Шулай да инспектор ниндидер сәбәпләр аркасында багажникны ачтыра икән, бу вакытта ике шаһит (понятой) булырга тиеш һәм процессны видеога төшерү мәҗбүри. Бу хакта язмача беркетмә тутырыла, аның бер экземпляры машина йөртүчегә бирелә. Инспектор шаһит итеп хезмәттәшләрен чакыра алмый.
Автомәктәптә укыганда, безгә укытучылар: «Инспектор белән бәхәскә керү файдасыз. Алар һәрчак хаклы», - дип өйрәттеләр. Бу фикер белән килешмәскә дә мөмкин анысы, шулай да юрист Татьяна Кулагина да: «Яшерер нәрсәгез юк икән, багажникны курыкмыйча ачып күрсәтегез, юлыгызны тизрәк дәвам итәрсез», - дип киңәш итә.
Кайчакта инспекторлар багажникны гына түгел, капотны да ачарга куша. Имеш, кузов һәм двигатель номерларын тикшерәләр. Моны эшләргә хаклары бар, тик менә номерны чистартуны таләп итәргә тиеш түгелләр. Машинаның техник торышын бары техник контроль инспекторлары постта махсус җайланма белән генә тикшерә ала.
Өрергә кушсалар
юл иминлеге хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә еш кына махсус «трубка»га өрергә кушалар. Медицина тикшерүе узарга җибәрергә дә мөмкиннәр. Кайсы очракта каршы килергә һәм кайчан ризалашырга мөмкин?
«Трубка»га өрдерүнең төп максаты - организмдагы алкоголь күләмен ачыклау. Медицина тикшерүе - киңрәк мәгънәне эченә ала торган төшенчә. Ул бары махсус медицина учреждениесендә генә үткәрелә. Монда кешенең аекмы, исерекме икәненнән тыш, наркотик матдәләр кулланмаганмы икәнен дә билгелиләр. Трубкага өрүдән тыш, сидек анализы да тапшырырга туры киләчәк.
Инспектор трубкага өрергә мәҗбүр итә алмый, ә менә медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен җәза шактый катгый - машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
- Кайбер очракта машина йөртүченең үз хокукларын белмәвеннән, игътибарсыз булуыннан файдаланып, инспекторлар «медицина тикшерүеннән баш тартам» дип язылган беркетмәгә кул куйдыртырга мөмкиннәр, шуңа да документны имзалаганчы, һәрберсен җентекләп уку сорала. Әгәр медицина тикшерүе узарга ризалашкан икәнсез, инспектор бу процедураның тәртипләрен аңлатырга тиеш. Бер литрга туры килгән алкоголь күрсәткече 0,16 милиграммнан артмаган очракта, кеше аек дип таныла. Аракы эчкәнең ачыкланса, 30 мең сум штраф өстенә, 18-24 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәчәкләр, - ди юрист.
Тагын бер еш очрый торган хәл - инспектор автомобиль йөртүчене үз машинасына чакыра. Моны эшләү мәҗбүри түгел. Бары эләктереп алу планы (план - перехват) вакытында гына инспектор машинасына күчеп утырырга кирәк.
Эләктерелмәгән каеш өчен штрафлар еш салалар. Машина йөртүче бик күпләр, мин каешны машинаны йөрткәндә генә эләктерәм, хәзер туктадым, шуңа ычкындырдым, дип аңлатып котылырга тырыша.
- Тик тәҗрибәле машина йөртүче ЮХИДИ хезмәткәре туктаткач та, каешны аның күз алдында гына ычкындырырга кирәклеген яхшы белә. Ничек кенә булмасын, инспектор каешны эләктермәгән дип гаепли икән, аның дәлиле булырга тиеш,- дип искәртә Татьяна Кулагина.
Юлларда имин йөрергә язсын.
Үзең белән нинди документлар йөртергә кирәк?
Автомобиль йөртүче һәрвакыт үзе белән машина йөртү таныклыгын, транспортның теркәлүе турындагы документны, ОСАГО иминият полисын йөртергә тиеш. Кайбер очракларда шофердан башка документлар, әйтик, паспорт сорарга да мөмкиннәр. Быелдан ОСАГО полисын электрон вариантта да алырга була. Юлга чыкканда, бу документны кәгазьгә чыгартып алырга кирәк. Таксида йөрүчеләргә пассажирлар, йөк ташуга махсус рөхсәт кәгазен онытмаска киңәш ителә.
Машинада нәрсә булырга тиеш?
Закон нигезендә, машинада медицина аптечкасы, янгын сүндерү җайланмасы һәм юл һәлакәте булганда куела торган махсус күрсәткеч-билге булырга тиеш. Бу өч кирәкле предметларсыз машинаны йөртү тыела, әлеге кагыйдәне бозган өчен 500 сум штраф каралган. Җәзасы әллә ни катгый булмаса да, юк кына нәрсәләрнең булмавы зур күңелсезлекләргә китерергә мөмкин икәнен дә истән чыгармаска кирәк. Юлда ни булмас. Машина йөртүченең бурычы - беренче чиратта үзенең, пассажирларының, машинасының куркынычсызлыгын кайгырту.
Комментарийлар