Шәһри Казан

Һашим Гарәпшин ярты гасырдан артык вакыт узгач үзе үскән бишеген тапкан

Кендек каның тамган туган нигез туфрагының магниты бик көчле аның: араң ерак дип тормый, әллә кайлардан да тартып кайтара. Шуңа, җәй җиттеме, авыллар кунаклар белән тула да инде. Туган туфракка басарга, тешләрне сындырырлык салкын чишмә суын учлап эчәргә хыялланып, сагынып-җирсеп кышны көчкә үткәреп җибәрәләр дә, җәйләр җитү белән, юлга җыеналар....

Арча шәһәрендә яшәүче Һашим Гарәпшинның туган авылы Нормабаш әллә кайда җир читендә түгел, күрше Балтач районында гына. Шуңа ул бу яктан бәхетлерәк: ешрак кайта ала. Чынлап та, Һашим сабакташ (университетта бер төркемдә укыган идек) туган нигез сукмагына үлән үстерми. Кайчандыр зур тату гаиләдә бәхетле узган балачагының истәлеген саклаган төп нигезгә еш кайтырга тырыша. Кайткан саен тирән хатирәләргә чумып, күңелен баетып, нәсел җебен ныгытып килә. Менә бу кайтуында чормага менеп карарга уйлаган. Тырышлыгы юкка булмаган. Анда аны Гарәпшиннар гаиләсенең алты баласын (алар арасында төпчекләре Һашим да бар) да тирбәтеп йоклаткан бишек көтеп торган икән. Балалар үсеп, кирәге беткәч, чормага менгереп куйган булганнар. Инде менә ярты гасырдан артык вакыт узганнан соң нинди зур табыш. Һашим чормадан кош тоткандай сөенеп төшкән. Шул мизгелен тормыш иптәше сурәткә дә төшергән. Аннары шатлыгын, ватсап аша, сабакташлары белән дә уртаклашкан. Әйе, табышның да табышы бу. Абый-апаларың тирбәлеп үскән, бавында әнкәеңнең кул җылысын саклаган тылсымлы бишек ич ул!

Быел Арча, Әтнә районнары авылларында укучылар белән очрашып йөргәндә, шатлыклы бер күренешкә тап булган идек: авылларда бишек ясаучы осталар барлыкка килгән: сораучылар бар чөнки. Бала психологиясен өйрәнүче белгечләр бишекнең сабыйның рухи үсеше өчен әһәмияте гаять зур икәнен әйтәләр. Бишектә «очып» үскән бала хыял-фантазиягә бай, иҗатка (иҗат үзе очу бит инде ул) сәләтле, канатлы була икән. Халык шагыйре Роберт Миңнуллин да, юкка гына: «Талбишектә үстем мин дә, сизелмимени бер дә...» - дип язмаган инде. Сизелә, бик сизелә. Ә хәзер тәгәрмәчле бишеккә салынган, «очмый» гына үскән баланың хыяллары чикле була, ди. Дыңгырдатып арлы-бирле йөртеп, эче дә авыртып бетә икән. Шуны белгән кайбер танышларым үз сабыйларын бишеккә салдылар. Тәгәрмәчләрен алып, түшәмгә элеп куелган коляскадан ясалган бишектә тирбәлеп үскән кыз, үскәч, рәссам-бизәүче булды.

Реклама

Һашим сабакташның фотосы миндә шундый уйлар тудырды. Аннары, әлеге бишек вакытын бик белеп чормадан төшкәндер әле, бу тормышта бернәрсә дә болай гына, сәбәпсез генә булмый бит. Һашимның да улы армия хезмәтен тутырып кайтты, кызы да буй җиткән, югары белемле. Димәк, тиздән, Алла боерса, бу бишектә оныклар «очып» үсеп, илебезгә, милләтебезгә хезмәт итүче талантлы кешеләр булыр. Аннары тагын шунысы да бар. Туганлык җылысын да сабыйдан сабыйга күчерергә сәләтле ул бишек. Элек юкка гына энесе абыйсының ыштанын киеп үсмәгән. Юклыктан гына түгел ул, туганлык җылысын да шулай тапшырганнар. Әлегә Һашим кадерле табылдыгын апасы Сәгыйдәгә биргән, оныкларын үстерергә. Аның да бишеге бит ул, аңа да бик газиз.

Ә сезнең чормаларда нинди кадерле истәлек-ядкәрләр, хәзинәләр саклана икән? Юлыгыз туган нигезгә алып кайтса, менеп карагыз әле, кызыклы әйберләргә тап булсагыз, сөенечегезне безнең белән дә уртаклашырсыз. Алайса, үткәннәрне эзләп, музейларга барган булабыз. Туган өйнең чормасы - балачакның кадерле ядкәрләрен саклый торган музей - безне көтә.

Роберт МИҢНУЛЛИН

Талбишек

Бездә бишек әллә ничек
Талдан, җырдан үрелә.
Җырлы бишек, җылы бишек
Эленә өй түренә.

Ничек җырламасын бишек,
Сөн талларыннан үр дә.
Тал бишектә үстем мин дә,
Сизелмимени бер дә?

Җырлый бишек, елый бишек,
Җырлый, елый, моңлана.
Әллә бишек, әллә инде
Бишектә яткан бала.

Сеңгәндер ул талбишеккә
Әнкәмнең моңнары да.
Шулайдыр шул, талбишекнең
Юк шуңа тынганы да.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: