Шәһри Казан

Антистереотип

Безнең белән президент та, ваграк түрәләр дә, хәтта хатын (ир) галиҗәнаплары да түгел, ә гади генә стереотиплар идарә итә. Без тирә-якка күз салабыз да чынбарлыкны түгел, үзебез күрергә теләгән нәрсәләрне дә түгел, ә стереотипларны күрәбез, шуларны ишетәбез... Иң күп таралган стереотип - сары чәчле кызлар сантыйрак була. Бу, әлбәттә, дөрес...

Безнең белән президент та, ваграк түрәләр дә, хәтта хатын (ир) галиҗәнаплары да түгел, ә гади генә стереотиплар идарә итә. Без тирә-якка күз салабыз да чынбарлыкны түгел, үзебез күрергә теләгән нәрсәләрне дә түгел, ә стереотипларны күрәбез, шуларны ишетәбез...

Иң күп таралган стереотип - сары чәчле кызлар сантыйрак була. Бу, әлбәттә, дөрес түгел инде. Гомумән, чәч белән акылның бөтенләй бәйләнеше юк. Хиллари Клинтон, Кристиан Лагард, Ангела Меркель - моның якты мисалы. Дөрес түгел, әмма киң таралган. Шуңа күрә сары чәчлеләрнең чынлап та сантыйлары, моңа ышанып, чәчен карага манып йөри. Андыйлар күп...

Хатын-кыз колагы белән ярата, диләр. Ә ир-ат йөрәгенә юл - ашказаны аша. Ә саңгырау хатын-кыз? Ярый... Менә сез йөргән кызыгызга гел матур сүзләр генә сөйләп торыгыз әле. Бернинди ресторанга, һич югы кафега да чакырмагыз. Яратамы ул моны? Шиш! Һәм дөрес эшли. Ну, колагына эленгән токмач белән туклана алмый бит инде ул. Хатының булса да шул. Син берни дә дәшмәскә мөмкинсең, әмма суыткычың тулы булырга тиеш. Гомумән, хатын-кыз йөрәгенә юл - суыткыч... ашказаны аша. Ләкин бу бердәнбер юл түгел... «Ачның ачуы яман» дигән сүз дә дөреслеккә туры килми. Ачның ачуын басар өчен аны туйдыру да җитә. Ә менә тук кеше ачуланса - монда инде нишләргә дә белеп булмый.

Стереотиплар гомер буе озата. Ул «тиеш»ләрнең чиге-чамасы юк.

Бала «бишле»гә укырга тиеш, диләр. Бала укырга тиеш. «Бишле»гә укуы аның башлырак, акыллырак булуын аңлатмый. Бу нибары аның йогынтыга тизрәк бирелүчән, яраклашучан икәнен генә аңлата. Иң өметлесе - «өчле»гә укыган бала. Димәк, ул алтын урталыкны таба белә: балачакның да рәхәтен күрә, укуын да бөтенләй онытмый. Белем запасын соңыннан да тулыландырырга мөмкин, ә бала чакны кире кайтарып булмый. Сабый чагында балалык рәхәтен күреп туймаган кеше гомер буена балалыктан арына алмый.

Мәктәпне тәмамлагач, кеше югары белем алырга тиеш. Югары белем, кызыл диплом - яхшы, әлбәттә. Ә бүген иң киң таралган һөнәрләр - сатучы, каравылчы, таксист... Моның өчен диплом кирәк түгел. Ләкин кызыл диплом да кешенең яхшы белгеч яки акыллы кеше икәнен билгеләми. Ул бары тик: «Бу кеше, бер катыргы өчен, үзенең яшьлеген корбан итәргә сәләтле» дигәнне генә аңлата. Диагнозның бер төре, кыскасы.

Кеше эшләргә тиеш. Монысы стереотипларның иң коточкычы. Әгәр эшлисе килми икән, теләге юк икән - кеше беркайда да эшләргә тиеш түгел. Теләге булганнар гына эшләсен. Эшлисе килмәгәннәргә пособие билгеләргә кирәк. Чөнки эшләргә теләмәгән килеш кайдадыр эшләп йөргән кешедән дә куркынычрак зат юк. Менә күз алдына китерегез. Врач. Хирург. Аның бу хастаханәдә бер минут та эшлисе килми. Һәм ул сезгә операция ясарга тиеш... Ә кемнеңдер бик эшлисе килә, тик алмыйлар - буш урын юк - аның урынында теге хирург эшли...

Эшләгән өчен акча түләргә кирәк. Безнең илдә бу стереотип акрынлап юкка чыгып килә - акча түләргә бик ашыкмыйлар. Җитәкчеләребез түбәндәге мантыйк буенча гамәл йөртә. «Эшләгән өчен акча түләргә? Кирәкми! Бушка эшләргә дә риза түгел икән, димәк, ул үз һөнәрен яратмый. Мондый кешедән беркайчан да рәт чыкмаячак, аны эш нәтиҗәсе түгел, ә акча гына кызыксындыра. Әгәр кеше үз һөнәрен ярата икән, ул бушка эшләргә дә әзер. Бушка эшләргә дә риза икән, ник аңа акча түләргә?»

Кеше гаилә корырга тиеш. Бала тудырырга... Билгеле бер яшькә җитү белән, кешене: «Кайчан өйләнәсең инде?», «Кайчан кияүгә чыгасың?» - дип аптырата башлыйлар. Хәтта ул бик булдыксыз, юньсез кеше булса да шулай диләр. Хәтта әти-әнисе шулай ди. «Балам, гаилә кора күрмә, кемнедер бәхетсез итәсең бит», - диюче юк. Ана - бөек исем... Ә ул аналарның кайберсе бары тик абортка соңлаган өчен генә бөек булып йөри. Бөеклекләре, прәме, һәйкәл куярлык. Олы кеше акыллы һәм тәҗрибәле була. Ә тәҗрибә - сантыйлык нәтиҗәсе.

Һәм сез мине дә стереотип буенча кабул итәсез. Ахырда җилле генә бер мәгънә чыгарып куюымны көтәсез. Ләкин мәгънәсез язмалар да була. Бу нәкъ шул очрак, чөнки стереотипларга кизәнүдән дә мәгънәсезрәк нәрсә юк.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 26 май 2018 - 15:38
    Көтәр кешең булса... «Дөнья – куласа, гел басмаса да, бер баса» диләр. Шулай, ахры... Гомер иткән ирең сине күрми-белми, синең белән исәпләшми башласа, башыңа авыру төшсә, хәлләр хөртиләнә икән шул...
    60
    0
    1
  • 26 май 2018 - 09:39
    Тимершәехнең изге догасыннан башланган юл Адәм балаларыныкы кебек, авылларның да язмышы төрле. Кайсылары дөньяга барлыгын белдергәннән бирле яши, үсә, киңәя, тарихта үзенең урынын билгели. Әмма шул ук вакытта таралып юкка чыкканнары, исеме онытылганнары да шактый. Бәхетле очрак булып, аларны һәвәскәр тарихчылар эзләп табар бәлки, картада урынын билгеләр, халык хәтеренә теркәр. Сабый дөньяга аваз салганда, «Бәхете белән тусын» диләр, бу авылларга да кагыла, күрәсең. Тимершәех атлы кеше, авылга нигез салганда, нинди догалар укыгандыр, әмма исеменең гасырлар буена халык телендә генә кабатланмыйча, дөнья тарихына языласын, күпләрнең язмышын шул җирлеккә бәйләячәген күз алдына да китермәгәндер. Тимершәехтән Тимуш-Тимәшкә әверелгән әлеге авылның бөтен дөньяга танылуына берничә сәбәп бар, әмма күбрәк ул кара алтын белән бәйле.
    77
    0
    0
  • 26 май 2018 - 09:31
    Китап бәйрәме Татарстан китап нәшриятының иң яхшы китаплары илнең төп мәдәни бәйрәмендә тәкъдим ителәчәк. 31 майдан алып 3 июньгә кадәр Мәскәүдә «Кызыл мәйдан» дип аталган китап фестивале узачак. Дүрт көн барган фестивальдә илнең иң яхшы театрлары һәм музыкаль коллективлары үзләренең программаларын куячак. 
    45
    0
    0
  • 25 май 2018 - 17:35
    Сүзләр йөри Дөнья күктән, җирдән һәм сүздән тора. Ә, тагын кешеләр бар икән әле. Аларның берише күккә битен күрсәтә, берише – бүтән җирен. Ә сүзне барысы да сөйли. Белсә дә, белмәсә дә, күрсә дә, күрмәсә дә... Телнең кыйбласы юк.
    258
    0
    0
  • 25 май 2018 - 16:41
    Косметик чаралар сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Косметик чараларның составы белән кызыксынасызмы? Укып карап, берни дә аңламадык дияргә җыенасызмы? Алай икән, түбәндәге киңәшләребез сезнең өчен.
    99
    0
    0
  • 25 май 2018 - 16:13
    «Чемпионат бетәчәк, кунаклар китәчәк, ә болар барысы да шәһәргә калачак» Казан 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан “МАЗ 203” маркалы түбән идәнле 94 автобус алды.
    255
    0
    0
  • 25 май 2018 - 14:20
    Булгур ярмасы ашагыз: картаюны акрынайта, бавыр эшчәнлеген көйли, организмны шлаклардан чистарта Соңгы елларда, борай кебек үк, булгур ярмасы да популярлашты. Әлеге файдалы ярмадан пылау да, аш та, ботка да пешерәләр, салат та ясыйлар.
    142
    0
    0
  • 25 май 2018 - 13:50
    Гүзәл Уразова: «Илдар мине танымады» Бу көннәрдә мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар чыңлады. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын тәбрик итәбез һәм ак юллар телибез!
    5289
    1
    71
  • 25 май 2018 - 12:29
    «Туган тел кадерләп һәм җаваплы итеп сакларга бирелгән әманәт булып тора» Милли телләрне ирекле өйрәнү турындагы закон проектына каршы Мәскәүдә, 15 милли республика вәкилләре катнашында, зур түгәрәк өстәл узды. Аның нәтиҗәсе буларак, тиздән «Россия халыкларының демократик конгрессы» барлыкка киләчәк.
    138
    0
    0
  • 25 май 2018 - 11:13
    Яхшы куасны ничек сайларга? Җәй җитү белән, халыкның әлеге традицион эчемлеген сатучылар арта. Шунлыктан базарда тәкъдим ителгән куасны ничек дөрес сайларга дигән сорау аеруча актуаль яңгырый. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре күбекле эчемлек сайлаганда ялгышмаска өйрәтә.
    180
    0
    1
  • 25 май 2018 - 10:06
    Юлия ДРЕШЕР: «Китап белән дәвалау уңай нәтиҗә бирә» Медицина хезмәткәрләре авыру турында мәгълүматны дәреслекләрдән, төрле чыганаклардан карап өйрәнә, чагыштыра, истә калдыра. Үз китапханәләре дә бар. Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгенә көненә уртача 80гә якын кеше мөрәҗәгать итә.
    145
    0
    1
  • 25 май 2018 - 08:50
    Фәрит Мөхәммәтшин: «Утырыйк та сөйләшик» Дәүләт Советы депутатлары кичә, чираттагы сессиягә җыелып, кабат теше-тырнагы белән тел мәсьәләсенә ябышты.
    179
    0
    0
Реклама
  • 25 май 2018 - 11:50
    Гүзәл Уразова мәктәп елларын искә төшерде
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.05.2018
  • Кремль яр буенда узган «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Соңгы кыңгыраулар чыңлар вакыт җитте
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 26 май 2018 - 10:52
    Бүген Россиядә эшмәкәрлек көне
    Россия эшмәкәрлек көне ел саен 26 майда билгеләп үтелә. Бу көн Россия Федерациясе Президентының “Россия эшмәкәрлек көне турындагы” Указы белән гамәлгә куелган.
    25
    0
    0
  • 19 май 2018 - 12:20
    Нәрсәгә тотынса – шуны булдыра Гаиләне учак белән тиңлибез, чөнки учак янына җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз балаларына бирә.
    622
    0
    6
  • 19 май 2018 - 11:47
    Камыр эчендә гөмбә шашлыгы пешерү ЫСУЛЫ 250 гр шампиньон, 200 гр сыр, 250 гр чүпрәсез катлы камыр (кибеттә сатыла торган), 1 йомырка, тоз, борыч, үсемлек мае
    546
    0
    2
  • 19 май 2018 - 10:48
    Җилдерәчәкбез! Татарстанда барлыгы 3076 торак пункт исәпләнә, шуларның 559ында асфальт юллар әле һаман да юк. Быел 28 торак пункт арасында яңа юл салыначак. Аның гомуми озынлыгы – 69,4 км.
    377
    0
    0
  • 19 май 2018 - 10:20
    Киләчәк – роботлар кулында? Яки Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары ничек имтихан тапшыра Республика WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатында актив катнаша башлаганнан соң, техникум, көллият укучыларына таләпләр тагын да артты. Ә хәзер студентлар чыгарылыш дәүләт имтиханнарын да WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтиханы буларак тапшыра башлаячак. Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына имтихан тәртибен өйрәнү өчен Кытай, Иран, Һиндстан вәкилләре дә килгән.
    208
    0
    0
Ночной режим