16+

Йолдыз булып кабынучы чып-чын энҗе бөртеге нинди булырга тиеш?

Энҗе Әхмәтҗанованы бер тапкыр күргән кеше оныта алмаячак. Аның нур чәчкән күзләре үзенә тартып тора.

Йолдыз булып кабынучы чып-чын энҗе бөртеге нинди булырга тиеш?

Энҗе Әхмәтҗанованы бер тапкыр күргән кеше оныта алмаячак. Аның нур чәчкән күзләре үзенә тартып тора.

Ирексездән кочакны ки-и-и-иң итеп ачып, сөясе килә үзен.
Энҗене беренче тапкыр 2013 елда «Бикафест» автор башкаручылар фестивалендә очраттым. Барлык катнашучылар арасында буйга да, яшькә дә иң кечкенә кыз тамашачының күңелен шунда ук яулап алды. Энҗе фестивальнең «Махсус бүләк» иясе булды.

Башкарган җырларының сүзләрен дә ул үзе яза. Көйләрен исә композитор Әлфия Һадиева иҗат итә. Җиде яшьтә балалар әле хәреф танырга гына өйрәнгәндә, Энҗе инде берсеннән-берсе матур шигырьләр язган. Ә җыр-моңга сәләте соңрак ачыла. Әнисе Илсия ханым әйтүенчә, алар кызларын беркайчан да җырлар дип уйламаган.

- Гаиләдә бөтенебез дә җырлагач, Энҗене дә кечкенә вакытта җырлатып карый идек. Ләкин бу шөгыльгә аның исе китмәде. Соңрак үзе теләп җыр­лый башлады. Укытучысы да, җырлатыгыз, сәләте бар, дип канатландырды, - ди әнисе.

Быел Энҗе музыка мәктәбендә соңгы елын укый, чыгарылыш имтиханнарына әзерләнә, фортепианоны үзләштерә.
Кайчандыр дәү бабасы оныкчыгын фортепианода уйнатырга хыялланган.

- Мин кечкенә вакытта дәү бабайның өендә зур фортепиано бар иде. Ул аны бик кадерләп, саклап тотты. Мине шунда утыртып уйнарга өйрәтә иде. Нинди дә булса көй килеп чыкмаса да, сокланып кул чапканы хәтердә әле. Хәзер бабам үзе юк инде, ләкин аны искә алып, мин уйнарга өйрәндем, - ди кыз.

Энҗе балалар бакчасына йөргәндә үзе бию түгәрәгенә язылып кайта. I сыйныфта укыганда, вокал түгәрәгенә, икенче сыйныфта музыка мәктәбенә йөри башлый.
- Аңа һәрвакыт ни белән дә булса шөгыльләнергә кирәк. Бөтен әйбер дә җиңел бирелә үзенә. Беркайчан да әйдә болай эшлибез, тегеләй эшлибез дип йөрткәнебез булмады. Алай йөрергә безнең вакыт та юк, - ди әнисе.

Күптән түгел яшь йолдыз беренче клибын да төшергән. Тиздән аны зәңгәр экраннарда күреп булачак.
- Мин әлегә булачак һөнәремне сайламадым. Ләкин шуны тәгаен әйтә алам - киләчәгем һичшиксез иҗат белән бәйле булачак. Шигырьләр язмыйча да, җырламыйча да булдыра алмыйм мин, - ди кыз.

Энҗе әтисе белән Хөзәйфә мәдрәсәсенә йөри. Шунда Корбан гаете бәйрәмендә үзе язган дини шигырен сөйләгәндә, аны Әлфинур Хисами («Күчтәнәч»тәге Дәү әни) күреп ала да ТНВ каналына кастингка чакыра. Әлфинур апасы хәер-фатихасы белән, Энҗе өчен яңа - телевидение дөньсы ачыла. Сәләтле кызга Нурания Җамали да «Сөюләрем сине хак минем» дигән татарча киносериалда Иркәгөл ролен башкарырга тәкъдим итә. Соңыннан «Хуҗа Нас­ретдин һәм башкалар» дигән Яңа ел тамашасында Венера Ганиеваның яшь чагы булып уйный, «Яшь ТНВ», «Кичке аш» тапшыруларына чакыру да көтмәгәндә килеп ирешә аңа.

Ләкин телевизордан үзен бик сирәк карый икән Энҗе. Эшнең нәтиҗәсенә караганда, сценарий өйрәнү, төшү, кешеләр белән аралашу процессы күбрәк ошый аңа.
Тамашачы да ярата кыз­ны: ул төшкән кыска метражлы «Бүләк» фильмын күреп, Америкадан үзенә матур курчак та җибәргәннәр.
Энҗенең тагын бер хыя­лы бар - аның татарча мульт­фильмнарны тавыш­ландырасы килә. «Маша һәм Аю» мультфильмында Маша ролен башкарырга тәкъдим дә килгән, әлегә мультфильмны татарчалаштырырга рөхсәт көтәләр.

- Ни генә теләсә дә, нәрсә генә эшләсә дә, Алла рәхмәте белән, Энҗенең бөтен теләкләре тормышка ашып бара, - дип соклана әнисе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading