16+

Үзе туңдырма, үзе сарымсак

Чехиянең бер кафесында гадәти булмаган туңдырма тәкъдим итәләр. Анда кергән кеше укроп, ысланган ит, сарымсак, сыра һәм тимьян тәме килгән туңдырмадан авыз итә ала. Болардан кала ашаганнан соң авызда дуңгыз ите һәм тозлаган кәбестә тәме кала торган туңдырма белән дә сыйланырга мөмкин. Кафе хезмәткәрләре ышандырганча, монда десерт яратучыларга барлыгы өч...

Чехиянең бер кафесында гадәти булмаган туңдырма тәкъдим итәләр. Анда кергән кеше укроп, ысланган ит, сарымсак, сыра һәм тимьян тәме килгән туңдырмадан авыз итә ала. Болардан кала ашаганнан соң авызда дуңгыз ите һәм тозлаган кәбестә тәме кала торган туңдырма белән дә сыйланырга мөмкин. Кафе хезмәткәрләре ышандырганча, монда десерт яратучыларга барлыгы өч йөз төрдәге туңдырма әзерләнә.
Туңдырма ашауга килгәндә, Вильнюста яшәүче Миндаугас Пуоджюс аны ашауда рекорд куйган. 21 яшьлек егет 350 граммлы туңдырманы 29 секунд эчендә ашап бетергән. Аңа кадәр рекордны 2006 елда Америка кешесе куйган. 342 граммлы десертны ашар өчен америкалыга бары 30 секунд кирәк булган.
Туңдырманы яратмаган кеше юк инде ул. Ә менә балаларның гына түгел, олыларның да туңдырмага битараф булмавының бөтен сере аның стрессны бетерергә ярдәм итүендә икәнен беләсезме икән? Галимнәр фикеренчә, сөт белән каймак составында нерв системасын тынычландыра, кәефне күтәрә һәм йокысызлыкка каршы көрәшә торган табигый транквилизатор, ягъни триптофан бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading