16+

Юлга чыктык без бергә

Үзең күрмәгән-белмәгән нәрсә турында укучыны ышандырырлык итеп язып булмаганын кулына каләм алып караган һәркем белә. Шуны истә тотыптыр инде, Татарстан Язучылар берлеге бер төркем әдипләрне изге Болгар җиренә сәяхәткә алып барды.

Юлга чыктык без бергә

Үзең күрмәгән-белмәгән нәрсә турында укучыны ышандырырлык итеп язып булмаганын кулына каләм алып караган һәркем белә. Шуны истә тотыптыр инде, Татарстан Язучылар берлеге бер төркем әдипләрне изге Болгар җиренә сәяхәткә алып барды.

Иртүк кузгалдык. Юл шактый озын (200 чакрым) булса да, сизелми дә калды. Кырыклап язучы барган автобуста ничек инде күңелсез булсын? Туган телебезнең киләчәге турында да, данлы үткәнебез хакында да сөйләшергә вакыт күп булды. Юлдашыбыз Госман Гомәр туган якларының тарихын әйбәт белә икән. Ул безгә Кашан, Шуран шәһәрләре, Чыпчык тавы, Алып чабатасын каккан урын дип, һәр калкулыкның тарихын сөйләп барды.



«Ташларын сыйпап тордым»
Болгарга юлыбыз Көек аша да узды. Ә ул Җәлилнең көрәштәше, дусты, танылган балалар язучысы Абдулла Алишны дөньяга биргән һәм шуның белән исемен данлаган сала. Көек кунаклар каршы алырга өйрәнгән инде ул - көз саен Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк ияләре шушы туфракка килеп, батыр әдип бюстына чәчәкләр сала. Августны Җәлил һәм җәлилчеләр ае, диләр. 1944 елның 25 августында антына һәм сөекле халкына тугры калган 11 татарның горур башын фашист гильотинасы өзгән. Шушы кайгылы көн якынлашканда, Алишның туган авылында булу каләм ияләрен дулкынландырмый калмады. Клуб янындагы бакчага куелган һәйкәлнең тирә-янында тере чәчәкләр үсүен күреп сөендек. Казаннан да кызыл канәферләр алып кайткан идек. Ләкин авылның үлеп баруын, мәктәбендә нибары 19 бала гына белем алуын күреп, бик борчылдык. (Кайберләре Буряково авылына, рус мәктәбенә йөреп укый икән). «Бу хәлне белсә, Алиш ни дияр иде икән?» диештек.

Иң өлкән юлдашчыбыз - март аенда 90 яшен тутырган Саимә апа Ибраһимованың Алиш туган җирләргә беренче тапкыр аяк басуы.

- Дулкынлануымны, тәэсирләремне сөйләп-аңлатып кына бетерерлек түгел. Гомерем буе республиканың балалар газетасында эшләдем. Җәлил, Алиш батырлыгы белән рухланып яшәдек. Балаларда да шушы хисне тәрбияләргә тырыштык. Бюстына чәчәкләр салгач та китә алмыйча, шактый вакыт ташын сыйпап тордым. Тик менә без эшләгән газеталарның бүгенге хәле эчемне пошыра. Балаларны кайгыртучыларның кимүе күңелне тырный. Алиш кебек фидакарьләр җитми, -диде озак еллар «Яшь ленинчы»ның җаваплы сәркатибе булып эшләгән язучы Саимә апа Ибраһимова.

Алишның авылдашы, шулай ук Көек егете язучы Әнәс Хәсәновның да дулкынлануы аңлашыла. Алиш белән бер туфрактан булуына горурланса да, авылының күзгә күренеп бетеп баруы борчый аксакалны. Шунда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов башына бер акыллы фикер килә: «Алиш ватаны Көек Казан - Болгар юлына урнашкан. Дөньяның бар почмагыннан туристлар Болгарга агыла. Көеккә кереп, Алиш истәлеге белән дә танышып чыксалар... Батырны тудырган бу авылны шул маршрутка кертүне сорап карарга кирәк. Килгән кунаклар Казанда - Җәлил, Көектә Алиш белән танышсалар... Бу - авылның да гомерен озынайтыр иде...»

Монда һәр таш тарих сөйли
Болгарга килгән саен ниндидер бер яңалык көтеп тора. Бу юлы да шулай булды. Яр буена урнашкан алты катлы Болгар цивилизациясе музее барыбыз өчен дә яңалык булгандыр. Метродагы шикелле, эскалатор белән «җиде кат җир асты»на төшеп киттек тә, Әбүгалисина мәгарәсендәге шикелле, кыска гына вакыт эчендә, бай мәгълүмат алып чыктык. Экскурсоводыбыз чал чәчле Җәмил Мөхәммәтшин һәр чүлмәк кыйпылчыгы, һәр таш турында тәфсилләп, яратып сөйләде. Аның үз халкының тарихы белән горурлануы йөзендә иде. Музейдан чыккач, яр буйлап, алга атладык. Бу юлны татар әдәбиятының ачык һавадагы музее дип атасаң да ярыйдыр. Анда Кол Галидән башлап, Сәеф Сараи, Котб, Кол Шәриф һәм башка бик күп шагыйрьләрнең исемнәре рус һәм гарәп имласында язылган ташлар куелган. Аларның берсеннән икенчесенә атлаганда, халкыбызның «каләм тоткан хур булмас» дигән тагын бер акыллы мәкале искә төшә.

Шундый ук ташлар Болгар ханнарына да куелган. Алар белән таныша-таныша яр өстенә, дөньяда иң зур Коръән саклана торган бинага күтәрелдек. Анда Коръән музее оештырырга уйлыйлар, экспонатлар җыела башлаган.

Болгарга кадәр килеп, Ак мәчетне күрми китсәң, гөнаһ булыр дип, аңа да кереп чыктык. Аны Гарәп Әмирлегенең башкаласы Абу Дабидагы Ак мәчеткә охшатып эшләнгән, диләр. Анысын да күрү бәхетенә ирешкәч, чагыштырып карадым. Чынлап та, охшаган: шундый ук ак гөмбәзләр, ак колонналар. Ак мәчет янәшәсендә тагын бер ак маутр бина калкып чыккан. Анысы Болгар ислам академиясе.



Рәбыйга күле
Шәһәр уртасында ук түгәрәк көзге шикелле җәйрәп ята ул. Юлдашыбыз, Болгар ягы егете Камил Сәгъдәтшин аның турында гыйбрәтле риваять тә сөйләп алды.

- Бер хан Рәбыйга исемле кызын күрше дәүләтнең ханына кияүгә бирмәкче булган. Ләкин кызның сөйгән егете бар икән. Иртәгә бай кияү белән туй дигән көнне Рәбыйга шул күл буенда елап утырган-утырган да бөтенләй юкка чыккан. Шуннан аны күргән кеше булмаган. Шуңа да күлне аның исеме белән атаганнар. Уртасында ялгыз каен үсә торган йөзмә утравы да булган. Бу - бик серле утрау, - дип хикәясен дәвам итте Камил Сәгъдәтшин. - Элек картлар аңа карап, ашлыкның уңу-уңмавын билгели торган булган. Әгәр дә утрау күлнең уртасында булса, ашлык мул була, кырыенда булса, уңмый икән. Бер ел эчендә ул йөзмә утрау күлне әйләнеп чыга торган булган. Ләкин бер баланың фаҗигале үлеменнән соң, әтисе утрауны яр кырыена сөйрәп чыгарган. Ошбу күлне мәхәббәт күле дип тә атыйлар. Анда тиңнәрен таба алмаган ялгызлар килеп, күлдән киңәш сорыйлар икән. Файдасы тия, ди. Болгарның Сабан туе да шушы матур урында уза.

Каләм ияләренең барысы да (алар арасында Равил Фәйзуллин, Марсель Галиев, Зиннур Мансуров кебек халык шагыйрьләре дә, төрле әдәби бүләк ияләре дә шактый иде) бу сәяхәттән бик канәгать калды. ТНВ каналының «Татарлар» тапшыруы журналистлары да көне буе безнең белән булды.



Язучыга да ял кирәк
- Минтимер Шәймиев белән очрашуларның берсендә мин язучыларны Болгарга сәяхәткә алып барырга теләвем турында әйттем. Ул шатланып риза булды, - диде Язучылар берлеге рәисе, танылган драматург Данил Салихов. - Алайса, Мисырга барып, тарихи һәйкәлләр карап йөриләр. Аннан безгә ни файда?! Безнең үзебезнең тарихыбыз да бик бай һәм бик тирән. Аны белсәк, зур халык икәнлегебезне, көчле дәүләт булып яшәгән кавемнән булуыбызны тагын да ныграк төшенербез, күңелдә горурлык хисе дә артыр. Ә язучы өчен иң мөһим сыйфатларның берсе ул - горурлык. Мин әле киләчәктә мондый сәяхәтне Биләргә дә оештырырга уйлап торам. Башкортстан язучылары белән Илеш райоынында ике республика әдипләре очрашуы да хыялымда яши. Тагын да илһамланыбрак эшләр, үз халкына тырышыбрак хезмәт итәр өчен, язучыга да ял кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading