16+

Казан күперләренә... ярты чиләк буяу кирәк

2013 елда узачак Универсиадага әзерлек кысаларында Казанның юл-урам челтәре камилләштерелә.

Казан күперләренә... ярты чиләк буяу кирәк

2013 елда узачак Универсиадага әзерлек кысаларында Казанның юл-урам челтәре камилләштерелә.

Ямашев проспектының Декабристлар һәм Әмирхан урамнары киселешләрендәге, шулай ук Көньяк трассаның Сахаров урамы киселешендәге күперләр инде сафка басты. Ленин дамбасында Казансу аша күпер, Чистай белән Әмирхан урамы киселешендә, Танк боҗрасында, Оренбург трактының Ферма шоссесы киселешендә, Эсперанто урамында, Җиңү проспектында юл-транспорт чишелешләре төзелешләре дәвам итә. Халыкара спорт уеннары оештыруга әзерлек барышында кытайлылар берничә ел эчендә метрополитенга йөздән артык (!) станция төзеп өлгерткәннәр. Шәһәр хакимиятендәге киңәшмәләренең берсендә башкала мэры Илсур Метшин бу хакта гаҗәпләнеп әйтеп үткән иде. Шушы атнадагы «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә исә ул Казанда юл-урам челтәрендәге төзү һәм төзекләндерү чараларының сүлпәнлеген кискен тәнкыйтьләде. Шәһәр башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Илгиз Латыйпов мәсьәләне: «Технологик таләпләрне саклау төзелеш вакытын тизләтергә мөмкинлек бирми», - дип аңлатты. Әйтик, Җиңү проспектындагы күпернең бер юнәлешен ачу 25 июньгә ниятләнелгән булса, ул 6 июльгә кадәр кичектерелде.
Әлегә башкарылган эшләр ярым-йорты кыяфәттә. Чистай урамына яңа асфальт түшәлде, ә юлның урамнар киселешләре актарылган килеш калды. Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге җир асты юл кичүен, яңгыр яуса, су баса. Ул май аенда төзәтелергә тиешле иде, ләкин килеп караучы да булмады. Тукай урамында галәмәт колачлы төзекләндерүләргә керешелмәде дә әле. Биредә яңгыр-кар сулары агу челтәре төзү бурычы да тора.
«Төзү-төзекләндерү эшләренең акрын баруы турында минем интернет адреска күп шикаятьләр керә. Халыкка гап-гади мәгълүмат җитми. Юл-транспорт чишелешләре төзелешләре янына кайсы эшнең кайчан тәмамланачагы турында плакат язып куелсын. Моның өчен ярты чиләк буяу кирәк инде югыйсә. Казанда 64 урам юлын төзекләндереп чыгасыбыз бар. Универсиадага 365 түгел, ә тагын да кимрәк көн калды», - дип кисәтте мэр Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading