Шәһри Казан

5 елдан Зөягә сандугач тыңларга килегез!

Элекке чорларда Зөягә Казан халкы сандугачлар җырын тыңларга бара торган булган.

Реклама

Зөя утрау-шәһәрчеге музее белгечләре моңлы кошларны утраучыкка кабат кайтарырга ниятли. Музей директоры Артем Силкин сүзләренчә, Зөягә халыкның былбылларны тыңларга махсус баруы риваять түгел, тарихи факт.

- Музеебыз тупланма­сында XIX гасыр башыннан алып XX йөз уртасына кадәрге чорда Идел буйлап юл күрсәткечләренең борынгы үрнәкләре бар. Аларның күбесендә Зөя утраучыгында сандугачлар күпләп яши торган ике урын булуы мәгълүм. Зөядә былбылларны юк дип булмый, алар бар, әмма без ул кошларны анда күбрәк җәлеп итәргә уйлыйбыз, - дип сөйләде безгә Артем Силкин.

Моның өчен музей хез­мәткәрләре Казан университетының умырткалы хайваннар зоологиясе кафедрасы орнитологлары белән элемтәгә кергән.
- Алар безгә сандугач­ларның нәрсә белән туклануын, нинди куакларга өстенлек бирүләрен әйтте. Язга сандугачлар ярата торган шомырт, балан, карга миләше кебек куаклар утыртырга җыенабыз. Аграр университетның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты галимнәре белән куакларны ничек утыртырга кирәклеге турында киңәшләштек. Кошларны кире кайтаруыбызның максаты - утрауны яшелләндерү, аны экологик яктан саклау һәм эстетик яктан баету, - ди музей директоры.

Аның сүзләренә караганда, сандугачның варакушка дигән төре дә бар. Ул да сандугач кебек сайрый, әмма аңардан аз гына калыша икән.
Ә без исә Зөягә сандугач тыңларга бер биш елдан соң бара алачакбыз.

Илгизәр Рәхимов, орнитолог, биология фәннәре докторы:
- Сандугачлар чикләвек куагын бик ярата, зелпе, сөялле кабарны (бересклет бородавчатый) үз итә. Сандугачларга тәбәнәк куаклар кирәк. Былбыл кошлары тынычлыкны да ярата. Эт, мәчеләр булган урынга ияләшмиләр, чөнки алар куакта сайраса да, җиргә оялыйлар. Минемчә, ясалма куаклыкка алар ияләшә алмас. Гадәттә, сандугачларны иске парк, зиратларда күп күрергә була.

Фото: pticyrus.info

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: