Шәһри Казан

Агина Алтынбаева: Елена Малышева миңа ышаныч белдерде, мин үзгәрәчәкмен

Тавыш-гаугадан башы чыкмаган Чаллыда яшәүче хатын "Жить здорово" тапшыруында булганнан соң, шаккатмалы белдерү ясый.

Танылган телевидение алып баручысы Елена Малышева Яр Чаллы кызы Агина Алтынбаеваны гаугалы видеороликка булган карашын яңача карарга күндерә алды, Билгеле булганча, хатынның кечкенә улы руль артында берүзе 130 км/сәг тизлек белән трасса буйлап куып барган. Шуның белән бәйле рәвештә, шау-шу купкан иде.

Реклама

Күп балалы ана "Беренче канал"да "Жить здорово" телетапшыруында катнашкан, шуннан соң мондый роликларны төшермәскә сүз биргән.

Бу хакта ул үзенең "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә язган. "Мин бүген бөтен ил каршында төзәләчәкмен һәм башка мондый видеороликларны кабатламаячакмын, дип белдердем. Елена Васильевна Малышева мине бик каты әрләде һәм башка беркем дә булдыра алмаган эшне эшләде - дөрес юлда булмавымны исбатлады. Бу юлы мин Малышеваны гына тыңлыйм. Сүз уңаеннан, бурычка акча сорамагыз, минем улым бүген миннән күбрәк чыгыш ясады, бөтен эшләгән гонорарны аңа бирәм. Малышева аңа, әниеңне юл йөрү кагыйдәләренә өйрәт, диде.  Шулай ук алып баручы безгә өч яңа балалар автокреслосын җибәрергә вәгъдә итте, адресыбызны язып калды", - дип белдергән Агина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: