16+

Кока-коланы эчәргә ярамый?

Иң популяр эчемлекләр булып саналган «Pepsi» һәм «Coca-Cola»да яман шеш авыруы барлыкка китерүче матдә табылган.

Кока-коланы эчәргә ярамый?

Иң популяр эчемлекләр булып саналган «Pepsi» һәм «Coca-Cola»да яман шеш авыруы барлыкка китерүче матдә табылган.

Теге яки бу продуктның ярлыгындагы язуларны игътибар белән укысак, төннәрен тыныч кына йоклый да алмас идек. Хәер, язудагы саннар һәм сүзләрне укыган очракта да, аларның нәрсә аңлатуларын белмибез. Әйтик, беренче карашка бер гөнаһсыз күренгән «карамель шикәре» дигән нәрсә дә безнең сәламәтлегебезгә куркыныч яный, имеш. АКШта шул уңайдан зур гауга чыккан. Җәмәгатьчелек пепси һәм коланың составын үзгәртүләрен сорый, ни өчен дигәндә, «шикәр төсе» («карамельный колер») дигән карамель буягычында 4-метилимидазол (4-MEI) атамасын алган матдә бар, ди. Америка галимнәренең күселәр белән уздырган тәҗрибәләреннән күренгәнчә, аны һәрдаим куллансаң, яман шеш авыруы барлыкка килергә мөмкин. Әмма эчемлекләр җитештерүчеләр ассоциациясе белән продуктларны һәм даруларны контрольдә тоту идарәсе моны артык күпертелгән гайбәт дип саный. Аларча, куркыныч дозаны алу өчен кешегә гомер буена көненә меңләп банка пепси эчәргә кирәк. Тик шулай да Америка җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән составында 29 микрограмм 4-MEI булган продуктларның яман шеш куркынычы янавын кисәтүче тамгасы булырга тиешлеге турындагы закон кабул ителгән. Бер литр колада исә ул 140 микрограммны тәшкил итә. Эчемлек җитештерүче компанияләргә дә йә «шикәр төсе» рецептын үзгәртергә, яки продукт ярлыгына «составында яман шеш барлыкка китерүче компонент бар» дип язарга кушылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading