16+

Закир Шаһбанның хатыны укудан туктый алмый

Җырчы Закир Шаһбанның хатыны Гөлүсә ханымга сокланып туярлык түгел.

Закир Шаһбанның хатыны укудан туктый алмый

Җырчы Закир Шаһбанның хатыны Гөлүсә ханымга сокланып туярлык түгел.

Тырыш, үҗәт, фикерен кистереп әйтә, сүзендә тора белә, туры, нык, көчле ихтыярлы ул. Көненә мең төрле эш белән шөгыльләнергә вакыт таба. Менә кабат укырга кергән. Бөтен яңалыкларын белергә теләп, аның белән җәһәт әңгәмә корып алдык.

- Икенче югары белем алырга уйладым. Беренчесе буенча журналист. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесенә дә укыдым, балалар бакчасында эшлим. Хәзер менә Казан федераль университетында логопед һөнәре үзләштерәм.

Күптән түгел «Кабатланмас безнең сөюләр» дигән шигырь китабым дөнья күрде. Исемен Закир белән бергә уйладык. Анда 160 шигырь керде. Арада Закир исеменнән язылганнары да бар. Тагын 300 шигырем дөньяга чыгарга чиратларын көтеп ята. «Вакыт юк» дигән сылтауны яратмыйм. Закирның «ООО ШАХБАН» дигән ширкәте бар. Андагы эшләр дә минем өстә. Вакыт бик тыгыз. Әмма кичләрен гаилә белән клуб­ларга, концерт-театрларга йөрергә дә җай табабыз, Аллага шөкер.

- Кайчаннан шигырь язасыз?

- Кечкенәдән яза идем, әмма Закир белән танышкач, бу сәләтем тагын да ачылып китте. Балалар өчен язылган әкиятләрем дә бар. Алар да берәр вакыт китап булып басылыр дип өметләнәм.

- Закир абый нинди эшләр белән мәшгуль?

- Минем сүзләргә язылган җырлар өстендә эшли, концертлар белән йөри. Өйдә булганда, кызыбызны мәктәптән каршы ала, озатып кала.

- Алисә ниләр белән сөендерә?

- Ул музыка мәктәбендә скрипка буенча белем ала. Узган ел «Балалы солянка» концертында да чыгыш ясаган иде. Үзенә бик ошый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading