16+

Төркиядә таш арысланнар тапканнар

Төркия үзәгендәге Йозгат провинциясендә арыслан сурәтләре ясалган гранит кантарлар табылган. Галимнәр ташларның 3400-3200 ел элек әзерләнгәнен һәм хетт мәдәниятенә каравын ачыклаганнар. Хетт патшалыгының чәчәк аткан чоры безнең эрага кадәр икенче меңьеллыкка туры килә. Кече Азия җирлегендә урнашкан ханлыкны күрше-тирә дәүләтләр басып алган, шулай итеп хетт мәдәнияте дә юкка чыккан.

Кызганыч, ташлар кеше кулы тимәгән хәлдә сакланмаган. Бер кисәк динамит ярдәмендә шартлатылган, икенче кантарны да ватарга тырышып караганнар. Археологлар аңлатуынча, җирле халык таш эченә хәзинә яшерелгән дип уйлаган, гранитны ватып, байлыкны табарга теләгән.
Белгечләр, табылдыкларны тикшереп, беренче нәтиҗәләрен ясарга өлгергәннәр дә инде. Чокып ясалган җанвар - элек шушы җирлектә яшәгән Азия арысланы. Кыргый табигать вәкилләренең әлеге токымы бүген юкка чыккан диярлек - 300ләп арыслан Һиндстандагы Гирс тыюлыгында гына сакланган. Ике кантар бер-берсеннән аерыла, димәк, аларны төрле кешеләр ясаган, дип фаразлый галимнәр.
Ташларның ни өчен әзерләнүе археологлар өчен табышмак булып кала бирә. Эш шунда ки, якын-тирәдә хетт авылы калдыклары табылмаган. Гранитларны башка урында әзерләп, бирегә күчергән булулары галимнәрдә шик тудыра, чөнки һәр ташның авырлыгы биш тоннага якын. Табышмакның чишелеше хетт халкы тоткан диндә булырга мөмкин, дип саный белгечләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading