Шәһри Казан

«Ата-аналар тырышса, игезәкләр күбрәк туар»

Урамда игезәкләр күрсәк, артык игътибар бирмибез. Ләкин 30лап пар җыелган җирдә, үзең дә сизмәстән, «аһ» итеп куясың икән. Мөслим районының Иске Карамалы авылында узган игезәкләр фестивалендә шундыйрак хисләр кичердем.

Мөслимлеләр уттай урак өсте дип куркып тормаганнар - зур бәйрәм оештырганнар. Тыштан Сабан туена охшаган чараның төп кунаклары - игезәкләр. Ни өчен нәкъ менә шушы авылда уздырылуын беләсе килеп, эчкә корт керде бит. Юкка гына өметләнгәнбез - Иске Карамалы бернинди дә аномаль зона булып чыкмады. Авыл инициатива күрсәткән - шул гына. Чараны башлап йөрүче, оештыручы журналист Гөлназ Шәмсинең туган ягы да әле ул.
Фестиваль биш ел элек уздырылган булган инде. Ул вакытта Иске Карамалы авылында гына ун пар игезәк булса, биш ел эчендә тагын өч пар туган. Бөтен район буенча игезәкләр саны өч дистәдән артып китә. Россиянең башка төбәкләрендә, АКШта шуның ише чаралар ел саен үткәрелеп торса да, Татарстанда мондый «мөгез» чыгарганнарын ишеткән юк иде әле. «Игезәкләр - Гөлназның стихиясе инде ул» - Гөлназ Шәмси турында шулай диләр. «Беренчедән, режиссерлык - минем хобби. Шушының ише чараларны оештырудан тәм табам. Икенчедән, нәселебездә алты пар игезәк бар. Өченчедән, игезәк балалар тәрбияләүчеләрнең проблемалары белән еш очрашырга туры килә», - журналист үзенең кызыксынуын шулай аңлата.
Игезәкләр ялындырып тормаган - яше дә, карты да мәйданга җыелган. Мөслимдә туып, читтә яшәүчеләр дә кайтырга тырышкан. Яшь димәктән... Биш ел элек иң өлкән пар буларак катнашкан сиксәнне узган игезәкләр мәрхүм икән инде. Быелгы фестивальнең «ветеран» игезәкләренә 62 яшь. Ә иң кечкенәләренә - сигез ай. Чаллыда яшәүче Наилә белән Фариз гаиләсендә туган әлеге нарасыйлар өч сыңар игезәк - Ришат, Рифат һәм Азалия. Кәтүк кадәрле генә булсалар да, хәзердән үк бер кочакка сыймыйлар. «Бөтен гаилә белән карыйбыз инде, туганнар бик булыша», - ди Наилә ханым. Янымда торган кызлар: «Ай-яй, хәзер бер баланы үстерү дә проблема бит, ә монда - өчәү», - дип тел шартлаттылар. Наилә белән Фаризның дүрт яшьлек олы уллары Илсур да бар әле. Кызын күтәреп торган бәхетле ата: «Өчәү тугач, төнлә йокламыйбыз икән инде, дидем. Шулай да төрле чаклар була. Берсе йокыга китсә, икенчесе уяна. Чиратлашып карыйбыз инде. Кайвакыт йокы да эләгә шунда», - дип елмая.
Халык күплегеннән башлар әйләнсә, бер тамчы су кебек охшаш игезәкләрдән күзләр камаша. Өстәвенә парлар бертөсле киенгәннәр. Кайберләрен һич аерырлык түгел. «Ничек бутап бетермисез боларны?» -дип соравыма каршы ата-аналар: «Аерылалар алар. Якыннан белсәң, бер дә кыен түгел», - дип елмаялар. Бер генә зарлану да ишетмәдем. Кайсы гына пар янына барсам да: «Игезәк туганың булу - бәхет ул», - дигән җавап ишеттем. Ата-аналар да игезәк балаларын Ходай тарафыннан бирелгән зур бүләк ди.
Ә менә Гөлназ Шәмси әлеге гаиләләрнең проблемаларын бик яхшы белә. «Демографик яктан игезәкләрнең бернинди өстенлекләре дә юк. Дәүләт тарафыннан бүлеп бирелергә тиешле 350 мең сум бер балага гына рәсмиләштерелә. Минемчә, икенче, өченче игезәк сыңарына да шул ук күләмдә акча бирелергә тиеш. Өч игезәк өчен тотылган колясканы Интернетта 45-50 меңгә табарга мөмкин. Өр-яңасын шуннан үзегез чамалагыз инде. Бөтен гаиләнең андый мөмкинлеге бармы соң?» - ди журналист ханым.
Ләкин бәйрәмдә борчу-мәшәкатьләр онытылып торды. Һәр игезәкне мәйданга чакырып, бүләкләр тапшырдылар. Халык иң-иң игезәк парны да сайлап куйды. Уеннары белән дә башкаларны уздырды мөслимлеләр - карбыз ашау, чәчкә прическа ясау, танылган кешеләрнең «клоннары»н табу кебек үзенчәлекле бәйгеләр оештырылды. Сабантуйның төп бизәге - көрәшне дә онытмаганнар. Ләкин монда да «мөгез»сез генә булмады. Кайсы Сабантуйда унбиш яшьлек малайга тәкә тоттырырлар икән? Ә игезәкләр фестивалендә баш батырны шулай зурладылар. Бәйрәмгә язучы Фоат ага Садриев та кайткан иде. Игезәкләргә изге теләкләрен җиткергәннән соң, язучы күптән уенда йөрткән фикере белән дә уртаклашты: «Татарларның бер игезәк халкы бар - ул башкортлар. Тормышның гаҗәп зур бизәге без. Җыр-моңнарыбыз, гореф-гадәтләребез уртак, яшәү рәвешләребез, характерларыбыз туры килә. Шушы бәйрәм рухы игезәк халыклар тормышына да күчсен иде. Бик нык аралашып яшәгән чаклар бар иде бит». Башкортстанга терәлеп диярлек торган Мөслим халкы өчен күршеләр белән яхшы мөгамәләне саклау кирәк, әлбәттә.
Эшли белгән халык ял да итә белә. Игезәкләр дә, җыелган башка кунаклар да татарча дискәтүктә рәхәтләнеп мәйданны кыздырды. Әлеге фестиваль моның белән генә тукталып калмас, дип ышанасы килә. Район башлыгы Ришат Рашат улы Хәбипов әйтмешли, ата-аналар тырышса, игезәкләр тагын да күбрәк туар әле. Мөслим халкы бик төгәл һәм сүз тыңлаучан халык - җитәкченең сүзен колак читеннән генә уздырмаслар, мөгаен.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: