Шәһри Казан

«Асфальтка ятып аунаганнарны да күргән булды»

Әй ул авыл урамнарына таш түшәлгән көннәр! Иң элек авылга асфальт салалар икән дигән хәбәр таралды. Аннан соң китте сораулар: кайчан икән, кайсы урамнарга салалар? Авылга юл салучыларның килеп эшли башлаулары, дистәләгән техниканың авыл урамнарында кайнашулары... Ә инде тузан да кунып өлгермәгән асфальттан беренче үтүләр, малайларның, куанышып, сәпитләрдә чабышулары. Туган...

Әй ул авыл урамнарына таш түшәлгән көннәр! Иң элек авылга асфальт салалар икән дигән хәбәр таралды. Аннан соң китте сораулар: кайчан икән, кайсы урамнарга салалар? Авылга юл салучыларның килеп эшли башлаулары, дистәләгән техниканың авыл урамнарында кайнашулары... Ә инде тузан да кунып өлгермәгән асфальттан беренче үтүләр, малайларның, куанышып, сәпитләрдә чабышулары. Туган авылымның урамнарына таш түшәлгәнгә дистәдән артык ел үткән булса да, әлеге кичерешләр гел яңа, бар да әле генә булган кебек.

Юлда барганда берәр авыл урамында юл салучыларның эшләп ятканнарын күрсәм, бу авыл халкына кушылып, үзем дә куанам. Авылның урамнары төзек, матур булса, аның йортлары да биегрәк, яңарак кебек тоела башлый. Капка төпләрен акрынлап чирәм каплый, резин итекләр дә онытыла, җиңел машиналар да язын-көзен авыл башында гына калмыйча, туган нигезнең капка төбенә хәтле килеп туктый. Әйт инде син шуннан соң авыл апарасын изәр өчен авылда калыр хәлем юк дип! Әле кайчан гына авылларда асфальтның булмавы халыкны авылдан биздерә торган бер сәбәп иде. Сүз дә юк, юлларга таш түшәлгәнгә карап, авылда яшәүчеләрнең саны артмады, сәбәпләр, күрәсең, төрле. Ничек кенә булмасын, юлның яхшы булуы шунда яшәүчесенә дә, кайтып-китеп йөрүчесе өчен дә әйтеп бетермәслек уңайлыклар тудыра.

Сәфәрләремнең берсендә читтән генә карап китмичә, авыл урамында юл салучылар белән якыннан танышып, халыкның куанычын уртаклашасым килеп, Арча районы Шурабаш авылында туктадым. «Татавтодор»ның Арча бүлекчәсендә эшләүче егетләр сала икән юлны. Бар да сары киемнән, кем белән сөйләшеп булыр икән дигәч: «Мастерыбыз яшел киемнән», - дип җавап бирделәр. Әлеге участокка юл салдыручы мастер Айнур Мостафин япь-яшь егет булып чыкты. Югары белем алып, сайлаган белгечлеге буенча эшли башлавына бер ел икән.

- Үз өстемә җаваплылык алып эшли башлаганчы, стажировка үттем. Остазларымның һәр әйткәнен, биргән киңәшләрен йотып алырга, хәтерләп калырга тырыштым, - дип искә ала Айнур эшли башлаган көннәрен. Бүген инде ул төпле фикерле, эшнең асылын белеп, аңлап эшләүче белгеч. - Иртәгә башкарасы эшне бүген көндез үк оештыра башлыйбыз. Үзем өчен шуны аңладым: башкарасы эшнең күләмен дөрес итеп билгеләп, техниканы, эшчеләрне, материалны күпме кирәк булачагын төгәл итеп санап оештырганда, өзеклекләр килеп чыкмый, эш тә үз вакытында сыйфатлы итеп башкарыла. Без хәзер Шурабаш белән Байкал авылларын тоташтырабыз. Байкал - Татарстан чигендәге соңгы авыл. Аннан соң Мари Эл Республикасы башлана.

- Юлсыз җиргә юл салу куанычлы гына түгел, саваплы да эш. Ә инде авыл урамнарында эшләгәндә, халыкның кичерешләрен, шатлыкларын уртаклашу бигрәк тә рәхәттер? - дип сорыйм Айнурдан.

- Әлбәттә! Бер авылда әле берәү, куанычыннан, яңа салган асфальтка ятып та аунады!

- Хезмәтеңнең башкаларга куаныч китерүе, сүз дә юк, бик әйбәт. Шулай да хисләрне читкә куеп җавап бирсәк, сине бу эштә иң элек нәрсә җәлеп итә?

- Тотрыклылык. Мин иртәге көнем өчен кайгырмыйм. Хезмәт хакы бирерләрме, җитәрме дип борчылмыйм. Бездә эшләгән кешене хөрмәт итәләр. Хезмәт хакын да, премиясен дә алып торабыз. Беренче карашка юл салучыларның хезмәте вакытлыча гына кебек тоелса да, без ел әйләнәсе эш белән дә, хезмәт хакы белән дә тәэмин ителгән.

Айнурның әйткәннәренә берсүзсез ышанам. Юл салучыларның эше бер дә җиңелләрдән түгел, бигрәк тә җәйге челләдә кайнар асфальт белән эшләү. Шулай да егетләрнең йөзләрендә елмаю, кәефләр күтәренке. Биредә ике дистәдән артык техника эшли. Биш каток юлны бертуктаусыз тыгызлап торалар. Көн дәвамында бер дә туктамыйлар икән, юл салу технологиясе шуны таләп итә. Аларда эшләүче егетләр төшке ашны да алмашып кына ашап алдылар. Ризыкны термослар белән автобус алып килә.

Мин күреп сөйләшкән егетләрнең күбесе - яшьләр. Асфальт түшәүче машинада эшләүче оператор Рифат Хафизов та, елмаеп, гел уңай энергия таратып торучы егетләрнең берсе.

- Оператор булып быел беренче сезон эшлим. Кыш көне укыдым. Хәзерге заман машиналары автоматлаштырылган. Миннән прибордагы күрсәткечләрне һәм асфальтның тигезлеген, калынлыгын карап тору сорала, - ди Рифат.

Техниканың куәтле һәм заманча булуы җаваплылыкны тагын да арттыра, димәк, эшнең сыйфаты да шуңа туры килергә тиеш. Авыл урамы буйлап сибелгән юл салучыларның һәркайсы үзләре башкара торган эшнең эченә кереп бетеп эшлиләр. Бөтен игътибарлары шунда гына, арлы-бирле йөрүчеләрне күрмәссең. Кайнар вакытта сугып кал, диләр, бу очракта әлеге әйтем аеруча туры килә. Асфальт төгәллекне, җитезлекне ярата. Фаразларым дөрес булды, капка төбе саен балалар абыйларының тизрәк эш тәмамлаганнарын көтеп торалар.

- Сәпиттә йөрерсезме инде, роликлардамы? - дим төркем кызларга.

- Мин скейтборд алдырам, - ди иң кыюы.

Чип-чиста итеп татарча сөйләшүче бу кызлар мари кызлары икән. Шурабаш авылында татарлар һәм марилар яши, диделәр. Мәктәптә кызлар татар, рус, мари һәм инглиз телләрен өйрәнәләр. Өйрәнеп кенә калмыйча, бик күп татар балалары көнләшерлек итеп, татарча сөйләшәләр. Үзләренең әнә шундый уникаль икәнлекләренә кызларның бик исләре дә китми.

- Без бит мәктәптә татар теле укыйбыз, ничек инде татарча белмик?! - дип җавап бирделәр минем аптыравыма каршы.

Кызлар белән сөйләшкәннән соң, үзем эзләп килгән кичерешләремне төяп кайтыр юлга чыгыйм дигәндә, юл салучыларның берсе куып җитте.

- Сез газетаданмы әллә? Газетаның юл салучылар турында язылган санын безнең почта әрҗәсенә сала алмассызмы икән? Кирәк икән, мин хәзер үк язылып та куя алам. Безнең нәселебез бик зур, гаиләдә алты бала үстек, хәзер инде үземнең гаиләм, ике балам бар. Иртәгә бер атнага командировкага китәбез. Без эштә вакытта хатыным безнең хезмәт турында язылган газетаны почта әрҗәсеннән алса, ничек күңелле булачак бит. Гомумән, газетаны өйдә уку бик рәхәт бит ул! - ди Сетдар Атаев.

Сетдарның өй адресын блокнотыма теркәп, кайтыр юлга чыктым. Әтисе төрекмән икән, шуңа күрә исеме бераз ятрак. Әнисе Арча районы кызы булганга, озын урау юллар үтеп, бу якларга кайтып төпләнгәннәр. Юллар язмышларны бәйлиме, язмышлар юлларнымы.. Юлларда күпме язмышлар очрашкан. Юллар кебек озын фәлсәфә бу... Ничек булса да, хәерлесе насыйп булсын. Бүгенге кебек матур тукталышлар да булып торсын.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: