Шәһри Казан

8 август - Халыкара мәчеләр көне уңаеннан уйланулар

Яңа өйгә күчкәннән соң беренче булып мәче кертү йоласы бар. Кемдер моны: “Дөрес түгел, бу – мәҗүсилек”, – ди. Кемдер исә әби-бабайлардан калган гадәт, чуртым булсынмы аңардан дип, беренче булып нигезгә песине җибәрә.

Көлсәң-көл, еласаң-ела, дигәндәй, хәтта яңа өйгә күчкәндә беренче булып мәче кертергә теләгән, әмма гаиләләрендә бу җан ияләре булмаучыларга песиләрне прокатка бирә торган оешмалар да бар икән Россиядә!

Бу йола дисәң хәтере калыр, кыскасы, гадәтнең тамырлары борынгы славяннарга барып тоташа икән. Алар фикеренчә, яңа өйдә төрле ияләр яшәгән. Мәче исә өйгә беренче кереп, алар белән “дуслашып”, өй хуҗаларын алардан яклар өчен шулай эшләгәннәр икән.

Моңа бәйле тагын бер ышану бар. Йорт ияләрен бер өйдән икенчесенә күчкәндә ияртеп алып китәргә дигәнне ишеткәнегез бармы сезнең? Өйдәге тынычлык, муллык, иминлек йорт иясенә бәйле, диләр бит. Шуңа да аларны майлап-җайлап кына торасы, ди. Мәчеләрнең исә ияләр белән аралашу сәләте бар дип ышанган борынгылар. Ягъни “дипломат” булганнар.

Моңа ышануы авыр да шикелле. Әмма өйдә ул-бу буласын мәчеләрнең алдан сизүенә үземнең дә берничә кабат инанганым булды. Аннан, алар бик иркә, назлы җан ияләре дә бит әле. Аяк астында “мырр-р-р-р” килеп сырпаланулары гына да ни тора?! Телисеңме-теләмисеңме, иелеп бер муен тирәләрен, сыртыннан сыйпап аласың. Ит кисәге бирмичә, яныңнан китәр димә инде син аны! Бу песиләрнең хәйләкәр икәнлекләренә тагын бер дәлил. Шулай булгач, теге безгә күренми йөри торган ияләргә дә, без – кешеләргә дә яраклаша беләдер дә инде алар.

Реклама

Мәчеләр дәвалау сәләтенә дә ия, диләр. Имештер песи кешенең авыруы булган органы янына килеп ятып, авыруны үзенә ала.

Ә өйдә кечкенә песи баласы барлыкка килсә, балалар ничек сөенә?! Көне буе шул йомшак “йомгак” тирәсендә бөтереләләр. Үзләре чыр-чу килеп шатлана! Моның кадәр бәхет, позитив, яхшы энергия бүләк иткән җан ияләрен ничек яратмаска инде? Яратмый кара! Алар бит хуҗам дип тормый, үч тә ала белә.

“Кыямәт мәчесе” дигән әйбер шундый мәчеләрдән чыккандыр, күрәсең.

Ни генә булмасын, бүген - 8 августта аларның дөньякүләм бәйрәме. Бәйрәм белән, Мурзик, Пушок һәм Актәпи!..

Лилия ЛОКМАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: