16+

Зәйдә авариягә очраган автобуска Оренбургтан Ижевскига кайтып килүче солдатлар да утырырга тиеш булган

Тумышлары белән Ижевскидан булган егетләр армия хезмәтен тәмамлап кайтып килүләре икән. Алар автовокзалга ун минутка соңарып килгәннәр, дип яза Ижевск мәгълүмат чаралары.

- Без Самарага килеп кергәндә, сәгать 18.20 иде, ә автобус 18.30да кузгалган. Шәһәр эчендә бөкеләр булганга, без өлгерми калдык. Өч иптәшебез поезд белән кайтырга булды, икесе үз юллары белән китте, ә без - дүртәү - Ижевскига кадәр такси ялладык. Төнлә трасса буйлап кайтып килгәндә, һәлакәт булган урында туктадык һәм шунда автобусның без утырасы 804 нче рейс икәнен аңлап алдык. Шәһәр эчендәге бөке безнең гомерне саклап калган икән. Юлдагы без күргән хәлне сөйләп-аңлатып булмый, - дип сөйләгән солдатның егетләрнең берсе Данил.
Ә менә җырчы, пародист Алсу Фаракшинаны исә соңга калуы түгел, киресенчә, юлга иртәрәк чыгуы коткарып калган дияргә була. Ул көнне Алсу Әлмәттә туй алып барган.
- Сәгать 23:47дә Әлмәтне чыктык һәм шул юл белән Чаллыга юл тоттык. Әлмәт белән Зәй арасы якынча 30-35 минут. Авария исә 00:30да булган. Безнең исәпләп чыгару буенча, шул юлны биш-ун минут иртәрәк үткән булып чыгабыз. Ходай саклаган! Гел юлда йөрибез, төнлә дә бик күп йөрелә. Аллага тапшырган инде, - дип сөйләде ул безгә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading