлмәт районының ат спорты буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе «Татнефть» җәмгыятенең кайгыртучанлыгын, ярдәмен тоеп яши. Компаниянең генераль директоры Наил Мәганов биредә еш була, ярышларның күбесен үзе дә тамаша кылырга килүе бер, моннан тыш та, мөмкинлеге булуга, мәктәпкә килергә тырыша, диләр. Бу беркайчан да нәтиҗәсез калмый, әлбәттә. Мәсәлән, бер килүендә, атларга чиләк белән су ташыганны күреп, бер атка су эчерү өчен күпме вакыт киткәнен санаган. Ким дигәндә, биш минут кирәк икән, абзардагы атлар санын исәпкә алсак, бу эш көне буена сузыла. Наил Мәганов ярдәме белән, мәсьәләне тиз арада хәл итәләр: хәзер атлар суны автоматлаштырылган җайланмадан эчәләр. Бүгенге көндә мәктәптә ремонт эшләре бара, түбәләр алмаштырыла, тренировка ясау мәйданчыклары яңартыла. Монысы да «Татнефть» ярдәме белән башкарыла.

Ат спорты, гомумән, кыйммәтле спорт төре. Яхшы атлар үзләре затлы машина бәясендә йөри. Җайдакларның киемнәре дә бик кыйммәт. Ким дигәндә, 30 000 сум тора.

- Атларны ашату, яшәтү, әзерләү бер булса, ярышларга алып бару өчен дә зур чыгымнар кирәк. Аларны бары тик махсус машиналар белән генә йөртеп була. Бу очракта да «Татнефть» компаниясе ярдәменнән башка булдыра алмыйбыз. Үтенечебезне кире какмаска тырышалар, - ди директорның уку-укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Елена Мрясова.

Зур җиңүләр нәтиҗәсендә чыгымнар үзләрен аклый. Узган ел Әлмәт ат спорты мәктәбе халыкара ярышларда гына да биш алтын, бер көмеш медаль алган.

- Россия буенча үткәрелгән ярышларда без Татарстанның җыелма командасы исеменнән чыгышлар ясыйбыз, халыкара ярышларда - Россия командасы составында. Татарстанда ат спортының бу төре буенча безгә тиңнәр юк. Гомумән алганда да, бөтен спорт мәктәпләре нәтиҗәләре буенча да без - бишенче урында. Бу бик югары күрсәткеч, - ди Елена Мрясова.

Зур ярышларда җиңү, әлбәттә, кечкенәләреннән башлана. Балаларга үз-үзләрен сынау мөмкинлеге булсын, психологик яктан ныгысыннар, җиңү дәрте тойсыннар дип, «Татнефть» ярышларны даими үткәреп тора. Ярышларда катнашучы һәркемгә «Татнефть» компаниясеннән махсус бүләк тапшыру матур традиция булып тора.

Атлар арасында еш булган, тәрбияләгән кешеләр психологик яктан тотрыклы, салкын тиюләргә, шикәр авыруына бирешми, диләр. «Татнефть»нең генераль директоры Наил Мәганов үзенчәлекле проект та тәкъдим иткән. Компания карамагында республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан 13 балаларны сәламәтләндерү лагере бар. Быел аларның һәркайсында ике понига исәпләнелгән кечкенә ат абзарлары төзегәннәр. Корылма үзе конструктор кебек җыела, төзелештә балалар да катнаша ала. Балаларга нәни атлар белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бар. Бу, бер карасаң, хезмәт, табигатькә карата мәхәббәт тәрбиясе һәм шул ук вакытта без әле генә әйтеп киткән сәламәтлек тә.

Атларга мәхәббәт - гомерлек
Әйткәнебезчә, «Татнефть» компаниясенең атларга булган уңай мөнәсәбәте күптәннән килә. Аның элеккеге генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов һәм аның гаиләсе бүген дә мәктәпне үзенең кайгыртучанлыгыннан ташламый. Быел гына мәктәпкә ун ат, ике яхшы карета бүләк иткәннәр, бәйрәмнәр өчен ике пар кием тектерү чыгымнарын каплаганнар. Бирегә, көн саен диярлек, мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан балалар экскурсияләргә киләләр, шушында ук дәресләр дә үткәрәләр. Тәхаутдиновлар гаиләсе экскурсияләргә киткән бөтен чыгымнарны каплап бара.

Әлмәтнең ат спорты мәктәбендә үзеңне бер гаиләгә килеп кергәндәй хис итәсең. Үзара ниндидер җылы мөнәсәбәт. Әллә атлардан килә ул, әллә менә шундый кайгыртучылардан. Юкка гына, яхшылыктан яхшылык туа, димиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading