Шәһри Казан

Авыл дип җан атып шәһәрдә яшәүче "Шәһри Казан" журналисты Дамир Бәдриев ник балта остасы булмаган?

Тарга - тар, киңгә киң дөнья... Авылын ярата Дамир. Урманның куенына кереп үк утырган авылны ничек яратмыйсың инде. Үзеңнеке булса, ике генә куагы булса да, үз итәсең инде аны. Шуңа да, пенсиягә чыгуга, үзенең Күкиенә кайтып (Балык Бистәсе районы) ат асрап яшәргә хыяллана ул. Юкка гына атлы кеше - затлы...

Реклама

Тарга - тар, киңгә киң дөнья...

Авылын ярата Дамир. Урманның куенына кереп үк утырган авылны ничек яратмыйсың инде. Үзеңнеке булса, ике генә куагы булса да, үз итәсең инде аны. Шуңа да, пенсиягә чыгуга, үзенең Күкиенә кайтып (Балык Бистәсе районы) ат асрап яшәргә хыяллана ул. Юкка гына атлы кеше - затлы кеше димәгәннәр. Гомерен, кем әйтмешли, шәһәрдә «каләм чарлап» уздыргангамы, авылны оҗмах итеп күзаллый ул. Хәер, электән үк сеңелләре Рәмзия, Нәфига кебек авылда калып яшәгән булса да, ким‑хур буласы түгел иде анысы. Бөтен тирә‑якка танылачак балта остасы чыккан булыр иде үзеннән. Ул ясаган бизәкле сандыклар белән бөтен күрше‑тирә авыл кызлары кияүгә чыккан булыр иде. Шкафларына чират ук тормасалар да, кулдан ясалган эш дип, анысын да бәяләүчесе табылып торыр иде. Мондый гөманлауларым һич кенә дә нигезсез түгел. Ни дисәң дә, кулыннан балтасы төшмәгән урман кисүче Гыйльметдин карт оныгы бит Дамир Бәдриев. «Балта сабын тотуның да үз рәте бар. Балтаны менә болайрак уеп чабарга кирәк. Шулай итсәң, матур да юныла, көчең дә исраф булмый. Кадак какканда чүкечне уйнатып кагарга кирәк», - дип өйрәтә ул кечкенәдән оныгын. Тик нишлисең, язмыш дигәнең Дамирга башка юлны - журналист һөнәрен әзерләп куя. Башта район газетасында эшли, «Шәһри Казан»га аяк басуына да инде 20 ел. Бүлек мөхәррире. Шәһәр тормышы, экология, икътисад темалары, ЮХИДИ эшчәнлеге, шәһәр хуҗалыгына кагылышлы темалар - бар да аның өстендә.
Журналист һөнәрен дә юкка гына сайламый егет. Әнисе Флера ханымның китапханәче булуының да, идеология фронтында парторг булып эшләгән шигъри җанлы әтисе Равил аганың йогынтысы да булмый калмый билгеле. Китапханәгә кайткан бар яңа китапны, хат ташучы китергән бар газета-журналны укырга гадәтләнеп, әдәби сүзнең тәмен белеп үсә алар. Өйдәге ике меңгә якын китап та тик торганнан гына җыелмаган бит инде ул. «Университетка укырга кергәч тә, Баумандагы китап кибетеннән китап алмый чыкмый торган идем. Хәер, китап укуга килгәндә, сеңелләрем дә кимен куймады. Безнең як шәл бәйләү белән алдыра бит. Сеңелкәшләр ул шәлне энәгә күз дә салмый бәйли, ә тез башларында, кайчан карама, китап була торган иде», - дип искә ала Дамир Бәдриев, әти‑әнисе янында үткән балачак хатирәләрен барлап. Нигә әле бик истәлекләргә бирелде дисезме? Күрәсең, адәм баласының табигате шулайдыр: гомер узган саен, артка каерылыбрак карау бар. Чәчләренә чал кунган Дамирыбыз да 55ен тутырды. Шәхсән үзем аны кап‑кара чәчле чакларын да бик яхшы хәтерлим. Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә бер төркемдә укып йөргән вакытлар да әле кичә генә кебек... Кызык, улы Алмаз яшендә булган Дамир ул чакта... Алмаз - финанс-икътисад институтының икенче курс студенты. Гомер буе бухгалтериядә эшләгән әнисе Әлфия ханым юлыннан китеп барышы егетнең.
...Үзләре шәһәрдә яшә­сәләр дә, атна ахыры җитүгә, авылга ашкына алар.
- Авылың, кайтыр нигезең булу бик зур бәхет бит ул. Үземнән кече ир туганнарымның берсе бишенчедә укыганда, икенчесе 22 яшендә арабыздан китүе генә аяныч. Хәзер алар да ир уртасы булыр кешеләр иде югыйсә. Алар да булса, дөньябыз тагын да түгәрәк буласы иде... - ди каләмдәшем. - Шөкер, әти‑әни исән-сау, сеңелкәшләр бер дигән...
Менә шулай авыл дип җан атып шәһәрдә яшәүче кеше ул Дамир. Бу юлы атна уртасыннан ук Күкиенә «кайтардым» әле үзен. Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев та ярдәм итте, билгеле. Дөресрәге, рәссамның редакциянең күргәзмәләр залына үз аягы белән килеп кергән «Күки авылында яшәүче Нәфисә апа өе» дип аталган эше янына бастырып, «Авылыңа кайткан кебек бул әле», - дип, фотога төшердем. Нәфисә апа тәрәзәсеннән башны тыгып, юбилярны чәйгә дәшкән кебегрәк булды инде ул.
Ни генә димә, тарга - тар, киңгә киң дөнья!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: