16+

Яңа елны нәрсә киеп каршы алырга?

Кучкар. Кучкарлар, башка ялкынлы зодиаклар кебек, ачык төстәге киемнәрне ярата: кызыл, сары, кызгылт сары. Әмма Яңа ел кичәсендә аларны онытыгыз! 2021 елда популяр булачак тыныч характерлы вариантлар сайлагыз: янган кирпеч, пурпурлы-шәмәхә төс.

Яңа елны нәрсә киеп каршы алырга?

Кучкар. Кучкарлар, башка ялкынлы зодиаклар кебек, ачык төстәге киемнәрне ярата: кызыл, сары, кызгылт сары. Әмма Яңа ел кичәсендә аларны онытыгыз! 2021 елда популяр булачак тыныч характерлы вариантлар сайлагыз: янган кирпеч, пурпурлы-шәмәхә төс.

Үгезбозау. 2021 ел уңышлы узсын өчен көмеш төсендәге күлмәк, яисә ак джинс чалбар белән ялтыравыклы топ, яисә пудра төстәге комбинезон киергә мөмкин.

Игезәкләр. Уңайлык, гадилек, минимализм. Бу барысы да Игезәкләр стиле турында. Сезнең өчен иң яхшы образ – ак күлмәк һәм зәңгәр-су чалбарлы костюм яки озын, зур уемлы күлмәк.

Кысла. Кыслалар өчен табигый төсләр, материаллар кулай киләчәк. Яңа ел бәйрәменә ком, җир, яшел чирәм төсләрен сайларга тырышыгыз. Шулай ук  образны төрле аксессуарлар белән бизәргә онытмагыз!

Арыслан. Кыйммәтле бизәнгечләр сезнең өчен! Игътибарыгызны эре чылбырларга, балдакларга, беләзекләргә юнәлтегез. 2021 елда аксессуарлар аз булмый, шуңа берничәсен бер юлы да киергә мөмкин. Яңа ел кичәсендә Арысланнар җем-җем килергә тиеш!

Кыз. Гамьлекне һәм тәртипне яраткан Кызларга джинс чалбарны, свитерларны шкаф киштәсеннән алмаска киңәш итәбез. Яңа ел каршылау кичәсенә озын кара күлмәк киеп карагыз. Серле хатын-кыз образы барлык кунакларны таң калдырачак!

Үлчәү. Үлчәүләр тормышта баланска омтыла. Әйдәгез, Яңа ел кичәсендә кагыйдәләрне бозыйк! Бер җилкәсе ачык булган күлмәк, ассиметрик юбка, ачык төсле аяк кием һәм үзенчәлекле аксессуарлар. Бәйрәм хисен сизәсезме?

Чаян. Чаяннар ачык төсле һәм экстравагант киемнәрне үз итә. Әмма 2021 елда фурнитурага һәм детальләргә игътибар итегез. Мәсәлән, тирән декольтеле, челтәрле, үтәкүренмәле куелышлар белән күлмәк. Киң чалбарлы комбинезон да Чаяннарга килешә.

Укчы. Көмеш яисә аксыл көрән күлмәкләргә игътибар итегез. Шундый назлы образны классик блейзер һәм аксессуарлар белән бизәп җибәрергә мөмкин. Яңа ел бәйрәменә сатин, люрекс, атлас материалларын сайларга була.

Кәҗәмөгез. Кәҗәмөгезләр Үгез елында үзләрен теләсә-кайсы образда ышанычлы һәм рәхәт итеп хис итәчәк. Иң мөһиме – прическа, яхшы маникюр һәм макияж ясарга онытмагыз!

Сукояр. Шаян, уңай характерлы Сукоярлар ямансу киенергә яратмый. Кабарып торган җиңле күлмәк яисә итәк кисәләр, барысын да таң калдырачаклар.

Балык. Сезгә трендта булган, билне күрсәткән алтын, көмеш төстәге киемнәр килешәчәк. Җиңел макияж, иң мөһиме, кызыл иннек һәм сез – йолдыз!

PS. Яңа ел кичәсенә нәрсә киергә җыенасыз? Мин пижама киям! Нәрсә уңайлы – шуны. Күңелгә ошаганны. Беркайчан мода кумадым, ул бит гел үзгәрә. Шуңа үзең булып калырга кирәк дип уйлыйм.

Айназ Габидуллина,
блоггер.

Фото: http://pixabay.com

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading