16+

Бер җавабы һәм кыланмышы белән шаккатырган Алинә Бәширова тормышка башкача карый башлаган

Татар эстрадасы белән кысыксынучыларга Алинә Бәширова яхшы таныш. Заманында журналистларга биргән бер интервьюда: "Йокларга, шоколад ашарга һәм секс белән шөгыльләнергә яратам, - дип шаккатырган иде ул. Гадәттә, татар эстрадасынага тыйнаклык хас, мондый җавап көтелмәгән хәл булды һәм тәнкыйть утына тотылды.

Моның белән бәйледерме, юктырмы: соңгы арада Алина сәхнәдән югалды. Аның хәлен белешеп, элемтәгә чыктык.

- Бар да әйбәт. Башым белән декрет ялына чумдым. Əмирә кызыма хәзер 3 яшь. Һәр көн диярлек кечкенәләр өчен махсус үсеш мәктәпләренә йөрибез. Тиздән бию түгәрәгенә бирмәкчемен. Əмирәм белән горурланам: бик күп шигырьләр белә, миңа ияреп җырлый. 4 яшьтән чит телләр өйрәнә башларга иде. Ə көзен - балалар бакчасы...

- Димәк, тиздән декреттан чыгасыз инде?
- Юк, тагы бәби көтәбез. Көзен икенчегә әни булачакмын, Алла боерса. Иҗатка бөтенләй дә вакыт юк. Шуңа әлегә бернинди планнар да кормыйм.

- Бала караучыгыз юкмы?
- Юк, сез нәрсә?! Үзем тапкан баланы үзем тәрбиялим. Үз бурычымны ник башкаларга йөкләргә?! Няняга түгел, әти-әниемә дә калдырган юк. Иремә 2-3 сәгатькә калдырып китә алам, әмма бик сирәк очракта. Балам коерык кебек, миннән калмый да. Миңа калса, хатын-кыз беренче чиратта, хатын һәм әни булырга тиеш. Карьера, популяр җырчы булу - соңыннан, башта мөһимрәк статусларда уңышка ирешәсе иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading