Шәһри Казан

Алдагы кыш үткәненнән өч градуска салкынрак булачак?

Институтның метеостанция программалары мөдире Олег ШАЙТАНОВ:

- Җир шарында климатның җылынуы дәвам итә. Мондый хәлне бик күпләр кеше эшчәнлегенең табигатькә нык йогынты ясавыннан күрәләр. Төньяк полюстан башлап көньяк полюска кадәр шундый ук хәл. Әмма табигать җылынуның төгәл сәбәпләрен ачыклау җиңел түгел. Җир шарының бик аз өлешенә генә метеостанцияләр хезмәт күрсәтә. Шунлыктан шактый төбәкләрдә һава торышының ничек формалашуы хакында бернинди мәгълүмат юк.

Реклама

Хәзер галимнәребез һава торышы турындагы мәгълүматларны фотосурәт рәвешендә космостан алалар. Автомат станцияләр мәгълүматларыннан чыгып, төрле илләрдә каталоглар эшләнә. Ләкин алар чынбарлыктан шактый ерак тора. Билгеле, вакыт үткән саен, һава торышында да елдан-ел үзгәрешләр барлыкка килә. Шулай да аларны чамадан тыш үзгәрешләр дип әйтеп булмый. Һава торышында соңгы унике елдагы үзгәрешләрне институтта теркәп бардык. Аларга төрле отчетлардан, диссертацияләрдән дә материаллар алып өстәдек. Һава торышы бер үк диярлек дигән чорлар да булды. Әйтик, корылык биш елдан 13 елга кадәр сузылды. Әмма корылык чоры ни өчен озын яисә кыска булуын аңлатып булмый.

Татарстан шартларында иң җылы кыш өченче ел булды. Ә узган кыш 1,5 градус чамасы салкынрак иде. Алдагы кыш исә тагын үткәненнән өч градус салкынрак булыр дип исәпләп торабыз. Институт галимнәре һава торышындагы үзгәрешләр буенча күп кенә материалларны анализлыйлар, шулардан чыгып, үзләренең фаразларын эшлиләр. Ләкин шунысын да әйтергә кирәк, башка төбәкләр тәҗрибәсе безнең респуб­ликага бик үк туры килеп бетми.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: