Шәһри Казан

Алтын күргәч, симезләр дә ябыга

Дубай хакимияте артык авырлыкларыннан котыл­ган симез кешеләргә 17 килограммга якын алтын өләш­кән.

Артык авырлык белән көрәш программасының асылы симез кешеләрне алтын бирү белән стимуллаштырып ябыктырудан гыйбарәт булган икән. Артык авырлыкның ташланган бер килограммына хакимият бердән өч граммга кадәр алтын белән түләргә тиеш булган. Бәйге халык арасында зур ажиотаж тудырган. Бу хакта ишеткән ханым вә туташлар, теләсәләр-теләмә­сәләр дә, ашаудан калганнар, билгеле. Бәйгедә 10 меңгә якын кеше катнашкан. Кызганыч, финалга шуларның бары тик 3 меңнән артыгы гына барып җитә алган. Ябыгу процессы башкаларга караганда тизрәк һәм нәтиҗәлерәк барганнарга алтын коелмалары кисәкләре бүләк ителгән. Арада билгеле бер вакыт аралыгында 20шәр килограммга ябыккан 5 кеше дә бар.
The National җирле басмасы мәгълүматларына караганда, хакимият инде кешеләргә 17 килограммга якын алтын тараткан. Бу бәйгене ел саен үткәрергә дигән карарга да килгәннәр әле алар. Киләсе елда приз­лар тагын да саллырак буласы ди. «Сәламәтлек өчен мөһимлеген белеп торсалар да, беркемнең дә бушка гына ябыгасы килми. Кешеләрне сәламәтлекләре турында кайгыртырга өйрә­түнең бер чарасы итеп, алтын өләшүне карадык. Кешеләрнең күпчелеге беренче чиратта артык авырлыкларыннан котылу турында түгел, күбрәк алтын алып калу турында уйлагандыр инде. Ничек кенә булмасын, бу - халык өчен файдалы проект», - диләр оештыручылар.
Нәтиҗәләрне начар дип әйтеп булмый. Марафон барышында бик күпләр 10 килограммга кадәр артык авырлыкларыннан арынсалар, 29 кеше - 15әр, 5 кеше - 20шәр, ә бер кеше исә 26 килограммга ябыккан.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: