16+

Уңыш сере – 1 минут!

«Дүшәмбедән физзарядка ясарга тотынам. Тренажер залына язылам, ашауны чиклим...» - һәрбер кеше үз алдына әледән-әле шундый максатлар куя. Максатларны куя тора, икенче дүшәмбегә күчерә тора. Шулай итеп атналар, айлар, еллар да узып китә, ә кеше әле һаман да иртәләрен физзарядка ясый башламаган. Японнар уйлап тапкан «кайзен» дип аталган методика нәкъ...

Шул ук физкультураны гына алыйк. Тәвәккәлләп тотындык ди без бу эшкә, һәр иртәне онытмыйча ясыйбыз ди аны. Әмма кеше 3 көннән туя һәм бу эшне ташлый. Ник болай килеп чыга дигәнгә дә аңлатма бар - йөкләмә зур, арыта, туйдыра, ул гадәткә кереп китмәгән әле. Ә японнарның 1 минут методикасы кешенең бер эш белән көн саен 1 минут кына, әмма билгеле бер вакытта шөгыльләнүен күздә тота. Бер минут вакыт ул бик аз, ялкаулык сезнең юлга бу вакыт эчендә генә аркылы ята алмый. Бер минутта да хәйран эшләр эшләргә була әле. Скакалкада сикерүме, иелү-бөгелү хәрәкәтләреме, күзләр өчен гимнастика ясаумы, чит телләр буенча күнекмәме - вакыт бер минут белән чикләнгән чакта авыр тоелмый, кеше, киресенчә, канәгатьләнү хисләре кичерә икән. Эчке елмаю белән эшләгән эшләрдән файда да күбрәк, алга китеш тә зуррак.
Япониядә туган «кайзен» «кай» (үзгәрешләр) һәм «дзен» (акыл) дигән сүзләрдән тора. Аны уйлап тапкан Масааки Имаи кайзенны чып-чын философия дип саный. Аны бизнес өлкәсендә дә, шәхси тормышта да рәхәтләнеп кулланырга була. Көнбатыш мәдәниятендәгеләргә япон методикасы нәтиҗәсез булып тоелырга да мөмкин, чөнки Көнбатышта зур тырышлык куймыйча гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булмый дигән фикер ныгып урнашкан. Әмма күп көч сарыф ителә торган масштаблы программалар кешене нык арытырга да мөмкиннәр. Ә «кайзен» методикасы бөтен кешегә дә бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading