Шәһри Казан

Акча турында – зурларча сөйләшик әле

Доллар 80гә якынлашканда, еврога да 95 тулып килгәндә, әйдәгез, акча турында зурларча бер сөйләшеп алабыз. Икътисад – дөнья эволюциясен өскә этәрүче бердәнбер фән. Әгәр бу фәнне “5”кә беләсең икән, әйбәт яшисең, “3кә көчкә” булган очракта, иртәгә ни буласын да чамалый алмыйсың

Бүген Россия рубле, Төркия лирасы һәм Бразилия реалыннан кала, дөньядагы иң тиз очсызланучы валюта. Сәбәбе – чи нефть һәм сыек газдан башка, чит ил акчасы җәлеп итәрлек юньле-рәтле әйбер сата алмавыбызда. Нефть үзе – кыйммәте көннән-көн төшүче бер чимал булса, газны бердәнбер юнәлештә Аурупага куар өчен бүген бик күп киртәләрне үтәргә кирәк. Торбаларны кысалар, санкцияләр салалар... Кыскасы, нефтьне һәм газны безгә кирәк бәягә сатып булмый һәм якын арада булмаячак.

Кредитлар.
Милләттәшебез Эльвира Сәхибзадә кызы Нәбиуллина җитәкләгән Үзәк банк, пандемиядән килгән зыянны йомшарту өчен, ачкыч ставканы 4,25%ка кадәр төшереп бетерде. Имеш бу, банкларга арзанлы кредит таратыра, бизнеска үсәргә, канат ныгытырга мөмкинлек бирәчәк. Күп кенә банклар исә бу гаделлек адымын “аңламадылар” һәм 4,25%ка дәүләттән сатып алган кредитларны кулланучыларга 17%тан сатуын дәвам иттеләр.

Сылтавы бик гади, имеш, теге 4,25% өстенә 7% (күршең кредитын түләмәгән очракта, син түләячәк) рисклар һәм өстәмә 5% банк кереме салына. Шулай булгач, бу шартларда бердәнбер файда күргән сектор – банк секторы булып чыга түгелме: алар акчаны дәүләттән әҗәткә тагын да арзангракка ала да, дүрт тапкырга арттырып, әҗәткә безгә чыгарып бирә. Без исә ул әҗәт белән яңа иномарка, ипотекага фатир, хатынга – тун, малайга – велосипед алып куябыз. Нәтиҗәдә, малайда велосипед, бездә ипотека бар, ә дәүләттә валюта юк... Валютага кытлык исә тагын валютаның бәясен арттыра.

Реклама

Инвесторлар.
Ачкыч ставка белән бергә дәүләт икътисадында керемлелек күрсәткече төшүне сәбәп итеп, чит ил инвесторлары Россия икътисадына (нефть-газ секторы, технологияләр, машина төзелеше индустриясенә) акча кертүдән баш тарта башлады, нәтиҗәдә, монда да, бюджетка килүче валюта күләме кискен азаеп, янә бер кытлык хасил булды. Чит ил инвесторларын да аңларга була. Алар – укыган кешеләр һәм иртәгә ни буласын фаразлый алмаган очракта, алар бизнестан чыгарга күнеккән.

Инвесторлар Россия икътисадыннан китә, доллар һәм евро әкренләп үсә, кешеләрнең банкалардагы кертем ставкалары төшә... Барлыкка килгән бушлыкны тутырыр өчен бердәнбер юл – өстәмә акчалар бастырып әйләнешкә чыгару ысулы калып бара. Ләкин бу бит өстәмә инфляцияга, ә инфляция – янә кибетләрдәге бәяләрнең артуына китерәчәк. Һәрхәлдә, доллар һәм евро сикерешләре дә кибет бәяләренә үзгәреш керми калмас...

Көзләр кызгач, карарбыз.
Шулай да, бүген икътисадка иң зур зыян салырга мөмкин реаль афәт – коронавирус эпидемиясе. Әгәр дә бу вирус кискен һәм киң таралу ала икән, икътисад күтәрә алмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Шуңа күрә, үзегезне, туганнарыгызны, якыннарыгызны саклагыз.

Сезнең Әмир Исламов.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: