Шәһри Казан

Артур Фәләхов ник хорга йөри?

- Балачактан ук җырларга яраттым. Университетта укыган вакытта төрле чараларда катнаштым.

Үзебездә хор студиясе бар иде, шунда җырладым. Университетны тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, "Болгар" радиосына эшкә урнаштым. Дустым Айдар: "Әйдә Казан федераль университетының хор капелласына кил, синең тәҗрибәң бар, тавышың әйбәт, башка нечкәлекләрне шунда өйрәнерсең, - диде. Ул үзе хорга 4 елдан артык йөри инде.

Теләгем зур булса да, башта ук ризалашмадым, әмма хорның концертларын берничә тапкыр тамаша кылганнан соң, тәвәккәлләп, үзем дә катнаша башладым. Чыннан да, бөтенесе дус-тату, концерт һәм репетицияләрдән тыш, еш очрашып күңел ачабыз. Мәсәлән, Зәңгәр күлгә су коенырга йөрү өчен үземә иптәшләр таптым.

Реклама



Капелла җитәкчесе минем радиода эшләвемне ишеткәч, концертларны да алып барырга тәкъдим итте. Ризалаштым. Хәзер, җырлаудан тыш, барлык чараларны алып барырга тырышам. Бу бик яхшы тәҗрибә. Җәй көне коллективыбыз белән Сочи шәһәренә барачакбыз. Анда Бөтендөнья хор уеннары узачак. Күз алдыгызга китерәсезме, әлеге чарада дөньяның төрле почмакларыннан хор коллективлары чыгыш ясаячак, - дип шатлыгын уртаклашты Артур.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: