16+

Зәйнәб Фәрхетдиновага – 50: бүген «Зәйнәб» дигән җырчы булмаска да мөмкин иде (ФОТОЛАР, ФАКТЛАР)

Бүген Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова матур юбилеен - 50 яшен каршы ала. Аны чын күңелдән тәбриклибез!

Зәйнәб Фәрхетдиновага – 50: бүген «Зәйнәб» дигән җырчы булмаска да мөмкин иде (ФОТОЛАР, ФАКТЛАР)

Бүген Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова матур юбилеен - 50 яшен каршы ала. Аны чын күңелдән тәбриклибез!

Зәйнәб - татар дөньясының сәнгать күгендә үз йолдызын кабызган җырчы. Үзенчәлекле тавыш мелизматикасы белән ул күптән тамашачының күңелен яулап алган. Мондый уңыш казану өчен аңарда бөтенесе дә бергә килгән - талант та, чибәрлек тә, буй-сын да...



Җырчының гомер бәйрәме уңаеннан аның турында кызыклы фактлар тәкъдим итәбез.

Туган җире - Үзбәкстан, Ташкент өлкәсе, Красногорск

Зәйнәбкә әтисе башта "Сиринә" исемен куштырмакчы булган.

Паспорттагы фамилиясе - Билалова.

Һөнәре буенча - дирижер-хоровик.

Тәүге тапкыр зур сәхнәгә чыгуы - 1991 ел, "Татар җыры". Конкурс ул вакытта Боз сараенда узган.

Ике улы да (Булат, Фоат) җыр-моңга хәвәс.

Ире Зөфәр Зәйнәбнең телефонында "Папа" дип язылган.

Яраткан җырчысы - Elvin Grey.

Студент елларындагы кушаматы - Зоя.

Тәбигый чәч төсе - кара.

Яраткан киеме - пальто.

Аяк киеме үлчәме - 38.

Начар гадәте - кешегә тиз ышана.

Яраткан ризыгы - плов.

Яраткан эчемлеге - чиста су.

Яраткан китабы - төрле энциклопедияләр.

Хоббие - рәсем төшерү.

Җырчы Инстаграм, Вконтакте һәм Фейбук социаль челтәрләрендә теркәлгән.

Тормыш девизы: "Котылгысыз хәл була алый".


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading