Шәһри Казан

«Алтынчәч»нең үзен күрдем

16 нчы авиамоторлар төзү заводының «Яшьләр» баракларында бер бүлмәдә 30-40ар кеше яши идек. Завод Воронеждан күчерелгән. Воронежлылар - җырга-моңга бик һәвәс, шат күңелле халык. Яше 17дән 50гә кадәрге кешеләргә мин фронт маҗараларын сөйлим. Алар минем белән контролер булып эшләүче Борис Любвинга шулкадәр ошадылар ки, ул шуннан соң үзе теләп фронтка...

Реклама

16 нчы авиамоторлар төзү заводының «Яшьләр» баракларында бер бүлмәдә 30-40ар кеше яши идек. Завод Воронеждан күчерелгән. Воронежлылар - җырга-моңга бик һәвәс, шат күңелле халык.
Яше 17дән 50гә кадәрге кешеләргә мин фронт маҗараларын сөйлим. Алар минем белән контролер булып эшләүче Борис Любвинга шулкадәр ошадылар ки, ул шуннан соң үзе теләп фронтка да китте.
Бервакыт бүлмәдәшем - Магадан колонияләреннән кайткан Михаил Климов: «Иптәшләр! Казанда татар телендә бик яхшы опера күрсәтәләр икән. Ләкин билетлар алдан ук сатылып беткән. Теләгән кеше кулдан йөз сумга ала икән», - ди. Бу 1943 елның көзе иде.
Театр янында афишалардан «Алтынчәч» операсы баруын белдек. Афишада Нәҗип Җиһанов исеме генә, ә либреттоның авторы күрсәтелмәгән, Муса Җәлил турында бер сүз дә юк. Мин администратордан: «Гафу итегез, зинһар, мин авыл кешесе. Бу пьесадан башка бүтән «Алтынчәч» юкмы?» - дим. Ул, гаҗәпләнеп: «Кайдан килсен икенче Алтынчәч?» - дип җавап бирде.
- Либреттосын Муса Җәлил язганы булырга тиеш!
Абый кеше, бармагын авызына куеп, шыпырт кына:
- Шул бер нәрсә инде ул, энекәш. Дөрес, либреттосын Муса Җәлил язган. Ләкин ул бүгенгесе көндә предатель. Операның темасы бүген дә бик актуаль, халыкның юлбасарларча бердәм каршы торуы һәм җиңүе күренә. Бүгенге Ватан сугышын хәтерләтә... - диде.
Колагымда һаман «предатель» дигән шомлы сүзләр яңгырый. Муса турында башка сүзләр ишетмәячәк идем. 1943 елдан бирле җәфалаган шомлы табышмак 13 елдан соң гына, Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелгәч кенә чишелде.
Ә Алтынчәч ролен башкаручы Галия Кайбицкаяның моңлы һәм көчле тавышы күңелгә мәңгегә кереп калды. Мин, көне буе ач торып, үземнең 700 граммлы паегымны 100 сумга сатып, операны карау бәхетенә ирештем.
Бер дә көтмәгән-уйламаган вакыйгалар да булып куя. Миңа Алтынчәчнең «үзе белән» очрашырга туры килде. Мин эшләгән 16 нчы заводта военпред булып майор Габдрахман Галиев эшли иде. Эшем буенча безгә аның белән шактый еш очрашырга туры килә, мин аның фатирында да булгаладым. «Танышырга теләсәң, иртәгә безгә кил. Галия Кайбицкая килә», - ди бу миңа беркөн.
Габдрахман абый Казанда күренекле «активист» булып, татар артистларын фронтка Татарстан сугышчылары янына озаткалый икән. Шунда труппада Галия Кайбицкая да була. Мәҗлестә мин бик җәелеп 1943 елның көзендә ертык шинельләр киеп, опера театры янында көне буе ач торып, 700 граммлы паегымны 100 сумга сатып, опера тыңлавымны сөйләгәч, Галия ханым сикереп торып мине кочаклап: «Рәхмәт, энекәш, Сез минем иң якын кешем - Муса Җәлил турында сөйләдегез», - дип мактады. Әйтергә кирәк, ул чакта кулдан 100 сумга билет сатып алу да җиңел эш булмады. Керергә теләүче халык күп, ә билетлар юк иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: